“ОНЫКЧЫК ТҮГЕЛ, ТУРУН”

Ул – татар халкының иң билгеле фотохәбәрчесе. Аның 50 меңнән артык фоторәсеме дөнья күргән. Сүз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “КамАЗ” төзелеше ударнигы Мидхәт ага Шакирҗанов турында.

Кайчандыр Мидхәт абыйның фоторәсемнәре аша, Мисыр, Болгария, Греция, Япония кебек чит төбәкләр тормышы белән дә танышкан газета укучылар. Ул КПССның XXIV-XXV съездларында махсус фотокорреспондент буларак катнашкан. Әлеге шәхескә быел 80 яшь тулды.

–           Мидхәт абый, тәүге кат фотоаппаратны кулыгызга алган көнне хәтерлисезме?

–           6 сыйныфта укыганда, фототүгәрәккә йөргән идем. Шул вакытта ук фотога төшергәннәрем истә. Фотоаппарат тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әверелер дип уйламаган идем әле ул чакта.

–           Сез туган көн – 27 август – кино көне. Туган көннең язмышка тәэсире бар дигән фикер туа…

–           Әйе, алай гына да түгел, исемнең дә язмышка йогынтысы зур дип саныйм. Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, комсомол райкомы мине киномеханиклар курсына җибәрде. Аннан телестудиягә чакырдылар. Тавышсыз кино күрсәтә идем. Бер көн эшләп, бер көн ял иттем. Шунда, фотога да төшерә белгәч, буш көнемдә фоторепортажлар ясый башладым. Ә фотокорреспондент булып эшли башлавым бөтенләй уйламаганда булды. Телевидение дикторы Әминә Сафиуллина фотосын газетага алып килгәч, “Социалистик Татарстан”га эшкә алдылар. 60нчы елларда бу. Шуннан алып, 2005 елга кадәр мин актив эшләдем.

–           Газета-журналда басылган 50 мең фоторәсем арасыннан иң истә калганы, башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торганы бармы?

–           “40 елдан соң очрашу” исемле фоторәсемем бик күп газета-журналда басылды. М.Мәһдиев ул фоторәсем хакында язып та чыккан иде. Ике фронтовикның 40 елдан соң очрашу мизгелен тасвирлаган сурәт иде ул. Фотоларым “Известия”, “Правда”, “Театральная жизнь” кебек басмаларда да басылды. Камал театрының 150 спектакле премьерасын төшердем. Марсель Сәлимҗанов исән чакта шул премьера фотоларын үз музейларына дип сорап алды. Качалов театрының 50 премьерасыннан да фотоларны алдылар, Тинчурин театры да үзенекен алып китте. Заманында бер генә концертны да калдырмый идем. Иң күп төшергәнем – Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтовлар. Аларын филармония кирәк дип тапты. Композиторларның да фотолары бик күп иде. Аларны да алып киттеләр. Акрын-акрын таратам шулай. “КамАЗ” төзелешен беренче ташын салган көннән башлап төшереп бардым. Әле менә шкафта да ничә мең генә фото бардыр…

Мидхәт абый шкафын ачып күрсәткәч, егыла яздым. Бу кадәр фотосурәтне күргәнем юк иде әле. Минем өчен бик зур байлык булып тоелган 3-4 альбомым, Мидхәт абыйның фотосурәтләре янында диңгездәге бер тамчы сыман гына.

–           Мидхәт абый, һөнәрегез белән бәйле берәр кызыклы очракны искә төшермәссезме?

–           Бервакыт Мамадыш аэропортына очкыч белән килеп төштек. Ул чакта әле Казан-Мамадыш-Алабуга маршруты белән очкычлар оча иде. Каршы алучы кызлар килеп, “Исәнмесез, иптәш Хамматов”, дип башта минем белән күреште. Күрәсең, төс-кыяфәтем баш мөхәрриребезнекенә караганда, “солидныйрак” күренгәндер. Кунакханәгә урнашкач, Шәмси Хәбибуллович миңа: “Син минем белән булганда, бер-ике адым арткарак калып йөр инде, пажалысты”, – диде.

Арча совхозы директоры Самат Мамадалиев белән җәйләүдә йөреп кайткач та, ул машинадан төшеп, конторга кереп китте. Мине чиләк, кәрзин күтәргән халык чорнап алды. “Иптәш директор, зинһар, бишәр кило җиләк булса да сатарга рөхсәт бирегез инде, без бит эштән сорап киттек”, – диләр. Казаннан килгән кешеләр икән. Мин аларга үземнең директор түгеллегемне аңлата алмый аптырадым. Директорны, рульдә үзе килгәч, йөртүче дип аңлаганнар. Шундый очраклар күп булды инде.

–           Фотога төшәсе килмәүче кешене ничек күндерергә була? Берәр хәйләсе бардыр, бәлки…

–           Хикмәтләре күп инде аның. Кайвакыт катырак та әйтеп куясың. Элек хезмәт кешесен күбрәк яктырта идек. Урак өстендә юынмаган, кырынмаган кешеләр була. Фотога төшәселәре килсә дә, төшерерлек кыяфәттә булмаганнары да очрый. Аларны юындырып, кырындырып фотога төшерү өчен, мин хәтта үзем белән кырынгыч йөртә идем.

–           Мидхәт абый, күз алдына китерегез, бик мөһим бер мизгелдә фотоаппаратыгыз эшләми башлады ди…

–           Андый очрак та булды. Чаллыдагы Түбән Кама ГЭСы төзелешендә “Зенит” фотоаппаратым эшләми башлады. Шулчак резервта йөрүче балалар аппараты “Смена” белән эшләргә туры килде. Минем белән барган үз хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшинга эшчеләр: “Үзе “солидный” гына кеше, өйрәнчек кебек “Смена” күтәреп йөри”, – дигәннәр. Ә фотолар газета битендә әйбәт кенә басылды үзе.

–           Бүген бик оста фоторәссамнар дип кемнәрне атый аласыз?

–           Владимир Зотов, Наил Курамшин. Шамил Абдушевка тиңнәр юк инде барыбер. Шулкадәр өлгер. Заманында мин дә шундый идем. Кайда нинди җыен, бәйрәм – ул шунда.

Үзем сораштырам, ә үзем фотолар карыйм. Чиксез сандагы рәсемнәрне актарып утырганда, күзем бер сурәткә төште. Анда Мидхәт абыйның тәненә металл җисемнәр ябышып тора. Кызыксынып, Мидхәт абыйга карадым. Ә ул көлә-көлә сөйли башлады.

–           Бер командировка вакытында тәненә металл җисемнәр ябышып тора торган кешене төшереп кайттым. Кайттым да, кызыксынып, үз тәнемә дә ябыштырып карадым. Миңа да ябыша икән. Хәтта үтүк тә тора. Могҗиза, әйеме?! Магнит сыман менә.

–           Мидхәт абый, сез гел юлда йөреп күнеккән кеше. Хәзер дә, фотоаппарат тотып, командировкага чыгып чабасы килгән минутлар булмыймы?

–           Сабантуй аты бәйрәм җиткәндә дәртләнә, диләр бит әле. Элек урак өсте, чәчү вакыты җитсә дә, беренчеләрдән булып чыгып китә идем. Хәзер дә җилкендереп алган вакытлар була.

–           Гаиләгез хакында да сорыйм әле?

–           Хатыным Динә исемле. Заманында аны да киномеханик һөнәренә өйрәттем. Өч балам бар: Наилә, Сания, Рөстәм. Казанда 35нче бер генә татар мәктәбе калган иде. Балаларым трамвай белән шунда йөреп укыды. Татар теле беркайда да кирәк булмаячак дип, күрше хатыннары көлә иде үземнән. Үз телләрен онытмый үстеләр, Аллага шөкер. 5 оныгым бар, 2 туруным…

–           Ничек дисез?

–           Турун дигәнне белмисеңме? Торын дисәң дә дөрес. “Правнук” дигәнне газеталарда оныкчык дип язалар. Бигрәк ямьсез сүз инде шул. Чын татарча турун була. Сүзлекне ачып күрсәтимме? Аннан менә сарай дигән сүз белән тилмерә журналистлар. Иң ачу килгәне шул. Дуңгыз сарае, президент сарае, ат сарае… Татарда һәрберсенең үзенеке бар бит инде. Абзар, лапас, келәт, чолан… Тавык сарае дип язып чыкты бер язучы. “Дворец курицы” булган инде бу, минәйтәм. Татарча кетәклек булганын белмәскә…

–           Гадәттә, журналистның әңгәмәсе газета укучыларга булган теләкләрне сорау белән тәмамлана. Башкачарак сорыйм әле. Үз-үзегезгә ниләр теләр идегез?

–           Оныкларымның үз халкының патриоты булуын, Татарстанның тулы бәйсезлек алуын телим. Бүгенге татар журналистлары халкыбыз тарихын белми. Ә мин күбрәк шул якка игътибар һәм әһәмият биреп эшләдем. Үз халкыңның тарихын белергә кирәк.

Әңгәмәдәш Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №39)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар