“ЯБЫК ИШЕКЛӘР” КӨНЕ

Студент аңында, февраль, аның беренче шимбәсе мәктәптә очрашу көне итеп күзаллана. Туган мәктәбеңә кайтасың, укытучыларыңны күрәсең, үз сыйныфыңда, үз партаң артында утырасың, сессияне “бишле”гә ябуың белән дә мактанырга онытмыйсың…

Мин Кукмара районы, Ядегәр мәктәбен тәмамладым. Бу очрашу да башка еллардагыдан берни белән аерылмады. Афишаны күргәч, “Очрашу кичәсе”нең 1 февральдә (җомга көн), 18 сәгатьтә булачагын белеп аптырашта калдык. Шимбә көнне куйсалар, Казаннан кайтасы студентлар да катнашыр дип “курыкканнар” ахрысы… Сәгать алтыда башланасы очрашуга алты тулып егерме минутта гына кертә башладылар. Шуңа кадәр, дежур торучы техничкаларны тилмертеп, ишек төбен сагаладык.

Үз сыйныфым, беренче укытучым… Бу үткәндә калган бер төш сыман. Беренче укытучымны күрә алмадым. Классыбыз икенче катта урнашканлыктан анда керү дә насыйп булмады. Икенче катка кертүче ишекләрне, зәңгәр тасма белән искиткеч матур бант ясап, бәйләп куйганнар иде.

Очрашу ел саен биология кабинетында уза. Мәктәп директоры еллык уңышларны бәян итә дә, студентлар сүз ала. Югары уку йортына укырга керү серләре, студент тормышының нечкәлекләре белән уртаклаша алар, укучыларның сорауларына җавап бирә. Кызыкмы? Әйе, кызык.

Быел, “мәктәп патшасы” ягъни директорыбыз Әнәс Абдулла улы Хәйруллин булмау сәбәпле, “мәктәп патшабикәсе” Хәйруллина Асия апа мәктәп турында күп кенә мәгълүматлар бирде. Дөрес, башта нишләптер диктофонымны сүндереп куюымны таләп итте. Моның өчен кемнеңдер ризалыгы кирәктер дип уйлап та карамаган идем. Сәер хәлләр моның белән генә бетмәде әле.

Ишек төбенә чыксам, анда бер төркем егет җыелган. Аларны бөтенләй кертмәгәннәр икән! Менә хикмәт! Болар 9 нчы сыйныфны бетереп, күрше авылдагы лицейда белем алучы егетләр булып чыкты. Алар арасында Казан дәүләт университетында белем алучы бер егет тә бар иде. Кыскасы, очрашуга иләк аша үткәреп керткәннәр булып чыкты.

Чыгарылыш кичәсе вакытында шул ук Асия апа белән Әнәс абыйларның: “Мәктәбегезгә юлны онытмагыз, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык”, – дигән сүзләрен искә төшереп, гарьлек белән көлемсерәп куйдым.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

Редакциядән. Әлеге язма уңаеннан мәктәп директоры Әнәс Абдулла улы Хәйруллин менә нәрсәләр әйтте: “Әйе, һөнәр лицеенда укучыларны кертмәдек, чөнки бу чара студентлар белән очрашу кичәсе. Икенче каттагы сыйныф бүлмәләренең бикле булуы да дөрес. Тик берәү дә аларны ачтыруны таләп итмәде – ачкан булыр идек. Диктофон мәсьәләсенә килгәндә исә, элекке укучыбыз кичә барышын диктофонга яздыру өчен мәктәп җитәкчелегеннән рөхсәт сорарга тиеш иде. Телевизордан сериаллар караганда күрәбез бит – анда диктофон кабызу өчен гел рөхсәт сорыйлар…”

(“Татарстан яшьләре”, №18-19)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар