СТЕРВА” БУЛЫР ИДЕМ дигән язмага үзгәрмәс сылтама">“СТЕРВА” БУЛЫР ИДЕМ

Урысча-татарча сүзлекләрдә “стерва” сүзен тәрҗемә итеп вакланмаганнар. Дөрес, элегрәк чыккан бер сүзлектә бераз аңлатма бар: “стервец” кабәхәт кеше икән, ә “стервенеть” сүзен ярсу, котыру, шашу, бик нык ачу килү дип аңлатканнар. Ник әллә нинди “стерва”ларга кереп китте әле бу дисезме? Хәзер аңлатам.

Күптән түгел базарда йөргәндә берәүнең аягына сөртендем. Аяк хуҗасы сипкән бик күп “матур” сүзләр арасында “стерва” дигәне күңелнең әллә кайсы бер урынында эленеп калды да, шул бер ялгыш адымым аркасында гына үземне дөньяның соңгы кабәхәтенә санап йөрдем. Хәтта шул сүзнең чын мәгънәсен ачыклауга кадәр барып җиттем.

Шәһәр халкы арасында гына түгел, хәтта авыл җирлегендә дә телгә кереп оялаган “стерва” сүзен хатын-кыз заты очраган һәр почмакта диярлек тыңлап “ләззәтләнергә” була. Бәлки кемнеңдер сезгә дә әлеге сүзне күз акайтып акырганы бардыр. Әйе, начар юлда йөргән, ниндидер җинаять эшләгән кызларга, гаилә җимергән сөяркәләргә кыска һәм аңлаешлы итеп “стерва” дип акыралар. Күп кешеләр бу төшенчәне начар мәгънәдә кабул итә, ә чынлыкта исә… Аптырашта калдырсам да, дөресе шул – киресенчә!

Китап кибете киштәләрендә “Стервология”, “Как стать стервой?”, “Настольная книга стервы” кебек китаплар тулган. Аларны алучылар да күп Стервалылык, ягъни сүзлектә язылганча, кабәхәтлек һәм шундый булырга омтылу, үзеңнең шундый икәнеңне һәрьяклап башкаларга күрсәтү, шул хактагы китаплар уку – бүген бик популяр. Һәм әлеге дә баягы популяр темадан нәшриятлар акча эшләп калырга омтыла.

Үзләрен әүлия дип санаучы хатын-кызлар ахирәтләре белән серләрен уртаклашканда көндәшләрен “стерва” дип сүгәләр, “аның ирләре дә шул стерваларны гына ярата бит” яки “стерваларның эшләре һәрчак уңа, ә менә безнеке гел кире тәгәри” дип зарланалар. Юк, җәмәгать, “стерва”ның мәгънәсе урысча-татарча сүзлектә язылганча түгел бугай, ә бу сүзгә заман яңа сулыш өргәндер, яңа төсмер өстәгәндер. Хәер, бәлки мәсьәлә бик гадидер, бәлки хәзер кабәхәтлек мактауга лаек эш дип саналадыр?

Югарыда телгә алынган китапларда “стерва”ларга нинди бәя бирелә? Әйдәгез әлеге төркемгә кертелгән хатын-кызларга хас дип саналган сыйфатларны санап үтик.

1. “Стерва”ның чибәрлеге үк аяктан егарлык.

2. Биек үкчәле аяк киеме, өстенлекләрне ассызыклап, кимчелекләрне яшерергә сәләтле өс-баш.

3. Кеше белән аралашу, уртак тел таба алу, кызыклы әңгәмәдәш булу сыйфатлары да “стерва”дан аерылгысыз.

4. Аның өстәле һәрчак тәмле, кайнар ризыкларга мул. Көне буе кухняда кайнашмыйча, 30-40 минут эчендә 5-6 төрле ризык әзерли белгән хуҗабикә турында кайсы ир генә хыялланмый икән?

5. “Стерва” яхшы бии, аңа сыгылмалылык хас. Милли бию, рок-н-ролл, твист, көнчыгыш биюләр башкару аның өчен чүп кенә.

6. … Бер сүзеңә мең җавап табар. Ягъни үзен колорадо коңгызыдай сытканнарын тыныч кына карап тормаячак. Кыска гына бер-ике җөмлә аркылы дошманының авызын ябып, горур кыяфәттә китеп барырга сәләтле. Берәрсе бармак белән кагылса да, шул бармакны йә шартлатып сындыра, яки суд аша мораль зыянны каплаттыра.

7. Беркайчан да тормыштан зарланмый, оптимист. Лозунгы: “Зарланып тормыш яхшырмый”.

8. Кесәсендә бер тиен акчасы калмаса да (хәер, бу хәл чынлыкка туры килми, чөнки “стерва” акчаны тота белә) әҗәт теләнми, проблеманы хәл итү юлын барыбер таба.

9. “Стерва” яхшы психолог та. Ул тыңлый белә, киңәшләр бирә һәм берәүдән дә көнләшми. Булыша алганча иярдәм итә, тик үзенә начарлык теләүләрен белеп алса…

10. Гаиләне алып барырлык дәрәҗәдә акча эшләргә сәләтле. Тик акча табу максатыннан, эшне беренче планга чыгарып җигелми, аның өчен гаилә беренче урында.

11. Юморга бай, җор телле. Зур талашны да көлкегә әйләндерүче, кирәк чакта үзеннән дә кычкырып көлә алучы хатын-кыз.

“Стерва” – тормыш үзәгендә кайнаучы түгел, ә беренче чиратта тормышны үз уч төбендә кайнатучы.

Ахырдан бер ачыш ясыйм әле… “Стерва” сүзеннән аз гына калышып, сөйләмгә “стервец” дигән төшенчә кереп бара. Әлегә ул сүзнең мәгънәсен тулысынча ачуны кирәк санамыйм. Һәрхәлдә “стервец”ка да хас сыйфатлар югарыдагы берничә пунктта бирелде инде. Кем нинди нәтиҗәгә килгәндер, белмим, әмма минем ирем “стервец” булсын иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №12)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар