“БЕЗНЕҢ МЭРНЫ УТЫРТТЫЛАР”

Әле кар эремәгән иде. Самара өлкәсендә урнашкан Тольятти шәһәренә барырга туры килде. Берничә тапкыр. Шунда Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасындагы аермага шаккатып кайттым. Әле, өстәвенә, без узган маршрут Ульяновск өлкәсенең бер почмагы белән дә “очраштырды”.

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР…

Аерманың иң беренчесе һәм иң башлап сиздерә торганы – юллар. Ул – чик арасын тоемларга ярдәм итүче беренче күрсәткеч. Казан шәһәренең юлларыннан зарланып туялмаган мин, Ульяновск чигеннән кергәч үк, шул юлларны сагына башладым. Ике-өч сәгать “бөке”дә утырырга да ризамын, тик ул юлларны Ходай күрсәтмәсен. Чайкалып, сикереп, әллә нинди куркыныч “манёврлар” ясап бара-бара, күңел болгана башлады. Машинаның төбен кырып, чокырларга чумып йөри-йөри, Хмелевка дип исемләнгән авылга барып чыктык. Менә бу авылны үзәк трасса дип атау һич кенә дә мөмкин түгел инде. Һәрхәлдә, шулай саналса да. Шул авылдан әллә нинди сюрпризлар көтәргә мөмкин. Беренче тапкыр барганда каршыбызда ватылган “фура”ны озак кына көтәргә туры килде, чөнки юлга бер генә рәт машина сыя ала. Кайтканда шул 5-6 чакрымга сузылган авылда гына буран иде. Икенче барганда Хмелевкадагы юлны бөтенләй чистартмаганнар һәм без батып калдык… Кыскасы, Тольятти якларына үз машинагызда юл тотсагыз, көрәк тә алырга онытмагыз. Машинаның аскы ягы исән калсын дисез икән, 5-6 чакрымны көрәп барырга туры килмәгәе! Монысы кыш көне, ә яз көне көймә белән ишкәк алу мәҗбүри! Шунысы кызык: бу авылда машиналар еш кына батып кала, ди, һәм аларны “коткаручылар” байтак. Бу коткару эше аерым бер бизнеска әверелгән һәм машина кем йорты янында батып калса, ул – шуның төшеме. Машина карга батып 10 минут та үтмәде бер абзыең көрәк, бер чиләк көл күтәреп чыгып та җитте. Эшен башкаргач, акчасын да сорап ала белде.

– Из Татарии, да? – дип елмая үзе.

Кызык яши анда кеше! Ульяновск якларында диюем. Өйләре бөтенләй буялмаган, капкалары кыйшайган, капка төбен кардан чистарту турында әйткән дә юк. Бөтен юынтык сулары авыл уртасыннан уза торган юлда.

Дмитровград шәһәренә җитәрәк, 6 чакрымлы урманны уздык. Куркыныч үзе, әмма искиткеч матур. Таң калып утырдым.

Самара өлкәсенә кергәч исә, юл бераз яхшыра төште. Тик барыбер безнең республика юлларына җитми инде.

КАЙДА НИНДИ ГАИ?

Юл кешесенең төп кайгысы – әхлаксыз юл сакчылары, ягъни “ГАИшниклар”. Казаннан чыкканда ук, бер маҗарага юлыктык. Арттан ДПС машинасы куып тотты. Бернинди “сызыксыз” юлда, кагыйдә бозып, бер “КамАЗ”ны узганбыз икән. Итагатьле йөртүчебез машинадагы “хокук сакчысы” белән сөйләшкән арада, мин урамда тәмәке тартырга чыкканын “штурмладым”.

– Без нинди дә булса кагыйдәне боздык мәллә?

– Әйе. Машинаны тиешсез җирдә уздыгыз.

– Штрафмы?

– Юк. Машина йөртү хокукыннан “колак кагасыз”. 4-6 айга.

– Әйдәгез танышыйкмы соң инде?

– Мин Камил. Майор.

– Озак эшлисезме?

– Әйе. Пенсиядә инде мин. Әле алай да эшләп йөрим.

– Димәк, төшемле эш инде. Килешәсезме?

Бу соравым Камил “бабайга” ошап бетмәде. Урыныма кереп утырырга кушты да үз урынына “чумды”.

Кыскасы, хокук сакчылары йөртүчебезгә 5 мең сумлык штраф “чәпәп” саубуллашты. “Сөйләшә белмисең син малай” дип тә үпкәләткәннәр әле. Бер дә юкка куып тотмаганнар үзен. Баксаң, акча артыннан йөрүләре булган. Монысы Татарстанда булды.

Тольятти шәһәрендә ДПС машинасы 3 мәртәбә туктатты. Өчесенең ник берсендә ришвәт алсыннар, я штраф язсыннар!!! Өч мәртәбә кисәтү ясадылар, аңлаттылар, игътибарлырак булырга киңәш иттеләр. Әллә өч тапкырында да яхшы кешеләр туры килде, әллә, гомумән, Самар а өлкәсендә икенче закон – аңламассың! Бәлки, Татарстан кешеләренә башка караштыр?!

Ульяновск өлкәсендә дә ришвәт алу белән шөгыльләнү киң таралган. Анда бөтенләй әрсез рәвештә үзләре сорап ала. Әле сатулашып та утыра аласың. Тик ришвәтнең барысын да хәл итәчәге – ачык мәсьәлә.

БЕР СУМ, ИКЕ СУМ…

Барганда, сүз иярә сүз чыгып, нефть турында сөйләшү булып алды. Акыллы беребез: “Татарстан – нефть төбәге. Ә Самарада нефть чыкмый. Бензин кыйммәттер анда”, – дигәч, Казаннан ук запас белән килдек. Самара өлкәсе чигеннән кергәч кенә, авызлар кирегә ерылды. Ялгышканбыз икән. Анда АИ-92 – 16 сум, АИ-75 13 сум 50 тиен тора. Һәм ягулык станциясенең күплегенә дә исең китәрлек. Һәр 100 метр саен булмаса да, 300 метр саен берәр АЗС туры килә. Бәяләре дә төрле. Әйтик АИ-92 бензины 16 сумнан башлап 22 сумга кадәр булырга мөмкин. Сезгә ничектер, миңа Татарстан бәяләренең зурлыгы өчен оят булып китте. Сатучылардан кызыксынмыйча булдыра алмадым. Каян кайтаралар икән боларга бензинны? Республикабызның күпчелек АЗСларына кебек үк, аларга да Уфадан кайта икән. Бәяләрдә нигә шундый аерма булуын гына аңлата алучы табылмады. Сыйфатына килсәк, йөртүчебез сүзләренә караганда, Татарстанныкы күпкә яхшырак.

Шулай ук Тольяттида “иномарка” машина күрү – сирәк бәхет. Беренче көнне килгәч тә аңламадым: светофорга туктаган 12 машинаның безнекеннән кала барысы да “унлы”лар. Әйтерсең Тольяттида башка машина юк. Баксаң, шәһәрнең үзендә “унлы”ларны җитештерүче завод бар икән. Чагыштырмача арзан бәягә, биредәге заводтан сатып алып, башка регионнарга ташыйлар, ди.

Тагын бер бик зур аерма – һава. Нигәдер, бик пычрак дип саналган Казанда, Тольяттидагы кебек гел газ исе килми. Ә менә анда килә. Лондондагы сыман бертуктаусыз томан. Анысы да томан кебек түгел, таралган газ сыман.

Хатын-кызның яраткан шөгыле бәяләр чагыштыру, дип беләм. Кибеткә кергәч тә, иң беренче игътибарга алганым ипи бәясе булды. Казанда 13 сум торучы ипи анда – 17 сум. 100 граммы Казанда 7 сум торган Корея салаты анда – 12 сум. Шулай азык-төлекне чагыштыра торгач, алар кыйммәтрәк яши икән дигән фикергә килдем. Ә менә порошок, сабын ише вак-төяк, киресенчә, бездә 3-4 сумга кыйммәтрәк йөри. Шәһәр эчендә йөрүче “ГАЗель”ләрдә бәя ике төрле куела. Әгәр син район эчендә генә барасың икән – 14 сум, әгәр күрше районга юнәлсәң – 18 сум түлисең.

Казанны хәтерләтә торган һәм туган якны сагынган саен бара торган җирем ул… “Park house” булды. Кибетләрнең урнашу рәвешенә кадәр бертөрле икән. Нәкъ Казандагыча.

Тик бер генә әйбер Казаннан бик аерыла. Кая гына карасаң да – неформаллар. Колагына, борынына алка таккан егетләрдән, ыбыр-чыбыр аскан, төбе җиргә кадәр асылынып төшкән чалбар кигән кызлардан туйдыра башлады. Үз машинаң белән килсәң, аны куярга да урын юк. Тирә-як тулы машина. Күрәсең, кичен бар кеше бирегә килә һәм бу шәһәр эчендә шундый зур масштаблы бердәнбер кибеттер.

КУНАКЧЫЛ ТАТАРЛАР

Тольяттига килгәч тә, “мотор” тотучы бер кызны утырттык. Юл күрсәтүче кирәк иде. Ә ул татар кызы булып чыкты. Безнең Татарстаннан икәнне белгәч, сөенгәнен күрсәгез! Татарча сөйләшә башлады, үзен Гүзәлия дип таныштырды. Әти-әнисенең Апас районыннан булуын, үзенең дә кайчандыр анда булганлыгын сөйләп кинәнде.

– Әйдәгез, сезне озатып куям, калганын үзем кайтырмын. Кардәшләремне ничек бер белмәгән шәһәрдә калдырыйм инде, – дип, безнең хакта кайгыртырга тотынды. Телефон номерларын калдырды, кунакка чакырды.

Ахырдан гына белдек: Тольяттида татарлар бихисап. Аларның бер-берсенә мөнәсәбәте дә туганнарча. Татарлык кадере чит өлкәдә үсә, сынала, яңара икән ул.

Шәһәр мәчете белән дә сокландырды. Бер казах кешесе салган мәчет дип сөйләделәр. Кемгә ничектер, әмма миңа ул мәчет Кол Шәрифнең кечерәйтелгән, кызыл кирпечтән салынган вариантын хәтерләтте. Намазга да халык күп килә икән. Гади көннәрдә дә тирә-ягы машина белән кайнап торган мәчеттә, җомга көнне ни булуын күз алдына китерүе кыен түгел. Бик аз гына булса да, яулыклы кызларны да очратырга туры килде.

Тольятти халкы татарстанлылар турында бик яхшы фикердә. Аеруча, президентыбыз Минтимер Шәймиевны мактап телгә алдылар. “Мол одец ул сезнең”, “сезнең президент әйбәт шул, шуңа Казан матуррак”, “безнең мэрны, коррупция белән шөгыльләнгәнгә утырттылар, ә сезнеке халык өчен эшли”, “сездә кар бураны булганда да гел җыештыру эшләре алып барылды, ә бездә әнә һаман бетми”… кебек сүзләрне күп ишетергә туры килде. Сайлау алдыннан килгәнгәме, һәр әңгәмәнең төп темасы безнең “бик-бик яхшы” президентка һәм булачак сайлауларга кайтып кала иде. Тольяттида Курылин, Пушков фамилияләрен агитацияләгән листовкаларны таратсалар, юл өстендә кала торган Дмитровградта Молочков исеме һәр баганага язылып ябыштырылган.

Бер рус егете, Татарстаннан булуымны белгәч: “Сездә 4 хатын алырга ярый икән, Казанга күчеп киләм әле”, – дип көлдерде. Аңа һәм тагын берничә кешегә бездә дә күпхатынлылык юклыгын аңлатырга туры килде.

Тольяттида карап йөрерлек, искиткеч матур культура үзәкләре юк диярлек. Караңгы шәһәр булып тоелды ул миңа. Шәһәр тарихын сөйләргә кушкач, Надя исемле танышым: “Тольятти – кеше сөякләре өстендә төзелгән шәһәр…”, – дип сөйли башлагач ук, тәнем чемерди башлаган иде. Кайтырга кузгалганчы куркып йөрдем. Бу шәһәр күңелемә “унлы” машиналары, томанлы һавасы, ватык юллары һәм кунакчыл татарлары белән кереп калды.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

P.S. Бу язманы әзерләп бетерер алдыннан, Тольяттида танышкан бер егет шалтыратты. “Казанда Кремльне яшелгә буйыйлар диделәр, ну кызык була икән”, – дип шаккаттырды ул мине. Каян чыккан “төтендер” – алдагысын күз күрер, дидем үз алдыма.

(“Безнең гәҗит”, №21)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар