Өч бөртек сүз…

Әнием, гафу ит, рәнҗемә! Кояш батып беткәч кенә, үтеп баручы көннең Әниләр көне булуы капылт искә төште. Сеңелләрем сине телефон аша гына котламагандыр…

Гөлинә, гадәттәгечә, берәр сюрприз әзерләп куандыргандыр. Ул бит һәр бәйрәмгә берничә атна алдан ук сценарий төзеп куя, берәр мөгез чыгарып гаҗәпләндерә. Гөлшатның кулы җиңел: берәр тәм-том әзерләми калмагандыр. Әти дә, елдагыча, ике битеңнән үбеп: “Минем балаларым өчен синнән дә яхшырак әни була алмас иде”, – дидеме?! Алар белән чәй өстәле артында утырганда, олы кызың гына сине онытты дип уйладыңмы, әнием? Уйласаң да, мине ничектер, акларга тырышкансыңдыр… Синең күңелең киң, самими, эчкерсез бит. Үз балаң хакында начар уйлар башыңа да килмәгәндер.

Кичке сигез. Командировкадан Казанга кайтып киләм. Радиодан Альбина Вәгыйзованың “Яннарыңа кайтам, әнкәй” җырын тапшыралар.

Белеп торам: әнкәй көтә мине,

Бәйли-бәйли күңел ярасын.

Өметләрен җуймый күзәтәдер

Ишек белән капка арасын…

Күземә яшь тула. Соң бүген бит ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – бүген бит Әниләр көне! Тиз генә телефонны барлыйм. Беркайчан да сынатмый торган телефоным бүген зарядкасы бетеп сүнгән иде шул. Ул да мине акылга утыртам диде микән?!

Юкса үземә кат-кат вәгъдә биргән идем: әнине иртән тору белән, беренче булып котлаячакмын. Кайчакта әнә шулай эш мәшәкатьләре белән күмелеп калабыз да иң якын кешеләребез хакында онытып җибәрәбез. Хәер, алар безгә ачу да, үпкә дә сакламый. Тик үз күңелебез дә үле түгел бит. Хатабызны таныганнан соң, үзебез үк гаҗиз булабыз.

***

Узган атнада Казан шәһәренең “Гаилә” балаларга һәм гаиләгә ярдәм үзәге, аналар дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, “Ана матурлыгын данлыйк!” девизы астында бәйрәм кичәсе үткәрде. Анда башкалабызның 7 социаль яклау үзәгеннән сайлап алынган иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 55 ана чакырылган. Шәһәребезнең иң дәрәҗәле рестораннарыннан берсе “Траттория”дә булган бу бәйрәмдә төрле социаль яклау хезмәткәрләре чыгыш ясады, концертта исә “Зөләйлә” триосы солисты Ләйсән Мәхмүтова, “Самурай” төркеме, төрле иҗат коллективларын да күрергә мөмкин иде. Бюджет оешмасы оештырган чара өчен артык купшы бәйрәм булды дисәм дә арттыру булмас.

Социаль яклау хезмәткәрләренең күп булса 6-7 мең акчага эшләп йөрүләрен барыбыз да белә. Хөкүмәтнең бу өлкәгә тотылучы чыгымнары да рестораннарга йөрерлек түгел. Бу чара нинди акчага оештырылды икән дигән сорау баш миен бораулады. Баксаң, барысы да иганәчеләр эше икән. Тагын бер кат инандым: җирдә яхшы кешеләр күп! “Траттория” рестораны, БФ “Ак Барс Созидание”, КБФ “Катрен” – төп иганәчеләр.

Һәр бәхетле гаилә бертөрле бәхетле, һәр бәхетсез гаилә генә үзенчә бәхетсез, дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Бу чарада да һәр социаль яклау бүлеге гаилә хәленә бәйле төрле мисаллар турында сөйләде, аларның авыр хәлен җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышты, бергәләп ярдәм кулы сузарга чакырды. Әйтик, соңгы елларда ялгыз аналар саны бик арткан. Биредә дә һәр очрак төрле. Я ир белән хатын уртак тел таба алмаган, яисә ире үлеп киткән, кайсыдыр ир сөяркәсе янына киткән дә кайтырга “оныткан”.

Ә менә чираттагы бәхетсезлек синең социаль статуска да, акча янчыгы калынлыгына да, ике-өч югары белемеңә дә – бернигә дә карамый. Инвалид бала һәркемдә туарга мөмкин. Шундый балалар тәрбияләүче аналар хакында да күп сөйләнде. “Сезнең балагыз гарип туачак, аборт ясату кулайрак булыр”, – дигән табибны тыңламыйча, авырлыклардан курыкмый бала тапкан ананың һәрберсенә һәйкәл куярлык.

Бертөрле кешеләр булмаган кебек, аналарның дә төрлесе бар. Балигъ булмаган, җинаять җаваплылыгына тартылган, үз балалары янына тагын берничә нарасыйны сыендырган аналар… Һәр ана үзенчә матур, үзенчә бөек! Балигъ булмаган аналар белән эшләгәндә ана белән генә түгел, яңа гына әби-бабай булганнар белән күбрәк эшләргә туры килә икән социаль яклау бүлеге психологларына.

Хатын-кызның бу тормыштагы иң гүзәл бурычы – ана булуда! Әйе, әни булу – иң авыр, борчулы, авыр, ләкин иң матур хезмәт! Календарьнең бер көне генә әниләрнеке булу бик үк гадел түгел дә кебек. Елдагы һәр көн Әниләр көне булсын иде. Менә шундый матур сүзләр белән тәмамланды ресторанда үткән Әниләр бәйрәме.

***

Үз телефоным булмаса ни… Әниемнең номерын яттан беләм ич. Юлдашларымның берсеннән алып торсам да була. Шулай эшләдем дә.

– Әни, гафу ит инде, вакытында котлый алмадым. Әниләр көне белән тәбрик итәм! Син җир йөзендәге иң яхшы әни! Гел шундый көләч, матур бул. Саулык-сәламәтлек, әтиебез белән тигез тормыш, күңел тынычлыгы, муллык телим. Йөзеңә кызыллык китермәбез, без бит сине бик-бик яратабыз…

Шул өч бөртек сүзгә дә күңеле тулган әниемнең тирән сулыш алып җавап биргәнен ишетәм:

– Рәхмәт, кызым! Шалтыратырсың дип көткән идем. Менә гөбәдия белән чәй эчә идек әле…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №47)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар