1 СЕНТЯБРЬ ӨЧЕН ТУГАН ӘЛФИЯ

Укытучы өчен ниндидер туган көн, Яңа ел, Сабантуйлар Белем бәйрәме кадәр зур әһәмияткә ия түгел сыман тоела миңа. Чөнки ел башы, тормышның яңа баскычы алар өчен чираттагы уку елыннан башланадыр… Күпләрнең беренче укытучысы булган, 42 елга якын хезмәт стажына ия Әлфия апа Зәкиеваның да тормышы беренче сентябрьдә яңа борылыш алган.

– Мәктәптән китүем дә беренче сентябрьгә туры килде, – диде ул. – Күпләр пенсиягә киткәндә: “Безне белүче дә юк, кирәгебез калмады”, – дип үпкәләп китә. Ә мин алай дип зарлана да алмыйм. Шундый зурлап озаттылар… Хезмәт юлым беренче сентябрьдә чәчәк бәйләмнәренә күмелеп башланган иде, тагын да купшырак бәйләмнәргә күмелеп, шул ук датада тәмамланды. Минем өчен 1 сентябрьдән дә зуррак бәйрәм юк.

Башкалар ничектер, белмим, әмма мин ел саен 1 сентябрьдә беренче укытучымны сагынып искә алам. Гомер азагына кадәр күңел түрендә йөрүче, мәктәп яныннан узганда да сагындыручы, әле дә очраганда аркаңнан сөеп уңышларың өчен куанучы бердәнбер, газиз укытучы бит ул. Башкалары никадәр яхшы булмасын, беренчесе кебек якын була алмый. Әлфия Хәялетдин кызын да шулай яратып искә алучылар күптер.

– Әлфия апа, укытучы кеше гомер буе үрнәк булып яшәргә бурычлы. Ул үзенә шул юлны сайлаган. Бүген гомер көзенә җитеп: “Үткәннәрдә калды үкенеч”, – диярлек гамәлләрегез бармы?

– Бар андый бер үкенечем. Бар гомеремне, бөтен барлыгымны мәктәпкә, укучыларга багышладым. Караңгыга кадәр мәктәптә утырып, җыештыручылар ишекне бикләп кайтып киткәч, тәрәзәдән чыккан вакытларым да булгалады. Фольклор коллективын, мәктәбебездә беренче татар сыйныфы ачылгач, аны җитәкләдем, Татар театр студиясе оештыра алдым, укучыларым бөтен район олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулый иде… Менә шул чакларда үз балаларыма тиешле игътибар, ана назы бирә алмадым, вакытым җитмәде бугай, дип борчылам.

Бу урында Әлфия апаның күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Ниндидер диплом, грамоталар, дан-шөһрәт артыннан кумаса да, алар аның бүген бер кочак. Рәхмәт хатлары, укучылары язган открыткалар, беренче укытучым темасына язылган иншалар, аның хакында газетага басылган мәкаләләр турында әйткән дә юк. 42 елга якын хезмәт юлында ул һәр балага икенче әни булырга, аларны үзенекедәй кабул итәргә тырышкан, үз-үзен кызганмыйча, эшен, укучыларын яратып гомер иткән. Көзгә җиткән. 10 сентябрьдә аңа 60 яшь тула.

– Юк, саны мөһим түгел, минем бары тик чираттагы юбилей, – ди ул үзе елмаеп.

Ире Рәфгать абыйдан Әлфия апаның юбилеена ни бүләк итәчәген белештем. Сер итеп кенә, пышылдап, болай диде: “Ноутбук. Әле интернетка да тоташтырмыйча булмас…”

Баксаң, Әлфия апа әле дә белемгә омтыла икән. Курсларга йөргән, компьютер, ноутбук белән шунда “дуслашкан”.

– Шигырьләрен бастырыр. Аның бик күп шигырьләре ята. Мәктәптә эшләгәндә хикәя, әкият, пьесалар яза, бәйрәмнәргә программалар төзи иде. Ачык дәрес үрнәкләре, балалар өчен сәхнәдә уйнарлык әсәрләре “Мәгариф” журналында да басылды. Хәзер дә язу-сызудан башка яши алмый, күптән хыяллана инде, – диде Рәфгать абый.

Әлфия апа көзләрдә туса да, гел май кояшыдай балкып тора, йөзеннән елмаю китми. Җитезлегенә дә исең китәр. Шул арада коймагы да пешә, ашы да өлгерә.

– Эшегездәге иң зур казанышыгыз нинди дип саныйсыз, Әлфия апа?

– Үзем дә беркөнне генә шул хакта уйлап йөрдем. Эшләү дәверемдә бер генә ата-ана белән дә конфликтка кергәнем булмады – иң зур мактанырлык хезмәтем шул, – диде укытучы ханым.

Нигә укытучы дип атыйсың, ул хәзер пенсиядә бит инде дисезме? Укытучы булырга өйрәнеп булса, бәлки, шулай дияр идем. Үземне дә бик күп мөгаллим укытты һәм шуларның барысыннан да нәтиҗә ясап, зур ышаныч белән әйтә алам: укытучы булып туалар. Әлфия апа да шундыйлардан.

Әнә бит, югары категорияле укытучы булуы, “Хезмәт ветераны” медале алуы, 2005 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнүе һәм башка шуның ише кәгазьләре, уңышлары белән мактанмый. Җитмәсә, Укытучылар елы уңаеннан ул эшләгән 129нчы мәктәптән Әлфия Хәялетдин кызы Зәкиеваны район күләмендәге “Дан китабына” тәкъдим иткәннәр икән. Тик аңа бу казанышлар түгел, ә кешеләр һәм үзара мөнәсәбәтләр бөегрәк. Әлфия ханым үз укучыларын да Кешегә шәхес итеп карарга, ниндидер дәрәҗә артыннан кумаска өйрәткәндер. Нинди генә булмасын, ул бит һәрчак кем өчендер беренче укытучы һәм үрнәк шәхес булып калачак…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №35)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар