“ЧИШЕНДЕРЕП” КИТМӘСЕННӘР

Күз алдыгызга китерегез, сез бик-бик кыйммәтле йозак сатып аласыз, тулы ышаныч белән фатир ишегенә урнаштырасыз һәм… берничә көннән сезнең фатирны “чишендереп” тә чыгалар. Беләсезме нигә? Чөнки караклар да замана, технологияләр белән бергә атлый һәм иң кыйммәтле йозакны да ача ала.

Моны мин каяндыр һавадан алып язмадым, ә Татарстанның ведомстводан тыш саклау идарәсендә шулай диделәр. Әле шул йозакны таратучы “белгеч” үзе үк караклык белән шөгыльләнмәсә… Әйе, андый очрак та булган икән. Тик аны бик тиз тотканнар, чөнки “аның йозагы” урнаштырылган фатирда сак сигнализациясе дә булган.

Сак сигнализациясе урнаштырганда да игътибарлы булу мөһим. Шәхси саклау оешмаларына караганда, ведомстводан тыш саклау идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү отышлырак. Әлеге идарәдә әйтүләренчә, остарган каракларның шундый сак сигнализациясе булган фатирларга керүе үк икеле икән. Чөнки аларның күбесе “кайнар эздән” тотыла һәм алар, моны бик яхшы белгәнгә, шундый фатирга кереп, үзләрен зур куркыныч астына куярга теләми. Карак сак сигнализациясе турында каян белә соң, дисезме? Баксаң, алар теләсә-кемгә бәреп керми, ә башта үз “корбанының” тормыш рәвешен җентекләп өйрәнә, ди. Телефоннан “ялгыш” кына шалтыратулар ешайса да, уйланырлык сәбәп бар: сезнең өйдәме-юкмы икәнен кемдер тикшерми микән? Шулай ук алар балконда эленеп торган юылган киемнәргә, почта әрҗәләрендәге газеталарның ничек еш алынуына да игътибар итә. Подъездда домофон торса, телефоныгыз сезгә шалтыратучының номерын ачыклый торган функциягә ия булса да, куркыныч бермә-бер кими, билгеле. Ят номердан шалтыратучыны табарга да мөмкин бит. Әмма җиңел суларга ашыгырга кирәкми.

Бүген Татарстанның 70 меңнән артык объектында ведомстводан тыш саклау идарәсенең сак сигнализациясе урнаштырылган. Кризис дулкыны, эшсезлек, җитмәүчелек нәтиҗәсендә җәйгә чыккач күпләрнең бакчага күчеп китүе аркасында, фатир басу очраклары артыр дип уйлый белгечләр һәм сак сигнализациясе кую хакында башкаларга да уйланырга киңәш итә. “Имин йорт, имин подъезд, имин фатир” дип аталучы операция дә үз милкеңне саклауга игътибарны арттыру максатыннан үткәреләчәк. Хокук саклаучылар, өйдән-өйгә йөреп, халыкка сак сигнализациясе хакында аңлату эшләре алып барачак, фатир карагының корбаны булмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында сөйләячәк.

Фатир басуда тотылган берничә очракны мисалга китерә алам. Әйтик, 2008 елның 15 сентябрендә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан бер шәхси йорттан сак сигнализациясе “хәбәр” бирә. Берничә минут эчендә килеп җиткән милиция хезмәткәрләре йортны карарга керешә һәм йорт эчендә йөрүче ирне күреп ала. Ачыкланганча, ул “форточкадан” кергән һәм шул чакта тәрәзәгә куелган сак сигнализациясе “эшкә” керешкән икән.

Яки менә икенче очрак. Баулы районы кибетләренең берсеннән 2008 елның 6 ноябрендә сак сигнализациясе “хәбәр” бирә. Вакытында килеп җиткән хокук саклаучылар экипажы ике яшь егетне эләктерергә өлгерә. Тәрәзәдәге металлик рәшәткәне кисеп, тәрәзәне алып кергәнче байтак вакыт үткән, күрәсең, алар әле кереп, кибеттәге товарны карарга да җитешмәгән була. Мондый очракларны күпләп китерергә мөмкин.

Биш ел дәвамында, сак сигнализациясе өчен тариф түләве артмаган булган. Ә башка регионнарда бу фактның киресе күзәтелә. 1 апрельдән башлап, сак сигнализациясе өчен тариф түләве 50 сумга артып, 250 сум тәшкил итәчәк. Миңа калса, бу зур сумма түгел. Үз фатирың өчен күңел тынычлыгы күпкә кыйммәтрәктер.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №13)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар