“ЖЕВАЧКА”ГА БАТАБЫЗ!

Реклама башланса, йә кер порошогы, йә “жевачка” күрсәтеп җәфалыйлар. Әйтерсең, бөтен дөньясы шул ике нәрсәгә килеп терәлгән. Ул “жевачка”ның ниндие генә юк! Чәйнә генә! (Сагыз димим, чөнки туган авылымда бу сүз белән нарат сагызын атыйлар).

Күптән түгел лекциядән чыгар вакыт җиткәч, урындыгымнан тора алмый азапландым. Кайткач та итәгемне салып, суыткычка тыгып куярга туры килде. Беләбез, беренче мәртәбә генә түгел. Суыткычка тыгып торсаң, җайлырак куба ул.

Иптәш кызым бер кызык вакыйга сөйләгән иде, шул хәтердә яңарды: “Концертка барган идем. Балконга эләктем. Җыр тыңлый-тыңлый, өстән аска карап, залны күзәтәм. Бервакыт, күземә күренәме дип торам – танылган җырчы утыра. Кызык булып китте, гел шуны күзәтеп утыра башладым. Бервакыт бу культура әһелебез авызыннан сагызын чыгарып, урындыгы астына чәпемәсенме?!”

Рекламага ышансаң, “жевачка” кариестан коткара һәм тешне агарта. Әкият, билгеле. Файдасы бармы соң алай булгач, диярсез. Бары тик авыз куышлыгын ныгыту өчен күнегү сыйфатында куллансаң гына инде. Шулай ук “жевачка” чәйнәгәндә ашказаны согы һәм төкерек бүленеше арта. Ә бу исә, азыкның тизрәк эшкәртелүенә булышлык итә. Авызыңда “жевачка” булып та ашказаның буш икән, шул килеш эшкәртелә-эшкәртелә, гастрит, язва кебек авырулар да “эләктерергә’ мөмкин. Шуңа да аны, нәкъ менә ашаганнан соң 10 минут кына чәйнәргә кушалар.

Күптән түгел генә Америкадан кайткан танышымнан: “Анда да урындык астына “жевачка” ябыштыралармы?” – дип сорадым.

– Ничек кенә әле! – диде ул. Метро идәнендә 3-4 сантиметр ябышып каткан жевачка. Идәннән түгел, ә жевачкадан йөрисең.

Без бит Американы куып җитәргә һәм узып китәргә омтылган ил. Шулай булгач, “жевачка”га батасылар алда икән әле!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №56)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар