Әнигә өебездә урын юк…

Безнең Арча районы Мирҗәм авылы – районда өч Герой биргән бердәнбер авыл ул. Бәлки, республикада да бердәнбердер. Авылыбызның халкы бик кешелекле, миһербанлы, эшчән булганнандыр ул. Күрше Хәсәншәех авылыннан бер гаилә безнең авылдан йорт сатып алып күченде. Бу гаиләдәге хәлләрне язып та бетерә торган түгел, ишетсәң дә ышанып булмый. Гаиләдә хуҗа булган Газинур хатыны Идалия белән фермага эшкә урнашты. Ике кыз, бер ул үстергәннәр. Әнисе Гөлбәгъдә Газинурны ирдән тол калып, ялгызы тәрбияләп үстергән, аннары өч оныгын карашкан. Безнең авылга күчкәч, әбинең йортын сүтеп алып, каралты төзегәннәр.

Әби эшкә ярамый башлагач, килене ниләр генә күрсәтми хәзер. Өенә керә алмый, урамда, теләсә кемдә кунып, тамак туйдырып йөри. Мунча ягып керсәләр дә, әбине дәшмиләр. Кертеп ашаткан кешегә дә ачу саклап, явызлыгын эшләп тора килен.

Пенсиясен алып тота, ә ашарына берни бирми. Эшкә киткәндә өйдәге ипиләрне, чәйнекләрне җыеп куеп китә. Күптән түгел генә өс-башларын җыеп, бакчада яндырган. Авыл халкы тагын кием-салым җыеп бирде. Күршедәге Рауза апа үлгәнче анда яшәп торган иде, ул үлгәч, кеше саен төн кунып, качып-посып йөри әби. Кызларының берсе – Казанда, берсе – Балтачта тормышта, улы да Балтачта эшли. Зур өйдә икесе генә яшиләр, әбигә генә урын юк. Авыл халкы әбине жәлләп, картлар йортына урнаштыруны да сорап карады. Әмма әби өчен картлар йортына акча түләп торасы булгач, анда да җибәрмиләр. Әби өчен авыл халкының йөрәге әрни. Каз бәбкәләре сакларга кирәк булганда алып кайтып эшләтә, эш беткәч, тагын кертми башлый.

Авыл халкы.

Чәчегез үрә тордымы? Үзегезне яки үз әниегезне шулай теләнче хәленә калгандай итеп күз алдына китердегезме? Кемнеңдер, бәлки, исе дә китмәгәндер, ә миңа менә эсселе-суыклы булып китте. Хатта әйтелгәнчә, бу хәлләрне ишетеп кенә ышана торган түгел. Шуңа күрә вакыйганы үз күзләребез белән күреп кайту өчен, хатны алганның икенче көнендә үк юлга чыктык.

“Үзләре яхшырак белә!”

Мирҗәм авылына килеп төшү белән, авыл җирлегенә кереп, язылганнарны укытып, котчыкмалы тарихның дөресме-юкмы икәнен белергә теләдем. Авылда сүз җил тизлеге белән тарала бит ул, белми калмаска тиешләр. Ни кызганыч, җирлек рәисе Казанга киткән булып чыкты. Аның кесә телефоны номерын ачыклап, шулай сөйләшкәнгә дә канәгать калырга туры килде.

– Бу хәлләр турында сездән беренче ишетүем, – диде Ринат Садыйков. – Авыл җирлеге рәисе булып эшли башлаганга нибары өч ай гына әле, шуңа, бәлки, бу вакыйгалар миңа кадәр үк килеп җитмәгәндер. Әлегә әбигә ярдәм кирәк дип мөрәҗәгать итүче булмады. Газинурны да беләм. Әфганда хезмәт иткән кеше ул. Әбине дә беләм. Ситуациягә, һичшиксез, ачыклык кертермен, әлегә берни дә әйтә алмыйм шул.

Инде аптырагач, үткән-сүткән авыл кешесеннән Гөлбәгъдә әбинең хәлен белешкәндәй иттем, кайда яшәвен күрсәтүләрен үтендем. Кайберәүләргә турыдан-туры: “Әбине рәнҗетүләре турында ишетелгәне юкмы?” – дип тә мөрәҗәгать итеп карадым, әмма… Әби турында беркем берни белми. Әллә яшерәләрме?! Аның каравы, Идалия апаның да, иренең дә салгаларга яратуы турында пышылдап кына колагыма әйттеләр. Бәлки, гайбәт кенәдер, бәлки, дөрестер, хөкем итәргә алынмыйм.

Газинур абый һәм Идалия апалар йортына керәм дип ялгышып, күршеләр ишеген какканмын. Күрше апасы исә, Гөлбәгъдә әби турында ишеткәч, бөтенләй пошаманга төште:

– Җаным… Бар, үзләренә кер, балам. Мин бер сүз дә әйтмим, куркам. Мин болай да ялгыз яшим, авырыйм. Үзләре сөйләсен. Үзләре яхшырак беләдер. Мин әйтте дип әйтмә, яме.

– Хәзер Гөлбәгъдә әби өйдә микән соң?

– Белмим, Балтачта микән ул? Белмим. Бар, шунда кер.

Килен кеше – ким кеше

Газинур абый ишегалдында машина ремонтлый иде. Әниләрен нигә йортка кертмәүләре белән кызыксындым. Бәлки, ярдәм кирәктер дип тә сорадым. Ни өчен дигәндә, социаль ярдәм үзәгендә эш тәҗрибәм бар һәм бу эшләрнең ничек хәл ителүе минем өчен яңалык түгел. Ләкин Газинур абыйның җавабы бер булды:

– Нишләп кертмәсен, ди, кертәбез без аны. Үзе бит, үзе. Әйткәнне дә, ниткәнне дә аңламый! Әнә, главный…

Газинур абый шулай дип капкадан кереп барган хатынына төртеп күрсәтте.

– Язсыннар! Үзенә барыгыз. Теле менә моның буе булгач (Идалия апа беләген терсәктән бөкләп күрсәтте – авт.), тора алмый инде. Үзенең бүлмәсе дә бар. Анда тормый. Чыгып китә дә хәер өстәп кайта. Берәр ни ошамаса, малаена әйтеп котырта да гаиләдә тавыш чыга. “Пенсияң дә, үзең дә кирәк түгел, чыгып кит”, – дидем. Балаларымны укыттым, ике кызымны кияүгә бирдем, берничек ярдәм итмәде. Язсыннар, Министрлыкка кадәр язсыннар. Әнә, картлар йорты аңа!

– Кайчан чыгып китте соңгы тапкыр?

– Ике ай буламы инде, Газинур? Кем жәлли, үзенә кертеп торгызып карады бит инде. Теле нинди икәнен белгәч, монда беркем кертми аны. Киленгә чәй куеп эчертмә, ашарына пешермә, керен юма… Шулай булганда аның белән телләшеп утырасы түгел бит инде. Күпме генә әйбәт булсам да, барыбер ярамас идем. Аның көен көйләп утыра алмыйм. Мин үзем интернатта үскән бала. Яшьтән үк әти-әнисез калдым, гомер буе рәхәт күрмәдем. (Идалия апа бу урында күз яшьләре белән елап җибәрде. – авт.) Минем белән талашасы түгел. Без икебез дә бер көн ялсыз фермада эшлибез. Ярты нервым юк инде. Чыгып асылынам дигән көннәрем күп булды. Үзем чыгып китсәм китәм, ләкин өйгә кертмим мин аны башка. Яшь вакытта үземне дә куып чыгарды ул. “Оят җиреңә кадәр череп аксын”, – дип кычкырды артымнан. Балалар кечкенәрәк чакта аларга хуҗа булып ни генә кычкырмады, мал ашатканда артыбыздан өстәп печән салып йөрде, мал кычкыра алайса дип… Элек курка идем, хәзер берсеннән дә курыкмыйм. “Күз күрми”, – ди ул. Улының аягында оекбаш юклыкны да, лапастан чыгып киткән симез кара мәчене дә күрә, өстәлдәге ризыкны күрмиме? Ризыкны калдырып киттем, ашамады. “Вак бәрәңге чүпләргә чыгыйммы?” – диде бакчага, ник ул аны каян күрә соң?! Үз өендә тормыйча монда күчеп менде ич ул безнең арттан. Шунда килгәч тә, иң беренче эш итеп безне талаштырды, гауга купты йортта. Мин аңа барыбер чебен иманы күрсәтмим. Икебезнең беребез үлә: я ул, я мин.

– Пенсиясен сез алып торасызмы?

– Юк, почтага җыелып торадыр. Монда күчеп килгәч, бер ай гына алдым. Берәр кая чыгып китәсе булса, гел пенсия акчасын таптыра иде.

– Гөлбәгъдә әбине хәзер кайдан табып була икән?

– Балтачтан. Апамда яши инде ике айлап. Аның аркасында апа да теләсә-ни әйтеп бетерде, хәзер аның белән дә йөрешмибез.

Идалия апалардан чыктым да каршы як күршегә юл алдым. Анда да ялгызы гына бер әби яшәп ята икән.

– Нәрсә дип әйтим, сеңлем, кеше тормышына тыгылырга куркам. Кешедән гаеп эзлисем килми. Бер якны да хуплый алмыйм. Үзе дә йөрергә ярата инде ул. Үзем ике кияүгә бардым, берсендә дә каенана белән тормадым, шуңа кеше хәленә кереп сөйләшә алмыйм. Телеңне тыйсаң, хезмәт итсәң, тыныч кына яшәп була дип уйлыйм. Үзем дә гел әйтә идем аңа: тыныч кына тәсбихеңне тартып утыр дип. Юк бит.

– Сездә төн кундымы ул?

– Ник аны төн куныйм дип кергәндә кундырасың инде. Адәм баласы ич. Хәзерге заманда үз әниләре белән дә тора алмыйлар инде, дөресен генә әйткәндә. Әзрәк кирелеге дә бар инде. Мунчага да чакыралар, үзе киреләнә. Серкәсе су күтәрми аның.

Пенсия кемдә?

Әби Балтачта булып чыкмады. Менә инде атнага якын Балтач районы Югары Шубан авылында Вафия апа Хәйретдиновада яшәп ята икән. Ул Гөлбәгъдә әбигә чыбык очының очы гына туган булса да, үзенә керткән, киемнәр биргән. Ул да әби турындагы уйларын чәчеп салды:

– Киленен, малаен яманлап бер сүз дә әйткәне юк, хәтта үзара сөйләшкәндә дә. Сагына авылын. Ире белән язылышмыйча өч ай гына торып калганнар, бердәнбер малайны карап үстергән. Шуннан да шәфкать күргәне юк. Анысы хатыннан уза алмый. Башка иргә чыксам, баланы кагар дип куркып, кияүгә дә чыкмаган. Әтисе сугышта вафат булган. Менә, мин әйтәм, әйбәт тормышлы ветеран оныкларына да фатир бирәләр, ник моңа бирмиләр икән?! Күзенең берсе күрми, хәзер икенчесе дә начарлана башлаган. Группага чыгарып, шуның акчасын гына алып ятасы бит инде киленгә дә. “Пенсияңне шуларга бирмә, киен, өс-башыңны яңарт, үлемтекләр ал”, – дип тә әйтәм инде. Юк бит.

Ниһаять, Гөлбәгъдә әбигә дә чират җитте. Ул гаять аз сүзле булып чыкты. Я елмая, я яшьле күзләрен төбәп тутырып карый, я бер сүз дә дәшми бер ноктага гына карап утыра.

– Гөлбәгъдә апа, нишләп өегезгә кайтмыйсыз?

– Идалия кертми.

– Нигә кертми соң ул сезне?

– Кем белгән. Берни дә әйтә алмыйм, башларым да бутый-сатый. Кертмәгәч кертми инде.

– Идалия генә түгел, улыгыз да бар бит әле анда.

– Газинур киленне уза алмый инде.

– Ә үзегезнең киленгә мөнәсәбәт ничегрәк соң? Бәлки, яратып бетермисездер?

– Аны килен итеп үзем алдырдым. Улыма да әйттем: “Үзем яратам, үзем алдырам, улым, башка җиргә йөрмә, хатынлыкка аны алабыз”, – дидем. Талашканым юк, кычкырышмыйм. Аңа сүз әйтеп булмый.

– Хәзер ике айдан артык кайтмагач, пенсиягезне кем ала?

– Почтага әйттем, киленгә бирегез дип. 4100 сум ул минем. Ул аладыр.

– Сезнең пенсиягезне күргәнем юк, – диде.

– Кешедә торсам да, акчам шуларда булды. Гомер буе пенсиям аларда.

– Күрше-тирәдә ялгыз яшәүче карчыклар да күп икән. Ник сез берәрсенә кереп, бер-берегезгә иптәш булып яшәмисез?

– Кертергә куркалар. Авыл халкы куркып тора аннан.

– Монда торып киткәч, кая барасыз инде?

– Белмим әле.

– Киемнәрегезне яндыруы дөресме?

– Әйе.

– Авыл советына барып карамадыгызмы соң ярдәм сорап?

– Юк, килен белән малайны әшәке итеп калдырасы килми.

– Ләкин сез барыбер әшәке булып каласыз бит әле монда…

– Булсын, сеңлем, озак яшисем калмады. Аллаһы Тәгалә бар ул. Мин беркемгә рәнҗемим, улыма рәнҗеш төшмәсен тагын. Ул сөйләп йөри дип тә борчылмыйм. Миңа барыбер шул нигездә үләсе…

Гөлбәгъдә әби фотога төшүдән баш тартты. “Ояты ни тора бит”, – диде ул.

Нәтиҗә

Шулай инде, әти-әнине картлык көнендә тәрбия кылырга беркем дә мәҗбүр итә алмый, бары намус кына… Ә анысы адәм баласына тигез өләшенмәгән.

Әгәр күрше-күлән әбинең килене тарафыннан мыскыл ителүен раслап күрсәтмәләр бирергә риза икән, бу закон тарафыннан эзәрлекләнә торган очрак. Монда килен кешене җавапка тартырга мөмкин. Ләкин… киленнең каенана туфрагыннан яралганын да истә тотсак иде. Андагы хәлләрне барып күрдем һәм күргәннәргә нәтиҗә ясап әйтәм: гаепне бер кеше өстенә аударып калдыру ягында түгелмен. Әйткәнемчә, гаеп ике якта да.

Картлык көнендә берәр иптәш табарга теләгән ялгыз карчыклар юк икән инде, башка юл белән барырга да мөмкин. Закон нигезендә берәр теләгән кешегә әбине карап, тәрбияләп тору өчен патронажлыкка тапшырып була. Ул аны карый һәм караган өчен пенсиясен ала. Бу әлеге очракта иң уңайлы вариант, миңа калса.

P.S Газетаны басмага тапшырыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков шалтыратып болай диде: “Әбине Арчадагы картлар йортына урнаштыру турында сөйләштем. Әгәр үзе риза булса, урын булачак, диделәр. Әллә ниләр язмагыз инде. Сез хәер сорашып йөри икән дигәч тә йөрәкләрем әллә нишләп китте.”

Димәк, боз кузгалды. Димәк, тиздән Гөлбәгъдә әби дә түбәле булачакю

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Арча-Мирҗәм-Балтач-Югары Шубан-Казан.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар