“ИДЕАЛЬ ХАТЫН ТОКМАЧ КИСӘ”

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…

Менә ул, менә, ниһаять… Календарьдагы тагын бер кызыл көн. Аның буявы тагын да кызылрак, башкалардан аерылып, кычкырып торадыр кебек. Монысы инде җирдәге иң матур, нәфис, акыллы, хәйләкәр, кайгыртучан, кыскасы, иң-иң шәп кешеләргә, ягъни хатын-кызларга багышланган бәйрәм. Үзебезне үзебез мактамасак, безне кем мактар? Шушы сүзләрне берәр ир кеше язса, елга бер тапкыр булса да күкнең җиденче катында йөзәр идек тә бит…

Аз гына тарих

Хатын-кызларны олылау көне борынгы Римда ук барлыкка килгән. Бу көнне ир кеше үз хатынына бүләкләр биргән. Хатын-кызлар аллы-гөлле күлмәкләрен киеп, Веста алиһәсе храмына җыелган, коллыкта булган хатыннар эштән азат ителгән.

XIX гасыр уртасында хатын-кызлар азатлык, тавыш бирү хокукына ия булу, эш көнен 16 сәгатьтән 10-12 сәгатькә калдыруларын таләп итеп, митинглар уздыра башлый. Ирләр белән тигез хокуклы булу өчен көрәш башлана.

1910 елда Халыкара хатын-кызлар социалистик конференциясендә бу бәйрәмгә нигез салына. “Хатын-кыз хокуклары өчен көрәш көне” дип йөртелә ул. Чутлап карасак, бәйрәмгә быел бер гасыр тулган икән. 1975 елдан башлап Берләшкән милләтләр оешмасы Халыкара хатын-кызлар елы уңаеннан 8 мартта әлеге бәйрәмне билгеләп үтә башлый. Димәк, бу көн чәчәк бәйрәме генә түгел, ә хатын-кызлар азатлыгы, ирләр белән тигез хокуклы булуыбызны бәйрәм итү көне дә икән. Хәер, кем ничек кабул итә бит инде. Социологик сораштырудан күренгәнчә, русиялеләрнең 66 проценты бу көнне хатын-кызлар бәйрәме дип таный. 18 процент сораштырылучы аны яз башы дип билгеләсә, 4 процент бөтенләй бернинди мәгънәгә ия булмаган гадәти көн дип атаган. Ә 8 процент җавап биргән: “Бәйрәм түгел, тагын бер ял көне генә”.

Идеалым шундый…

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Идеаль ирләр нинди була?” дип сораштыру уздырган идем. Инде идеаль хатын-кызны ачыклар вакыт җитте. Ирләр хыялындагы хатын-кыз нинди сыйфатларга ия икән ул?

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Гаилә җанлы, мөлаем, чибәр… Балаларым өчен идеаль әни, минем өчен идеаль хатын була белә. Без хәзер теория сөйлибез, ләкин практикада күңел үзе сайлый. Кайвакыт күңел белән акыл сайлаган сыйфатлар да туры килеп куя. Менә шундый чакта кызны ычкындырмаска кирәк. Андыйны очратканым бар.

Рөстәм Исхаков, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе:

–            Бар яктан камил хатын-кызга хас сыйфатларны төгәл генә санап бирү кыен. Югары белемле, күптөрле шөгыль белән мавыгучы, дөнья яңалыклары белән кызыксынып баручы, шул ук вакытта милли гореф-гадәт кушканча яшәүче хатын-кыз минем өчен идеаль тоела. Әлегә бу таләпләрнең барысына да туры килгән кызны очратмадым, тик 80 процентка якын шушы идеальлеккә якынлашкан туташларны беләм.

Дамир Мәҗитов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты:

–            Идеаль хатын-кыз минем әни кебек була. Тәмле итеп ашарга пешерә, эшенә дә җитешә, өйне дә карый, чәчәкләр дә үстерә. Аңа охшаган кызны күргәнем юк әле.

Алмаз Шакиров, эшмәкәр:

–            Токмач кисә белә торган була ул, сеңлем. Менә минем хатын кисә белми. Шуның белән 15 ел торам инде. Матурлыкка матур үзе. Акыллы да. Кибетемнең бөтен бухгалтериясен алып бара. Идеаль хатын-кыз булмый. Алай дисәң, токмач кисә белгәнче, акча саный белүе үземә дә файдалырак бит. Идеаль бугай ул, бер дә уйлаган юк иде бу хакта.

Ирек Гарифуллин, табиб:

–            Ышанычлы, кайгыртучан, гаилә учагын сакларга сәләтле хатын идеаль була, минемчә. Бизнес-ледилар модага кереп китте хәзер. Менә андыйлар бер дә ошамый инде. Әйе, алар булдыра, тормыш алып бара, гаиләсен тәэмин итә. Ләкин ир үзен гаиләдә ир итеп хис итә алмый, хатын-кыз нәкъ шул мөмкинлекне чикли икән, андый хатын идеаль түгел.

Роберт Хәлиуллин, инженер:

–            Тыйнак, авыр чакларда сүзе белән, назы белән юата белүче, юмор хисен аңлый торган, аралашучан кыз – идеалым. Матур да булмасын, пешерә дә белмәсен, иң мөһиме, рухи яктан терәк була белсен.

Ранис Галиев, ташчы:

–            Яраткан кешең синең өчен гел идеаль булып тоела инде ул. Яраткан кызым бар, ул иң шәбе!

Альберт Галләмов, программист:

– Хыялымда яулыклы, биш вакыт намаз укый торган, тыйнак, чибәр татар кызы. Башка кызлардан өмет өздем. Сау-сәламәт балалар табып, ашарга пешерә, өй җыештыра белсә дә җитә миңа.

Үзенә ни кирәген аңламаучы ир-егетләр категориясе “белмим” дигән җавап белән котылды. Кайберәүләр җавап бирергә оялды. Сораштыру уздырганчы, нигәдер, озын буйлы, зур күкрәкле фотомодельләрне идеалга чыгарырлар дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Баксаң, рухи як мөһимрәк икән. Нәтиҗә ясап әйтәм: хатын-кызларның барысы да идеаль. Әнә шул идеальлекне күрә, тоемлый, үстерә белүче ирләр күбрәк булса, Халыкара хатын-кызлар көне дә елга бер генә түгел, 365 тапкыр булыр иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №8)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар