“ГАЙБӘТКӘ ЫШАНМАГЫЗ!”

Хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Ф.Бәйрәмова шартлы рәвештә берьеллык хөкем белән генә котылгач шатланган идем.

Хәзер халык арасында шундый сүз йөри: имеш, ул М.Җәлилнең туган якларында булган һәм Мусага каршы компромат җыеп йөргән. Дөресме бу, гайбәтме? Үзеннән сорашып, бу хакта язып чыксагыз иде.

Муса Җәлилне пычратырга тырышучылар болай да күп бит. Тагын нинди пычрак эзлиләр? Ул да шул пычратучылар сафына басканмы?

З.ӘХМӘТҖАНОВ.

Түбән Кама шәһәре.

Бу хатка язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия апа БӘЙРӘМОВА болай дип җавап бирде:

– Минем беркайчан да Муса Җәлил туган якларга барып, аңа каршы компромат җыеп йөргәнем юк. Андый түбәнлектән Аллам сакласын! Моннан ун ел элек Оренбург өлкәсендәге ул авыл аша үтеп китәргә туры килде. Шунда җирле хакимияткә кереп, бүләккә китапларымны калдырган идем, алар белән башка элемтәм юк. Моннан нәкъ 20 ел элек Германиянең Мюнхен һәм башка шәһәрләрендә булып, Муса Җәлил белән бергә “Идел-Урал” легионында хезмәт иткән татарлар белән танышкан идем. Аннан Муса Җәлил турында шактый истәлекләр дә алып кайттым, әмма аларның күбесе Җәлилгә карата уңай фикердә түгел иде. Шуңа күрә ул истәлекләрне дөньяга чыгармадым да. Соңгы елларда тагын берничә тапкыр Германиядә булып, “Идел-Урал” легионында хезмәт иткән татарлар белән тагын очраштым. Милләттәшебез Гариф Солтанның тормышы һәм язмышы кызыксындырды мине. Аның белән очрашып, бик күп яңа мәгълүмат алдым. Органнарның тырышлыгы белән милли хокукчы, галим Гариф Солтан Муса Җәлилне сатучы, дигән кара гайбәт таратылган иде. Бу яланы юкка чыгару өчен, Гариф абый турында берничә мәкалә яздым, әңгәмәләр бирдем. Аларда Гариф абый берничә урында Муса Җәлил турында үзе белгәннәрне әйтә. Мисалга, ул Җәлилгә алман паспорты алып бирергә, Берлинда фатир табарга булыша, алар бергә легионда татарлар белән очрашып йөри… Органнарга Гариф абыйның бу хатирәләре бер дә ошамады һәм алар минем өскә ябырылды. Имеш, мин Муса Җәлилне пычратам, алманнарга хезмәт иткән кешене – Гариф Солтанны күтәреп чыгам икән! Югыйсә Муса Җәлил турында бернинди яман сүз дә әйтмәдем, киресенчә, аның “Моабит” төрмәсендә язылган шигырьләрен яратам.

Минем тирәдәге бу ыгы-зыгы ни өчен килеп чыкты соң? Чөнки органнарга мине Милли Мәҗлес белән генә түгел, Муса Җәлил, Гитлер белән дә бәйләп, фашистлар яклы итеп күрсәтү өчен кирәк иде. Әмма судта бу эшләре барып чыкмады, алар матбугатта минем хакта кара гайбәт тарату белән генә чикләнде. Хәзергә чикләнделәр, әмма һәр язмамда казынып, миннән дошман эзлиләр. Кызганычка, кешеләрнең кайберсе бу гайбәтләргә ышана, чөнки халыкта дөрес мәгълүмат юк. Түбән Кама шәһәреннән килгән хат та шуның ачык мисалы булып тора.

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №19)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар