“БОМБА”НЫ КЕМ КУЙГАН?

Татар яшьләренең күңел ачу, аралашу, эстрада йолдызлары, танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру урыны булган “Шәрык клубы”нда тагын бер яңалык. Анда “бомба”… эзләгәннәр. Кемдер шаяртып кына милициягә шалтыраткан да Татар иҗтимагый үзәге бинасына куелган шартлаткыч турында хәбәр иткән. Ул шалтыратучы “шаянны” да жәллим инде, “ялган чакыру” турындагы маддәне белми, ахры.

Бүген бик актуаль тема шул “бомба”лар. Кая куймаслар да кемне шартлатмаслар. Хәер, алай дип утырсаң, өеңнән чыгарга да кирәк түгел.

Булган вакыйга турында клубның активисты Азат Нурмөхәммәтов белән сөйләштек.

–            …Пәнҗешәмбедә җырчы Мөнир Рахмаевка багышланган чираттагы очрашу булган. Кемдер Татар иҗтимагый үзәгенә “бомба” куелган дип хәбәр иткән, шуны эзләгәннәр. Анысы бер хәл, башка ягы да бар әле. Безнең клубта яңа килгән кешеләргә анкета тутырту гадәте яшәп килә. Шул анкета буенча телефон номерларын алабыз да, кичәләргә чакыру өчен, яшьләргә смс-хәбәр таратабыз. Хәзер шул анкеталарны карап утырам. Ул көнне тәүге кат килүче 10-15 татар егет-кызлары булган, алар башка килмәс микән инде?! – дип борчылу белдерде Азат Нурмөхәммәтов. – Кем шулай дип шаярырга мөмкин икән?”

–            Әй, Азат, борчылма. “Шәрык клубы”на бары тик аңлы, кыю, үз фикере булган яшьләр генә йөри. Андый шаяру белән генә куркытып булмас аларны. Кайчандыр мин йөри торган электричканы да, басу уртасында туктатып, “бомба” эзләгәннәр иде, аңа карап кына электричкадан “попутка”га күчмәдем бит.

Мөнир Рахмаев исә бу вакыйганы үз дошманнары оештырган дип саный. “Йолдыз”дан көнләшүчеләр аз түгелдер анысы, бу вариантны да читтә калдырырга ярамый. Бу авыр заманда кем кемнән көнләшмәс…

Әлеге кичәне оештыручыларның берсе, активист шагыйрь Рифат Сәлах вакыйганы болай сурәтләде:

–            Килдек. Утырдык. Сөйләштек. 19:40 сәгать тирәсендә милиция вәкилләре кереп, бинага куелган “бомба” турында миңа хәбәр итте. Тиз арада урамга чыгарга куштылар. Тикшерделәр. Юрист буларак әйтәм, барысы да законлы. Кичәнең шулай тәмамлануы гына кызганыч. Ахырга кадәр калмадым, ни булып беткәнен белмим. Ләкин мин кайтып киткәндә, Мөнир Рахмаев белән чиратлашып фотога төшәләр, аның белән урамда гына әңгәмә коралар иде. Ә җырчы янә тагын бер кичәне тыныч шартларда уздырырга ризалашты.

Бәлки, әлеге бинада эшләп килүче “Азатлык” яшьләр берлегенә, яки “Фикер” клубына үч тотучылар бардыр?! Бәлки, башка кичәләр кемгәдер ошап бетмәгәндер. Ләкин ул кичәләр оешканчы, “Шәрык клубы” пәнҗешәмбедә генә җыела иде. Күрәсең, “бомба” куючы бу хакта белгәндер. Бәлки башка кичәләр турында бөтенләй хәбәрдар булмагандыр, кем белә бит?! Сораулар арта гына.

Ахырдан милиция яшьләрне дә сораусыз калдырмаган: сез монда ни белән шөгыльләнәсез, янәсе. Кем кемне үпкәләткән? Сугышучылар булмаганмы? Нәрсә турында сөйләшәсез бу клубта? Сәяси темаларга сөйләштегезме? Әле фотога да төшереп йөргәннәр икән. Өстәлдә калган кәгазьләрне… Шулай итеп, “бомба” эзләгәннәр! Шатлык: шартлаткыч табылмаган! Кем шалтыратуын ачыкларга вәгъдә иткәннәр итүен. Киләчәктә тагын ничә “бомба” куярлар, ничә тентү булыр – билгесез. Юкса “Шәрык клубы”на йөрүче яшьләрнең беркемгә дә зыяны тигәне юк. Бөтен яшьләр исеменнән сорыйсы килә: куймагыз инде шунда “бомба”!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №49)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар