“БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” КУНАК БУЛДЫ

Казанда ничә ел укып, шул “Шәрык клубы”на бер барып карамадым. Юкса “Безнең гәҗит”тә дә әлеге милли-мәдәни үзәк хакында күп яздылар. Төркемдәшләрем дә анда еш була.

Узган пәнҗешәмбе кичендә әлеге клубта булырга туры килде. Эшсезлектән интеккәндә исемә төште дисәм, дөресрәк булыр. Җәй уртасында да яшьләр йөри микән, нишлиләр анда, янәсе. Аннары, ара-тирә газета укыгач, биредә кичә саен ниндидер кунак булуы да – минем өчен яңалык түгел.

Ә менә кичәнең кунагы Илфат абый Фәйзрахманов икәнен белгәч, чаптым бу кичәгә.

Әңгәмә “Безнең гәҗит” газетасының ничек “сулавы”, ни белән яшәве, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләшүдән башланды. Татар радиолары яшәеше, тарих, сәясәт… “Тәртип FM”ны күпчелек хуплап каршы алган дип аңладым. Бүгенгеләре тәнкыйтьләнде. Һәр кешенең зәвыгына күрә инде. Үзем исә, нинди генә булса да, татарча радиоларның эшләвенә сөенәм.

Әйе, күп тема кузгатылды. Мөселманнар дөньясында күзәтелүче кризис хакындагы фәлсәфә белән нокта куйдык. Инде кунакны озатып, яшьләр генә калгач, дуңгыз ите нигә хәрәм, дигән темага да фикер алышу булды. Бу хакта олы бер мәкалә язарлык мәгълүмат тупланды инде.

Гел бәхәсләшеп кенә утырмадык, билгеле. Баянга кушылып җырлавыбыз үзе ни тора, җәмәгать?! Студент кеше буларак, сөйләшүнең чәй өстәле артында барганын да әйтми булмас. Кәнфит, прәннек, печенье… Аларын да мөхәрриребез күтәреп килгән икән. Менә булды мәҗлес!

Бирегә зәвыклы, белемле татар яшьләре йөрүен ассызыклыйсы килә. Кичә кунагына юлланган сораулар аша яшьләрнең киң эрудициясе шунда ук колакка “ябыша”. Әнә Айнур Солтанов, тарихны айкап-чайкап, бүгенге белән чагыштырып, бер-бер артлы өч сорау “чәпәде”. Русия Ислам университеты белән бергә Казан дәүләт университетында укый икән үзе. Мондый егетләребез булганда яшибез әле, Алла боерса.

Татарстанда Ислам дине укыту системасы, сәясәтчеләрнең дингә мөнәсәбәте… Әйтик, нигә Путин, Медведевлар гел чиркәүдә дә, ә безнең Татарстан сәясәтчеләре мәчеттә түгел? Халыкны дингә тартуда алар да зур роль уйный ләбаса. Түбәтәй генә кияргә кем дә булдыра. “Могҗизалар кыры”н алып баручы Якубович та әллә ничә тапкыр киде инде аны. Ни өчен мөселман дөньясы кризис кичерә? Исламда күптөрле агымнар барлыкка килүен ничек аңлатырга?

Айсылу Амишева моны мөселманнарның белемсез булуы, Ислам дине укыту үзәкләрендә дөньяви белем укытылмавы аркасында дип таныды. Яулыклы кызыбыз әлеге өлкәдә миннән күбрәк хәбәрдар булса да, бу фикер белән килешә алмыйм. Мәсәлән, мин белгән мөселманнар һәр өлкәдә дә үз сүзен әйтә ала. Шуңа күрә алар белән аралашу да кызыграк. Әллә миңа гына шундый белемлеләр очрап тора, әллә үзем шыр надан – аңламассың.

“Шәрык клубы”н оештыручы Сәүбән әфәнде Закиров сүзләренә караганда, бирегә мөселман яшьләре генә түгел, керәшен татарлары да килә икән. Гомумән, татар яшьләрен шулай җыйнап, фәлсәфи әңгәмә куерту, безгә үрнәк булырдай шәхесләр белән бер өстәл артында фикер алышу – файдалы шөгыль. Әлеге үзәк – яңа дуслар табу өчен дә шәп урын.

Барыр алдыннан, бирегә гел бер үк кешеләр йөридер, ала карга булып утырмам микән, дип уйлаган идем. Юкка шүрләгәнмен. Әнә бит Гөлнараның да беренче мәртәбә килүе икән. “Мәдәни җомга” газетасы редакциясенә кереп, адресларын белешеп йөргән хәтта. Үзенә 23 яшь. “Моңарчы кайда йөргәнмендер. Киләсе атнага тагын барам”, – диде ул аерылышканда. Ахырга таба туганлашып аерылышасың шул.

Юк, тоз да ялатмыйлар, аю да биетмиләр анда. Әмма фикерләү сәләтен үстерү, тәртипле, белемле дуслар булдыру, үзең өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат туплап, шул ук вакытта күңелле ял итеп кайту өчен менә дигән урын. Күрерсез: якын киләчәкнең татар зыялыларын нәкъ менә әлеге клубка йөрүче яшьләр тәшкил итәчәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №26)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар