“Ыштан туздырып йөрмә!”

Тыныч кына телевизор карап утырганда сискәндереп телефон чылтырады: “Дус булсаң, дус бул – булыш!” XI сыйныфта укып йөрүче бер райондашыма “Китап – белем чишмәсе” дигән темага инша язарга кушканнар икән. Алгебра, геометрия кебек фәннәргә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр турында язу бурычы йөкләнгәнгә, Аристотель, Пифагор турында язарга киңәш иттем. “Кемнәр соң алар?” – дип гаҗәпләнде әңгәмәдәшем. Телефон аша Пифагор теоремасын кабатладым да, түзмәдем, көлеп җибәрдем. “Лукреций, Овидий, Гомер кебек борынгы Рим әдипләрнең безнең язучыларыбыз өчен дә үрнәк булуларын күрсәтсәң, яхшы булыр”, – дидем. Якташым боларны да беренче тапкыр ишетә булып чыкты.

Озак кына телефон аша дәрес биргәннән соң уйга калдым. Бу укучы киләсе елга студент булырга ниятлидер. Ләкин, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән башы белән ул кая барып керер? Туктале дип, VIII сыйныфта укучы сеңлемнең белем дәрәҗәсен дә тикшереп карарга булдым. Аллага шөкер, ул югарыда исемнәре телгә алынган акыл ияләрен белә икән. Җиңел сулап куйдым.

Берничә атнадан инша язган танышым белән күзгә-күз очраштык. “Эчтәлегенә – “5”ле, тегесе – “3”, – диде ул. Аннан, һич көтмәгәндә: “Син татарча артык чиста сөйләшәсең, тыңлап торырга да сәер”, – дип куймасынмы! Тулай торактагы бер танышым әйтмешли, егыл да үл. Бу кызның татар теле укытучысын жәлләп куйдым. Ана сөте белән кермәгәнне укытучы гына кертергә сәләтле түгелдер инде. Кем белә, бәлки, укытучыда да өлешчә гаеп бардыр. Минем укытучым үз эшенә җаваплы караган булса кирәк.

Һич шикләнми әйтә алам, укырга кергәндә ришвәтне күп алуларына зарланачак бу танышым. Тик андыйларга киңәшем шул: югары уку йортына килгәндә башта кесә калынлыгын үлчәп түгел, үз башыңдагы белемне барлап килсәң, ике як өчен дә отышлырак булыр иде. Әбием миңа җае чыккан саен гел бер үк сүзләрне кабатлый: “Укымасаң, ыштан туздырып йөрмә!”

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Татарстан яшьләре”, №53-54)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар