“ИДЕЛ”ДӘ БУНТ

…Борын заманда түгел, хәзерге чорда, яшәгән ди, булган ди бер журнал. “Идел” исемле әлеге журнал татар дигән әллә горур, әллә мактанчык, әллә таркау халыкның тел тоткасы, әдәбиятын яктыртучы матбугат чарасы булган, имеш. Дөрес, тиражы әллә ни афәрин кычкырырлык булмаган үзе, әмма соңгы елларда ул популярлашып киткән. Эчтәлеге, дизайны камилләшкән. Әллә кайчан чыккан журналлар бүгенге номерларга карап тел шартлата икән. Моннан 20 еллар чамасы элек, шул журналны саклап калу өчен җан-фәрман тартышкан язучылар, бу матбугат чарасында әле бүгенгәчә эшләп ята ди. Дөресрәге, эшләгән алар. Тыныч кына иҗат итеп ятканда, инде журнал үз популярлыгына куанып, уңышлардан башы әйләнгән вакытта, патша тәхеттән китәргә була. Үз урынына кемнәрне генә калдырырга теләми ул. Ул урынга әле генә табадан төшкән 23 яшьлек шагыйрьләрдән башлап, инде 40ның теге ягына чыккан бик күп кеше лаек дип табыла. Әмма патшаларның да патшасы үз сүзен әйтә һәм… бөтенләй уйламаган кешене түргә утыртып куя. Буйсыныгыз шуңа, ди. И кузгала бәхәс… Өч төн уйлашалар, өч көн талашалар… Һәм шулай итеп бер фикергә киләләр…

Бер көн элек “Идел” журналына барып, андагы “салкын сугыш” белән танышып кайттым. Яңа баш мөхәрриргә риза булмаган язучылар, ягъни журналның иҗади коллективы эштән китәргә гариза язган инде. “Ничә еллар буе күз карасыдай саклаган журналны бер селтәнүдә үтерделәр”, – ди алар. Нигә коллектив Рифат Фәттаховның баш мөхәррирлек эшчәнлегенә каршы? Кем ул “яңа патша”? Каян килгән? Башта шул сорауларга җавап табыйк.

Ул бик яхшы журналист – акча саный белә

“Честное слово” газетасы әлеге шәхеснең “журналистик” эшчәнлеге хакында бик саллы язма бастырган иде. Анда Рифат Фәттахов элек баш мөхәррирлек иткән “Татарстан” журналының бөлүе, дәүләт биргән акчаларның уңга-сулга таратылуы хакында язылды. Ә журнал республикада иң зур бюджетлы басма булган. Визит карточкасы итәргә теләпме, аның һәр саны өчен 1 миллион сум бирелгән.

Рифат Фәттаховның Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивален оештыручы булуы беркемгә дә сер түгел. Баксаң, “Татарстан” журналына бирелгән акчалар, “Честное слово” газетасы әйтүенчә, шул фестивальгә тотылган икән. Аннан тыш “Якташлар” дип исемләнгән Нижгар мишәрләре җәмгыятен асрау өчен киткән суммалар да аз түгел, 270 меңлек гонорар бурычы да журнал язучыларга түгел, ә баянчыларга, музыкантларга түләнгән, ди әлеге газета. Журнал эшчәнлеге өчен ике машина да җитсә, бу журналда ул бишәү булган. Алар да артистларны йөртү өчен мәслихәт икән. Дәүләттән бирелгән акчалар гына җитмәгән күрәсең, журнал кредитка кереп баткан. Анысы миллионнар белән исәпләнә. Инде тикшерү килеп төшкәч, әллә кая китеп югалган акчалар ачыкланган ачыклануын. Ләкин эш узган. Әмма иң аянычы: баш мөхәррир генә түгел, аның белән бергә иңгә-иң куеп эшләгән коллегалары да эшсез кала, коллектив куып таратыла. Ә журналистлар хезмәт биржасына теркәлүдән артыгын эшли алмый.

“Китәсе дә килми, калып та булмый!”

“Идел” журналында Рифат Фәттаховны мөхәррир итеп күрергә теләмәгән хезмәткәрләр бүген эшсез калуны кулайрак күрә. Мин килгәндә кызып-кызып яңа гаризалар язалар иде. Бөтенесендә дә бер үк текст: “…в связи с нежеланием работать под Вашим руководством, прошу освободить от занимаемой должности.”

–            Баш мөхәррирегез нәрсә белән ошамый соң Сезгә? – дип юләргә салынырга да өлгермәдем, өстәл тартмасыннан “Честное слово” газетасында басылган язманы тартып чыгардылар.

Искәндәр Сираҗи үз гаризасына төртеп болай диде: “Безнең фикерне сораучы булмады да. Без монда беркем дә түгел дигән фикер туды. “Татмедиа”га бернинди дәгъвам юк, уйлый күрмә. Бары тик бу кеше белән эшлисе килмәвем генә.

–            Бу мәсьәлә буенча, бергәләшеп, берәр адым ясадыгызмы?

–            Без нишли алабыз соң? Коллектив белән Президент исеменә хат яздык – язмышы билгесез. Икенче юл итеп эштән генә китә алабыз. Ризасызлык белдердек, санга сугучы булмады. Башка акцияләр ясый алмыйбыз. Чөнки без язучылар гына. Баш мөхәррир буласы кеше бөтен коллективның аңа каршы булуын күреп, үзе бу урынны калдырырга тиеш иде.

“Идел” ачылган көннән бирле эшләүче Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдиновалар да эштән китү хакында гариза язган. Ягъни быел июль аенда 20 еллыгын тутырган журналга шундый бүләк ясады хезмәткәрләре. Китеп беттеләр диярлек. Ркаил абый да шундый ук сүзләр әйтте: “Ул мөхәррир белән эшләргә теләмим.”

–            Ркаил абый, ә Сез алга таба кая барырга уйлыйсыз?

–            Урамга китәм. Биржага басармын. Башка юл күрмим әлегә. Ләкин монда калмыйм. 1989 елда яулап алынган, без ничә еллар буе тырышып көч куйган журнал бит бу. Шуңа күңел елый.

Бөтен коллективтан бер Искәндәр Сираҗиның гына икенче эш урыны бар икән. Башкалар бар да, Ркаил абый кебек, урамга китә. Үз гомеренең күпме өлешен татар матбугатына багышлаганнан соң.

Татарлык проблемасы

Яңа баш мөхәррир башта минем белән сөйләшеп тә тормаска ниятләгән иде булса кирәк, каядыр ашыгам диде. Берникадәр вакыт ишек төбендә көткәннән соң, озаклап каядыр ашыгучы, ләкин һаман да урындыгыннан кузгалмаучы мөхәррир бүлмәсен кабат шакып карадым.

–            Коллективның күмәк төстә эштән китүенә үзегезнең караш нинди, Рифат абый?

–            Күмәк төстә дип әйтү дөрес түгел. Кемдер китә, кемдер килә, кемдер кала – бу табигый хәл. Без эштән беркемне дә кумыйбыз. Кемдер икенче җирдә, башка җитәкчелек белән эшләргә тели икән, рәхим итсен. Бу аның Конституция тарафыннан бирелгән хокукы.

–            Берьюлы 8-9 кеше эштән китәргә гариза язган дигән сүзләр йөри.

–            Андый нәрсә юк бездә.

–            Редакция хезмәткәрләре белән аралашып шуны аңладым, Сезнең баш мөхәррирлек эшчәнлегенә каршы кешеләр күпчелекне тәшкил итә…

–            Беркемне дә, беркайда да 100% кабул итмиләр. Коллектив ул 2-3 кеше түгел. Үземне “Идел” журналы каршында гаепле дип хис итмим. Мин приказ нигезендә, рәсми төстә эшкә куелган һәм мин монда эшләргә тиеш. Аларның миңа каршы булырлык бернинди нигезләре юк. Бер яки ике ел эшләгәннән соң ниндидер фикер әйтергә мөмкин әле.

–            Журналга яңа баш мөхәррир яңа сулыш өрер микән?

–            Яңалыксыз булмас инде ул. Әле журналны тулысынча өйрәнеп чыгасым бар. “Идел” журналын тагын да үстерергә телибез.

–            “Татарстан” журналы эшчәнлеген туктаткач…

–            Туктатмады ул эшчәнлеген! Күзәтеп барасыздыр, ул хәзер тагын да яхшырак сыйфатта чыга! Кеше бер җирдә генә эшләргә тиеш түгел. Без, татарлар, кайвакытта кирәкмәгән җирдән проблема ясыйбыз. Татарлык инде, нишлисең… Монда бернинди юридик проблема юк.

“Идел”не кемнәр яшәтер?

“Идел” журналының кичәге хезмәткәрләре “кирәкмәгән җирдән тагын бик күп проблема” казып чыгарды миңа. Мәсәлән, “Татарстан” журналының татарча варианты да Рифат Фәттахов мөхәррирлегендә юкка чыгып, шул рәвешле аның тарафыннан татар матбугатына зур зыян салынган инде, диделәр. Мондый фикер җиткерүче дә булды: “Бата торган корабтан соңгы булып капитан төшә. Ә “Татарстан” журналының хилафлыклары билгеле булгач, ул үз коллективын ташлап иң беренче качты, димәк, башкаларны батырды дигән сүз. Әле үзенә гыйбрәт аласы урында, яңа корабка килеп утырды. Безгә андый капитан кирәкми!” Язучы булмаган кеше әдәби журналны җитәкли алмый диючеләр дә бар. Бер әйбер анык: фикерләр төрле һәм аларның берсе дә яңа мөхәррир файдасына түгел.

Вакыйгалар агышы кырыкка төрләнер әле. Ләкин бүгенге “Идел”нең төп тоткалары, төп иҗади составы теләмичә журналдан китәргә мәҗбүр. Аларның һәрберсенең үз аудиториясе, үз укучысы бар. Шәхсән үзем “Идел”не Ркаил абый Зәйдулла каланчасыннан, Нәбирә апа Гыйматдинованың мистик әсәрләреннән, Искәндәр Сираҗи “күсәге”ннән башка күз алдына китерә алмыйм. Шуларга өстәп, Азат Ахунов, Хәбир Ибраһим, Нәгыйм Шахи… да журналны ташлап китү ягында. Димәк, “Идел” юкка чыгу алдында дигән сүз түгелме соң бу?! Баш мөхәррир ул журналны үстерергә теләгән очракта да техник персонал белән генә нидер майтара алыр микән?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №42)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар