“АЛЛО, КЫШ БАБАЙ…”

Ул мине иртәнге 6да йокыдан уята, төнлә дә төшемне бүлеп шалтырый, маршруткада да тынгы бирми, чиратта торганда да сумка төбеннән аваз сала… “Алло, Кыш бабай…” хәбәреннән соң телефонымның тынып торган чагы да юк. Шунысы рәхәт: аның шалтыравы мине туйдырмый, ә киресенчә, ошый. Газета укучылар белән аралашу шулкадәр рәхәт, күңелле, искиткеч кызык… Аны сөйләп кенә аңлату мөмкин түгел. Шуңа күрә әлегә кадәр төнлә дә җавап биргән чаклар булды. Ә иртәнге 6да шалтыратучы Башкортстаннан иде. Аларда вакыт ике сәгатькә алдарак булгач, эшкә килү белән Кар кызы белән элемтәгә керергә булган, күрәсең. “Мин Башкортстаннан, менә интернеттан укыдым да…” дияргә генә өлгерде ул. Казанда сәгать ничә булуын чамалап булса кирәк, телефонын куйды.

Японнар ничек яши?

Шулай да иң беренче шалтыратучы Яр Чаллы шәһәреннән Лилия ханым Гозәерова булды.

– Газетагызны бик яратам, теләсә кайсы тема турында да яза аласыз, алга таба да шулай яхшы гына эшләгез. Язмаларны һәр чәршәмбе энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам. Беренче яртыеллыкка әнкәй язылды инде, ә үзем киосктан алам. Ул бездә 8 сум тора, – диде Лилия ханым.

–            Кыш бабайдан ни көтәсез соң?

–            Исәнлек-саулык телим, бары шул гына.

Шул ук шәһәрдән Сирень апа Хәмитова шалтыратты. Аның тәкъдимнәре бик саллы булып чыкты һәм без аларга, һичшиксез, колак салачакбыз.

–            Газетада укучылар иҗаты өчен “Күңелем көзгесе” дигән аерым сәхифә булдырмассыз микән? Кайчакта тулаем бер бит шигырьләр дә укыйсы килә.

“Иманга юл” сәхифәсендә кечкенә догалар, вәгазьләр җитеп бетми. Мәсәлән, юлга чыкканда укыла торган дога яки башкалары басылса, бик файдалы булыр иде.

Республикабызда бик күп районнар бар. Атна саен берәрсе турында белешмә биреп барсагыз иде. Чыгышым белән Башкортстаннан булгач, Татарстандагы бар районны да белмим. Аларның географиясе, күпме кеше, нинди милләтләр яшәве, гореф-гадәтләре һәм башка яклары кызык миңа.

Газетадагы “Аулак өй” сәхифәсе дә бик ошый. Элек аулак өйләрдә танышкан, кавышканнар бит инде. Шунда нинди уеннар уйналган, төрле язмышлар турында язылса шат булыр идек. Менә минем әбием үзе белән аз гына керосин алып аулак өйләргә йөрүе турында сөйли иде.

Шулай ук төрле милләт-халыкларның гореф-гадәте турында да язсагыз иде. Мәсәлән, японнар ничек яши?

Яңа ел белән котлап саулык-сәламәтлек, бәхетле-имин тормыш, хәерле кичләр, нәтиҗәле эш көннәре телим.

–            Кыш бабай капчыгыннан ниләр көтәсез, Сирень апа?

–            Ике балама һәм үземә саулык-сәламәтлек көтәм.

Сирень Хәмитованың 1 гыйнварда туган көне икән. Алдан ук котлап, барлык теләкләре дә тормышка ашуын телибез.

Арча районы Якты Көн авылыннан Венера Шакирова уен-көлке белән:

– 39 яшемә җитеп тә Кыш бабай тавышын ишетә алмам микәнни? – дип уфтанды.

–            Нинди теләк-тәкъдимнәр белән шалтыратасыз, Венера ханым? Мин аларны түкми-чәчми Кыш бабайга җиткерермен.

–            Безнең авыл бик матур урында урнашкан. Аш бүлмәсе тәрәзәсеннән урман күренеп тора. Ә аның эчендәге матурлык! Яшь чакта рәсемнәр ясый идем. Шушы матурлыкны мәңгеләштереп булса иде дип телим. Сер итеп кенә әйтәм: күптәнге хыялым – фотоаппарат алу. “Вамин”да эшлибез бит, сеңлем. “Вамин” ул инде акча түгел, “вкус и витамин” гына. Менә, сеңлем, син “БГ”да эшләгәч, Илфат Фәйзрахмановны да күрәсеңдер инде. Шуңа әйт әле, бер язылучысы кимеде диген.

–            Нинди хатабыз бар, Венера апа?

–            2009 елда “Көтүче” конкурсында 19 февральдә басылган исемлектә мине җиңүче дип атаганнар. Бүләк җибәрербез дигәннәр, ләкин миңа берни дә килмәде. Берничә тапкыр шалтыратып та карадым. Бүләк сорап шалтыратуым түгел иде, почта гаебе белән югалмасын дип уйлаган идем. Газетагызга Аллага табынган кебек табынып, укып, кая барсам, шунда пропагандалап йөрдем. Әйтәсе килгән фикерем шул иде, сеңлем. Эшегездә уңышлар телим, сау булыгыз.

Бу сүз Венера ханыма гына түгел, башка конкурсларда җиңүчеләрне дә бүләкләр редакциядә көтә. Аларны якыннарыгыз аша да биреп җибәрә алабыз. Инде андый җай булмаганда гына почта аша салабыз. Шуны шалтыратып хәбәр бирүегез генә сорала.

“Кыш бабай, кире шалтырат!”

Һәрхәлдә, шалтыратулар һәм хатлар гына кабул ителә дисәк тә, СМС хәбәргә дә күмеп ташладылар мине.

…0743 абоненты шалтыратып уйнап арыгач, СМСлар яза башлады. Башта “Сәлам, Кыш бабай! Якынлашып килүче Яңа ел белән!” дип язса, икенче СМС теләкләргә багышланган иде. “Миңа телефон яки гади бүләк җибәр әле. Җавап бир, зинһарJ”

Телефон алып бирү хәлемнән килми инде анысы, ә менә “гади бүләк”нең ни икәненә әле дә төшенә алмыйм. Аның каравы, …64128 абоненты вакланып тормаган, ичмасам. “Кыш бабай, миңа уенчык аю кирәк” дигән хәбәре артына тулы адресын язып куйган да, вәссәлам. …29914 абоненты бик озын хәбәр юллаган. Ул Кыш бабай капчыгыннан “бик әйбәт телефон” көтә. Бик әйбәт телефон үземә дә комачауламас иде. Алло, Кыш бабай, ишетәсеңме мине?..

Кайберәүләрнең суык үзәгенә үткән, ахры. “Сәлам, Кыш бабай! Ничек хәлләр? Кайчан җылыта?” дип язган иде …22892 абоненты. Гомумән, Кыш бабайның хәлләрен сорап язган СМСлар бик күп булды. Башка юлы язып мәшәкатьләнмәс өчен җавап бирим әле: Кыш бабай бик картайса да, хәлләре яхшы. Бигрәк тә бу салкын көннәрдә үзен бик яхшы хис итә.

Редакция коллективына рәхмәт әйтеп язган СМСлар бик күп килде. Арада аерым тәкъдим юллаучылар да бар. Мәсәлән, …97238 абонентыннан килгән СМС: “Сезнең гәҗит супер. Бигрәк тә Илфат Фәйзрахманов һәм Эльвира Фатыйхова язмаларын яратып укыйм. Дин турында күбрәк язсагыз иде, мин бөтен проблемалар да шул дин аз таралганлыктан дип уйлыйм. Бигрәк тә суицидлар. Дин булса яшәрбез әле!”

Хезмәтебезне күрәсез, бәялисез икән, без бик шат. Сезнең мактау сүзләре тагын да кызыклырак язмалар иҗат итү өчен бер стимул булып тора, илһам бирә. Ә бу илһам, үз чиратында, язмалар рәвешендә сезгә кире әйләнеп кайта. Димәк, без бер-беребездән аерылгысыз.

…10518 абоненты кире шалтыратуымны үтенеп, хәтта ике тапкыр СМС юллады. Бу хәлгә көләргә дә, еларга да белми аптырап калдым. Телефондагы акчам кызганыч түгел иде, әлбәттә, ләкин Кыш бабайның кире шалтыратканын кайчан күргәнегез бар, җәмәгать?

Әле …49303 абонентыннан тагын да кызыграк СМС килеп төште. “Исәнме, Кыш бабай! Сине озакламый җитәчәк Яңа ел белән котлыйм. Яңа елда бөтен теләкләр дә кабул була, диләр. Минем …49303 номерына акча салуыңны үтенәм. Минем теләгем дә Яңа елда кабул булыр дип өметләнеп калам. Сәлам белән Кыш бабайга хат”.

Кара әле, Кыш бабай, андый-мондый ул абонентка акча салырга уйласаң, минекенә дә сал әле, зинһар. Күпме салсаң, шулхәтле ашый ул минем, шуңа күрә аптырап торма. Никадәр бар – шулкадәр сал, яме!

Чүпрәлегә ни җитми?

Бу шалтыратуларның барысын да язып-теркәп барсаң, зур фәнни эш башкарып чыгарга булыр иде. Бүген мин шуны беләм: бар җәмгыятебез Кыш бабайга мохтаҗ икән безнең. Бу очракта газета мөхәррирен түгел, ә чын Кыш бабайны күздә тотып әйтәм. Күпме кеше могҗиза көтә.

Шул фәнни эшемнән бер нәтиҗә: Чүпрәле районының бөтен бала-чагасы Кыш бабайдан телефон көтә. Чүпрәле генә түгел, башка районнардан да телефон сорап шалтыратучылар булды, ләкин Чүпрәле рекорд сукты. Әле нинди телефон кирәк дип сорасаң, “әйбәт”не дип җавап бирәләр бит, килде-киттеле телефон гына ярамый. Кайберәүләр вакланып-нитеп тормый “Кыш бабай, миңа телефон кирәк” дип кенә хәбәр юллый. Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылыннан апалы-сеңелле ике кыз шалтыратып, берсенә ноутбук, икенчесенә телефон сорадылар. Шул ук районның Шәйморза авылыннан Рузилә Вахитова шалтыратты. “Менә минем янымда иптәш кызым Зөлфия дә утыра әле, аңа 10 яшь. Аңа телефон кирәк икән”, – диде ул.

–            Ә синең нинди теләкләрең бар?

–            Мин белмим дә.

–            Ә кемнең телефоныннан шалтыратасың?

–            Зөлфиянең…

–            Ник аңа бер генә телефон җитмимени?

–            Юк, бу аның әнисенеке бит…

Соңыннан Рузилә тагын бер кат шалтыратты. “Миңа да телефон кирәк икән, Кар кызы”, – диде ул миңа бик җитди төстә.

Буа районы Килдураз авылыннан Алия Шакирҗанова телефоны артында, кайберәүләрдән аермалы буларак, нидер пышылдап торган әнисе дә, әтисе дә ишетелмәде.

–            Әнием дә, әтием дә фермада эшлиләр, хәзер алар эштә. Миңа 10 яшь. Сеңлем Рамиләне карыйм. Ул әле бик кечкенә, 3 кенә тулды. Үзем гел “4”ле, “5”ле билгеләренә генә 4нче класста укыйм. Ә син чын Кар кызымы соң?

Шундый сорау биргән иң беренче очрак иде бу. Ни әйтергә белми аптырап калдым. И, Ходаем, бу җирдә могҗизага ышанучы, эчкерсез сабыйлар да бар икән әле.

–            Чын, – дидем самими баланы рәнҗетергә теләмичә. – Кыш бабайдан ни көтәсең, Алия?

–            Диск тыгып җырлата торган плеер була бит әле име, шуны сорап булмас микән Кыш бабайдан?

–            Алия, син инде зур кыз. Кешеләр бик күп зур бүләкләр сорый, аның бар кешегә дә бүләк таратырлык мөмкинлеге юк шул. Аңла инде, яме.

–            Алайса ул миңа әкият китабы булса да җибәрә алмас микән, сеңелемә укыр идем, – диде Алия.

Ризалашмыйча булдыра алмадым.

Алия, матурым, сиңа әкият китабын почта аша салдым инде. Каршыңда алдакчы булып каласым килми. Шуңа күрә бүләк сиңа килеп җитү белән, шул ук номерга шалтыратып, миңа хәбәр итсәң иде. Могҗизаларга ышанып яшә!

Шул ук авылдан Лилия Әхмәтова да “сотовый”ның яхшысын сорады. Шаккатам: үзләренә 10-12 яшь кенә әле юкса. Үзем 12 яшьтә, гомер буе укысаң да укып бетереп булмый торган, бик зур әкият китабы турында хыяллана идем. Ә бүген: “Ул телефон белән нишлисең, сеңлем?” – дип сорасаң, күбесе “уйныйм” дип җавап бирә. Замана балалары бит, нишләтәсең… Мәктәп укучысына телефон нигә кирәк булуын ничек кенә төшендерергә тырышсалар да аңламыйм. Кеп-кечкенә авыл эчендә аның белән нишләп була ул, әйтегез әле?!

Чүпрәле районы белән бәйле бер бик яхшы яңалыгым да бар. Бер кыз шалтыратты.

–            Минем бер кешене шатландырасым, Яңа елга аңа бүләк ясыйсым килә. Күптән түгел генә бер бик матур егетнең документларын таптым. Анда аның машина йөртү таныклыгы, техпаспорты бар. Кыскасы, тулы “бумажник” миндә. Чүпрәле районы, Иске Чүпрәледә яшәүче Фәнил Ринат улы Яфизов дип язылган.

Фәнил, документларың кирәк булса, Кар кызы номерына шалтыратсаң иде. Могҗизага ышанмаган булсаң, ышана башла!

Хәер, Кыш бабайга ышанмас җиреңнән ышанырсың хәзер. Арча районы Кырлай авылында 26 декабрьдә татар Кыш бабае резиденциясе ачылачак. Татар халкына Г.Тукайны һәм аның белән бергә күпме әкият бүләк иткән авыл – Кыш бабай кебек әкияти персонаж өчен иң шәп урын, миңа калса. Резиденция әлегә Тукай музеенда урнашачак.

Кемдер күрсәтелгән номерга СМС юллаган яки шалтыраткан һәм биредә үз исем-фамилиясен күрмәгән икән, күңелен төшермәсен. Газета бите XL үлчәмле капрон оек кебек сузылмый, шуңа күрә ачулана күрмәгез. Бу әле соңгы язма түгел. Биредә кемнеңдер исем-фамилиясен язуда хата җибәргән булсам да, гаеп итмәсәгез иде. Телефоннан дөрес ишетелмәскә дә мөмкин. Һәрхәлдә, 3-4 тапкыр кабатлап сорасам да. Шалтыратып, балачак хатирәләре, Яңа ел белән бәйле истәлекләр белән дә уртаклашсагыз иде. Аралашып яшик!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар