“БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” ИФТАРЫ

“Безнең гәҗит”нең барлыгын моңарчы белмәгән бер танышым күптән түгел миннән: “Безнең гәҗит” – дини газетамы ул?” – дип сораган иде. – Юк, дини түгел, әмма динле газета, – дип җавап бирдем мин шул чакта. Чөнки газетада, башка сәхифәләр белән бергә, дингә дә зур урын бирелә. Сәхифә диннән ерак булган кешегә дә аңлаешлы һәм аны, кызыксындырып, иманга җәлеп итү максаты белән әзерләнә. Ул чакта “Безнең гәҗит”нең 5 сентябрьдә “Ифтар-марафон”ны үз “кулына” алачагын белмәдем.

Әй, башыннан сөйлим әле… Рамазан аеның һәр көнендә “Шәрык клубы” мөселманнар өчен үз ишекләрен ача. Биредә, көн саен берәр матбугат чарасы изге, саваплы эш башкара – Ифтар мәҗлесләре уздыра. Үзем инде өч кичәдә булырга өлгердем. Әйтергә кирәк, һәр кичә үзенчәлекле үтә. Алар гел дин хакында сөйләшеп, дога укып, фәлсәфә сатып утыруга гына кайтып каладыр, дип уйлый күрмәгез тагын. Андый күңелсез кичәгә халык йөрмәс иде, ә кеше йөрмәгәч, аны оештырудан ни мәгънә? Әйтик, “Безнең гәҗит”кә кадәр “Яңа гасыр” радиосы һәм “Ватаным Татарстан” журналистлары Ифтар мәҗлесе оештырды. Икенче очракта халык аеруча күп килгән иде. Иллеләп кеше санадык. Бер урындыкка икешәрләп утырырлык санда халык җыелса да, биредә һәркем – көтеп алынган кунак.

“Шәрык”ны хәзер татар яшьләре клубы дип кенә атау мөмкин түгел. Бирегә яше дә, карты да йөри. Килгән кунаклар белән журналистлар арасындагы әңгәмә, кызыксындырган сорауларга җаваплар, бер чәй өстәле артында гәп куерту… Кызык! Ә журналист халкына укучыларның газетага булган мөнәсәбәтен уртага салып сөйләшү, аларны борчыган проблемаларны ачыклау файдалы.

“Безнең гәҗит” газетасы исә үз ифтар мәҗлесен татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, вакытсыз арабыздан киткән Рәшит Ягъфәровны искә алуга багышлады.

– Минем үземә Рәшит абый Ягъфәровның вакытсыз арабыздан китүе бер шок булды. “Шәрык” клубында “Ифтар-марафон”да билгеләнгән көнебез җитәрәк, башыма уй килде: “Тукта, бу кичәне газетабызга багышламыйбыз. Инде безне беләләр, ә аралашырга кирәк булса, сайтыбыз бар, андагы мәкаләләр астына фикерләр язарга мөмкин. Әгәр минем үземә, безнең эшчәнлегебезгә кагылышлы сораулар булса, мин берсен дә җавапсыз калдырмыйм. Аннан хатлар аша да язышабыз… Шуңа аралашу өчен аерым ихтыяҗ юк. Ә бу очрашуны Рәшит абый истәлегенә багышларга кирәк”, – дидем. ТИҮдә дә артык искә алмадылар бугай, һәрхәлдә, мин сизмәдем моны. Бер могҗиза, иртәгә кичә буласы көнне “Шәрык” клубыннан шалтыраталар: “Безнең гәҗит”тә Рәшит Ягъфәровны бик яхшы итеп искә алганнар. Рамазан аенда аның кичәсен үткәрергә аерым бер көн юк, каршы килмәсәгез, шул хакта да сөйләшсәк иде”, – дип телефонның теге ягында кыюсыз гына Гамил Нур миңа мөрәҗәгать итә… Шулай итеп, минем сюрприз барып чыкмады…

Бүген Рәшит абый турындагы истәлекләребез белән уртаклашырбыз. Рәшит абый бик тыйнак кеше иде. Аның турында гына сөйләшеп утырсак, кабул итмәс үзе дә. Шул Рәшит абый аркылы милли хәрәкәтнең бүгенге хәле турында да фикерләшсәк, кичәбез эшлекле һәм файдалы үтәр…

Кичәне Илфат Фәйзрахманов шулай дип ачып җибәрде.

Ифтарга күпчелек “Безнең гәҗит”тәге һәм “Матбугат.ру”дагы белдерүне ишетеп килгән иде. Аларның барысы да Рәшит Ягъфәровны белә икән. Аның рухына догалар кылдык. Гамил Нур Рәшит абыйның үз тавышын ишеттерде. “Азатлык”та шигырьләрен яздырып калдырган булган…

Бәрәңге алыр өчен көннәр җылынуын көткән халык авылларына таралышып беткәндер, дип борчылуыбыз юкка булган, зал тулы иде.

“Безнең гәҗит”тәге игъланнан “Шәрык клубын” эзләп килгән укучылар арасында гозерлеләр дә бар икән. “БГ”га ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп бит. Әнә “Тәртип FM” радиосы эшләүдән туктау өлкән буынны битараф калдырмаган. Өлкән укучыбыз Әлфия апа Мөхәммәдиева бу хакта ачынып сөйләде. Алар хәтта президентыбыз Минтимер Шәймиевка хат язуга кадәр барып җиткән. Аның белән “БГ”да таныштырырбыз соңрак. Әлбәттә, “Безнең гәҗит” бу радиога беренче көннәрдән үк теләктәшлек күрсәтте, моннан соң да аның, чын мәгънәсендә, законлы рәвештә эшли башлавына өмет белән яши…

Кыскасы, кунакларга ничектер (һәрхәлдә, рәхмәтләр әйтешеп таралыша алмыйча озак утырдык, чәйнегебезне кабат-кабат яңартып бушаттык), безнең үзебезгә дә ошады ул.

Ифтар мәҗлесебезне ике сүздә генә язармын дигән идем, кичәдә таралыша алмаган кебек озынга сузылды бугай. Шуны гына өстәп әйтәсем килә: “Шәрык клубы”нда алга таба да кызыклы очрашулар булачак. Ифтар мәҗлесләренә рәхим итегез. “Ифтар-марафон” эстафетасы башкалар кулында.

Менә аның графигы:

  • 10.09.08 – Юныс Камалетдинов
  • 11.09.08 – www.tnv.ru
  • 12.09.08 – www.kaefnichek.ru
  • 13.09.08 – “Ирек мәйданы” һәм “Матбугат.ру”
  • 14.09.08 – www.tatclub.net
  • 15.09.08 – Искәндәр Сираҗи
  • 16.09.08 – Зыялы агай
  • 17.09.08 – “Атабай суы һәм Рамазан”
  • 18.09.08 – www.azatliq.org
  • 19.09.08 – www.tatar-congress.org
  • 20.09.08 – www.bulmas.ru
  • 21.09.08 – “Хиҗаз”22.09.08 – Дамир Зәйнуллин тарафдарлары
  • 23.09.08 – Исхак Лотфулла тарафдарлары
  • 24.09.08 – Вафирә Гыйззәтуллина тарафдарлары
  • 25.09.08 – www.tatyash.ru
  • 26.09.08 – www.intertat.ru
  • 27.09.08 – “Үзебез” хәрәкәте
  • 28.09.08 – Фәрит Хәбибуллин тарафдарлары
  • 29.09.08 – Әбрар Кәримуллин тарафдарлары

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №36)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар