“КҮҢЕЛ БЕЛӘН ТОЕП ЯШӘДЕК”

Кайбер гаиләләргә карыйсың да үзеңә-үзең теләк телисең: минем гаилә дә шундый булсын иде. Кызганыч, андыйлар сирәк очрый. Бәлки, мин кызыгып караганнары да тыштан гына шулай ялтырыйдыр. Булса ни… Кайберәүләр тыштан да ялтырый белми бит әле. Ә шулай да мин танышып кайткан Зәкиевлар гаиләсе тыштан гына түгел, эчтән дә идеаль кебек.

Иң матур чыршы

Дөресен әйтим, Рәфкать Зәки улы янына гаиләсен мактау, аны зурлау нияте белән бармадым. Максатым шәһәрне яшеллеккә күмүче “Горводзеленхоз” питомнигы турында язу иде. Аның нәрсәсен язасың инде дисезме?

Ә сез Универсиадага атап 50 мең агач, 100 мең куак үстерелүен беләсезме? Алар тиздән шәһәрне тутырачак. Инде Универсиада объектларына утырта да башлаганнар икән. Әйтеп куям: Казанны танымаячаксыз да! Ә Казан яшел шәһәр булсын өчен, кемнәр күпме көч түккәнен кайсыгыз белә?

Әлеге “Горводзеленхоз” питомнигының тулы мәйданы – 205 гектар. Монда 35 төрле агач, 52 төрле куак үсә. Мин килгәндә, иске агач төпләрен казып алып, яшь агачлар утыртыр өчен урын әзерләп йөриләр иде.

…Мирный бистәсендә урнашкан әлеге питомник җитәкчесе Рәфкать Зәки улы Зәкиевның үсеп утырган чыршыларга булган мөнәсәбәтен сүзләр белән аңлата алсам иде…

– Кара әле бу чыршыга, шушы тирәдә ул иң матуры, – диде ул зәңгәр чыршы ботакларын сыпырып. – Яңа елга күпме чыршыны әрәм итәрләр микән инде быел? Ни йөрәкләре белән кисәләрдер…

Берара ни әйтергә белми аптырап калдым. Миңа бар чыршылар да бертөрле кебек, ә ул монысын, нигәдер, аерып алды.

–            Рәфкать Зәкиевич, быел Яңа елга питомниктан ничә чыршы киселәчәк?

–            Берәү дә киселмәячәк. Элек бәйрәмгә атап бераз үстерә идек, иң матурлары шул бер көнлек бәйрәм өчен китә иде, кызганыч, – диде ул элек киселгән агачлар өчен үкенгән кебек. – Безнең бурыч – шәһәрне яшелләндерү.

–            Кыш көне питомникта эш юктыр, агачлар йоклый…

–            Иң тыгыз вакыт яз һәм көз инде, вегетацион период дибез. Кыш көне дә агачларны күчереп утыртып була. Эшсез тормыйбыз.

“Горводзеленхоз” бинасына кергәч, берәү пышылдап кына миңа дәште: “Аның кичә 60 яшьлек юбилее булды, котларга онытмагыз.” Ышанмадым. 60 яшьлек кешенең битендә бер җыерчык булса да булырга тиештер ләбаса?!

Әйтерсең лә кичә генә…

Төш вакыты булганга,         Рәфкать абый мине үзләренә кунакка дәште. Яшел капкадан кергәндә, үз алдыма әйтеп куйдым:

– Яшел төсне бик яратасыз, ахры…

– Аны безнең өйдә бөтен кеше ярата. Ислам динендә дә яшел төс хуплана бит, ә бездә барысы да дини кешеләр. Тынычлык, яшьлек төсе ул яшел.

Игътибар иткәнегез бармы, бәхетле гаилә йортыннан һәрчак нур бөркелә. Ул йортта һава да җиңел, тынычлык та ниндидер талгын көй сыман. Болар барысы да ишектән кергәндә үк ачык күренә, тоемлана.

Рәфкать абыйның хатыны Әлфия апа безне өстәл артына дәште.

–            Рәфкать абый, Әлфия апа белән танышкан көнегезне хәтерлисезме?

–            Әлбәттә… Башыннан ук сөйлим әле. Мин Кукмара районы, Бөтлянгер авылыннан. Шул районның Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Пермь өлкәсенең Соликамск шәһәренә җибәрделәр. Шунда 3 ел яшәдем, урманчы булып эшләдем. Татарстанга кайтасым килде. Тели белеп теләргә генә кирәк икән ул, вакыт үтү белән, Кайбыч урман хуҗалыгына килеп эләктем. Ә Әлфия үзе Олы Кайбычтан. Баянда уйнаганны белеп, мине концертларда катнаштыра башладылар. Ул чакта бик күп яшь укытучылар репетициягә җыела, шунда аларны биетә, җырлата идем. Шул укытучыларның берсенә күзем төште бит.

Әлфия апа да шунда сүзгә кушылып, горурлангандай әйтеп куйды: “Ничә кыз арасыннан мине сайлады ул, миңа насыйп булган!”

–            Рәфкать, хәтерлисеңме, мин кәгазьгә нидер язып утырганда син килдең дә: “Миңа хат язасың мәллә?” – дип сорадың.

–            Әйе-әйе…

Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, яшь чакларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашу башланды. Күзләрендә очкын уйный. Әйтерсең барысы да кичә генә булган… Бүлдерергә куркып, читтән сокланып тору гына мөмкин иде бу минутта.

–            Әлфия апа, җитәкче хатыны булу авырмы?

–            Бәлки авыр да булгандыр, ләкин бер-береңә ул авырлыкны күрсәтергә ярамый. Авырган чакта да, Рәфкатьем борчылмасын дип, аңа белгертмәдем. Ялсыз эшләгән, бик соңга калып кайткан вакытлары да була иде. Шул вакытта сабыр булып, бер-береңә ышанып яшәү кирәк. Үзем 40 елдан артык укытучы булдым. Аңа да укытучы ире булу җиңел булмагандыр. Төннәр буе дәфтәр тикшерү, план язу – укытучы өчен гадәти хәл. Шулай да ул миннән зарланмады. Беркайчан да: “Бу ашны җылытып ашыйм бит”, – дип әйтмәде. Менә хәзер уйлап утырам: миңа калса, без бер-беребезне күңел белән тоеп, аңлап яшәгәнбез икән. Алга таба да шулай булсын иде.

–            Әлфия апа, сез мәктәптә, Рәфкать абый урманда булганда балаларны кем карады?

–            Урынлы сорау. Улыбыз һәм кызыбыз бар. Алар кечкенәдән мөстәкыйль булырга өйрәнде. Начар юлга басмадылар. Гел ярдәм иттеләр. Күр әле, улым агачтан ничек оста итеп җиһаз ясый. Агач эшен белә шул, әтисе кебек. Дин юлында үзләре, Аллага шөкер. Бүген икесенең дә үз тормышы. Белемнәре буенча укытучылар. Хәзер икесе дә читтән торып икенче югары белем ала.

–            Рәфкать абый, пенсия яшендә була торып, һаман эштән арына алмыйсыз. Ирешкәннәргә куанып кына яшисе инде сезгә…

–            Җибәрмиләр. Яшьләр килергә атлыгып тормый, ә өстән яшьләрне тәрбияләргә кушалар. Мәскәү, Германиядән бирле тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр бар, ә үзебезнең яшьләр күренми. Урман хуҗалыгында да тәртип юк хәзер, шуңа күрә дә бу эшнең дәрәҗәсе түбән тәгәри.

–            Рәфкать абый, урман хуҗалыгы техникумына кермәгән булсагыз, тормышта кем булган булыр идегез?

–            Биш яшьтә сәхнәгә тальян гармун белән чыкканымны хәтерлим. Музыка буенча киткән булыр идем. Әти генә: “Чегән кебек баян асып йөрмәссең, урманга бар әнә”, – диде дә, шул техникумга барып кердем. Музыка миңа бик якын.

Рәфкать абый, баянын кулына алып, авыл көен уйнап җибәрде. Аның гади, кешелекле, сабыр, йомшак кеше булуы күзләреннән күренеп тора. Форсаттан файдаланып “Җидегән чишмә”не уйнавын сорадым. Озак утырдык. Әлфия апа яшь чактагы кебек Рәфкать абыйга кушылып җырлады, ә мин эчемнђн генђ теләк тели идем: минем дә гаилә шундый булса иде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

P.S Рәфкать абыйга, чыннан да, 8 декабрьдә 60 яшь тулган икән. Аны юбилее белән тәбрик итәбез! Бер-берегезгә пар канат булып Әлфия апа белән бергә озак еллар яшәргә насыйп булсын.

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар