“ТЕАТР АРТИСТЫ БУЛАСЫМ КИЛӘ”

Быел 8 сыйныфны тәмамлыйм. Киләчәктә театр артисты булырга хыялланам.

Тормышымны сәнгать белән бәйлисем килә. Казан шәһәрендә әлеге һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә алырдай нинди уку йортлары бар? Укырга керү шартлары турында тулырак язсагыз иде. 9 сыйныф белем белән дә укырга кереп буламы?

Руфия.

Арча районы.

Хыялыгыз бигрәк матур, Руфия. Аны Казан театр училищесына яисә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кереп тормышка ашырырга мөмкин. “Актерлык осталыгы”на шунда өйрәтәләр.

Иң башта Казан театр училищесы хакында сөйлисем килә. Бирегә 9 сыйныфтан соң да укырга керә аласың. Иҗади имтиханнар тапшырасы һәм диктант язарга кирәк булачак. Иҗади имтиханнарга ниләр керә соң?

1. Проза, шигырь, мәсәлне сәнгатьле итеп уку.

2. Музыкаль сәләтеңне, биюгә осталыгыңны тикшерәчәкләр.

3. Берәр этюд әзерләргә кирәк. Русча әйткәндә, “сценка” уйлап чыгарып, имтихан комиссиясен таң калдырырга әзер бул.

Диктантка килгәндә, татар төркеменә укырга керсәң – татарча, рус төркемендә укырга теләсәң, русча язасың. Театр училищесында укучы студентлар әйтүенә караганда, әңгәмә дә үтәргә туры киләчәк. “Нигә сәнгать юлын сайладың? Театр училищесыннан нәрсә көтәсең?” һәм башка сорауларга җавап биргәндә, югалып калмассың, дип ышанам. Биредә 3 ел укыйсы. Әгәр тиешле балларны туплап бюджет нигезендә укырга керсәң, стипендия түләнә. Елына 22 мең түләрлек мөмкинлегең бар икән, түләүле нигездә дә белем алырга мөмкин. Тулай торагы юк. Өстәмә сорауларың туса, 8(843) 236-76-51 телефонына шалтыратып белешә аласың.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керү өчен, рус теленнән һәм әдәбиятыннан БДИ нәтиҗәләре кирәк булачак. 9 сыйныфтан монда кабул итмиләр. Шулай ук иҗади имтиханнар да бар. Алары театр училищесыныкыннан аерылмый диярлек. Шул ук сәнгатьле сөйләм, этюд, җыр, бию… Әңгәмә дә булачак. Көндезге бүлектә – 5, читтән торып 5,5 ел укыйсы. Түләүле нигездә укырга керсәң, елына 42 мең түләргә туры киләчәк. Тулай торак исә бюджет нигезендә укучыларга гына каралган. Тулырак мәгълүматны кабул итү комиссиясенең 8 (843) 277-59-17 номерына шалтыратып сорарга мөмкин. Уңышлар сиңа, Руфия!

Җавапны Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №18)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар