ӘФГАН СУГЫШЫ КАЙТАВАЗЫ

“Безнең гәҗит” газетасы, сиңа Әфган сугышы ветераннары хат яза. Без бер төркем ветераннарны берничә сорау борчый. Шуларга җавап бирә алмассызмы икән?

1.         Әфган сугышы ветераннары советы ниләр эшли?

2.         “За боевые заслуги” медале нәрсә белән ярдәм итә?

3.         Ни өчен ташламалар ветераннарга тигез түгел?

4.         2005 елга кадәр язылган ветераннарга 500 мең сум күләмендә (на улучшение жилья) дип, сертификат бирелде. Берникадәр вакыт теркәлү туктатылып торды. Анда бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метр туры килергә, өй иске булып, “износка” керергә тиеш дип җавап бирәләр. Шулай итеп, кайсы ветеран бу көнгә кадәр үз көче белән йорт салып кергән, ул бу программадан төшеп калырга тиеш була. Бу дөресме?

Алабуга. Исемнәрне язмавыгызны үтенәбез.

Сезнең сорауларга Татарстан Республикасының Әфган сугышы инвалидлары һәм башка җирле конфликтлар җәмгыяви оешмасы рәисе Валерий Николай улы Сулимов җавап бирде.

– Валерий Николаевич, Әфган сугышы ветераннары советы турында сорау бар. Ул оешма ниләр белән шөгыльләнә?

–              Әфган сугышы ветераннар советы дигән оешма турында белмим, бәлки, хат язучы Әфган сугышы ветераннары һәм инвалидлары эшләре буенча координацион совет турында әйтергә телидер. Ул Министрлар Кабинеты тарафыннан төзелде. Шулай ук башка берничә оешма да бар, әмма Әфган сугышчыларының ветераннар советы турында ишеткәнем юк. Бәлки ул рәсми оешма түгелдер.

–              “За боевые заслуги” медале нәрсә белән ярдәм итә?

–              “За боевые заслуги” медале өчен ниндидер ташламалар, ярдәм каралмаган. Аңа ташламалар чыганагы итеп кенә карамасак иде. Ул солдатның батырлыгын күрсәтүче, иң мөһим, иң зур бүләкләрнең берсе.

–              Ни өчен ташламалар ветераннарга тигез түгел?

–              Сорау төгәл түгел. Нинди ташлама, кемнәргә?! Ветераннарга ташламалар тигез түгел дигәндә, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән Әфган сугышында катнашучылар турында сүз бара дип уйлыйм. Чөнки бу иң еш бирелүче сорау. Закон буенча Әфган сугышчылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңдәш диелсә дә, Әфган сугышчыларын аерып ала торган аерым пунктлар бар. Шуңа бәйле рәвештә ташламалар төрле булырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, монда нинди ташламалар турында сүз барганын аңламагач, фаразлап кына җавап бирүе кыен.

–              Әфган сугышы ветераннарына торак хәлен яхшырту өчен бирелгән сертификат турында да сөйләсәгез иде? Хатта ул сертификат 2005 елга кадәр генә чиратка басучыларга бирелә дигән сүзләр бар.

–              Әфган сугышчыларына бирелә торган бу сумма субвенция дип атала һәм 507 мең тәшкил итә. Хат авторы дөрес әйтә: ул 2005 елга кадәр чиратка баскан кешеләргә генә бирелә. Бу субвенция, Әфган сугышы ветераны ниндидер торак сатып алганда, аңа ярдәм рәвешендә, 18 квадрат метрын дәүләт түли дигәнне аңлата. Ветеран үз көче белән йорт салып кергән очракта, болай хәл ителә: әгәр ул 2005 елга кадәр чиратка баскан икән, программадан төшеп калмый һәм субвенция аңа каралган. Әгәр инде йорт салынганнан соң гына чиратка басарга маташа икән, бу мөмкин хәл түгел һәм, әлбәттә, программадан төшеп кала.

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №6)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар