ӘЙДӘГЕЗ, БЕЗНЕҢ АРТТАН…

– Иртәгә Татарстан бәйсезлек алачак һәм аның өчен минем гомер кирәк дисәләр, ике дә уйламый корбан булачакмын. Халкым, телем, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрем яшәсен, Татарстан чәчәк атсын иде, – дигәнен хәтерлим бер 19 яшьлек дустымның. “Ялгызың таулар күчереп булмый шул”, – дип уйласам да, кычкырып әйтергә базмадым.

Гаҗәпләнүемне яшерә алмадым булса кирәк, ул болай диде:

–            Сишәмбедә кич белән Карл Маркс урамы 41нче йортка кил. Анда “Фикер” клубы эшли. Беләм: битараф кала алмаячаксың…

Клуб дигәч тә, төсле утлар яктысында чит ил көенә биеп яткан яшьләрне күз алдына китермәгез тагын. Әлеге милли-дискуссион клубка йөрүче яшьләрне милли идеяләр, татар халкы һәм аның киләчәге өчен борчылу берләштерә. Берничә кичәгә барып кайткач, тәгаен инандым: әлеге дустым ялгыз түгел икән! Татар халкы өчен җан атып яшәүче яшьләр көннән-көн арта. Алар хәзер бер урында сөйләшеп кенә утырмый, төрле пикетлар оештыра, мәчетләргә барып утырышлар ясый… Руслаштыру сәясәте алып барылган чорда бу клуб кына хәлне коткарырмы? “Фикер” клубы татар халкының соңгы сулышымы, әллә беренче баскычымы? Клуб оешуга бер ел тулу уңаеннан уздырылган чарада шушы сорауларга җавап эзләдек.

“Фикер” яшьләре оештырган чаралар хакында “Безнең гәҗит”тә язмадык түгел. Язмаларның максаты да – халыкны берләштерү, милли рух тәрбияләү. Татар иле башкаласында менә шундый яшьләр бар, алар якты киләчәк өчен көрәшә, үз тарихын беләләр һәм милләтенә тугрылык саклыйлар… Сез дә битараф булмагыз, димәкчебез. “Фикер” клубына йөрүче яшьләр үзләре үк шуны сорый: “1552 елда явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан бирле безне изәләр. Тарихны беләбез һәм онытмыйбыз! Ата-бабалар шуның өчен көрәшкән, шуны васыять иткән. Без дә көрәшәбез! Башкалар да ваемсыз булмасын иде…”

“Фикер” клубының “туган көненә” Яр Чаллы шәһәреннән милли каһарманыбыз, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия апа Бәйрәмова да килгән иде. Тел, милләт дип көрәшә торгач, суд юлын да күп таптады ул. Әле дә таптый. Сүз алгач та, нәкъ менә шуңа тукталды Фәүзия апа:

–            Кайчандыр Русия дигән империядә йөзләрчә милләт вәкиле яшәгән. Хәзер 10-15 кенә. Тарих ул – милләтләр көрәше. Үзем Русия империясендә татарның киләчәген күрмим, шуңа күрә бәйсезлек яклымын. Үзебезне юкка чыгарганнарын тыныч кына карап торыйкмы? Суд каршына ярый әле мин басканмын. Дөрес, хатын-кыз буларак, бик авыр булды. Ләкин башка берәү булса суд алдына тезләнеп гафу үтенергә дә күп сорап тормас иде. Бездән, ничә еллар буена изелеп яшәгән татарлардан, гафу үтенгән кеше бармы соң?! Без түгел, алар гафу үтенергә тиеш! Барыбызны да утыртып бетерә алмаслар, җәмәгать.

Фикер булган җирдә генә өмет бар. Әлеге клуб булуына шатланып бетә алмыйм. Яшьләр максатчан, амбицияле, дәртле… Алар булганда милләт югалмас, – диде Фәүзия апа.

Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы урынбасары Радик Сабиров исә, киресенчә, күпчелек татар яшьләренең битараф һәм пассив булуын ассызыклады.

– Татар теле факультетына керергә теләүчеләр күп түгел, – диде ул. – Үзем Казанга 1990 еллар уртасында килдем. Ул чакта яшьләр активрак иде. Аннары барысы да сүрелде. Инде менә 2-3 ел эчендә янә активлашу күзәтелә. Без дә факультетта төрле чаралар оештырып, яшьләрне гадәтләнгән тормыш рәвешеннән алып чыгарга, “уятырга” тырышабыз. Күпчелекнең көне, гадәттә, менә болай үтә: иртән уяна, укырга килә, кайта, ашарга пешереп ашый да йокларга ята. Аңлы татар яшьләре андый булырга тиеш түгел.

Фәүзия апа Бәйрәмова әйтмешли, телевизорның кайсы гына төймәсенә бассаң да, йолдызлар интервью бирә. Ә фикерле, аңлы, милләт өчен башын салырга әзер булган яшьләрне экраннан күрсәтмиләр. Аларга иярерләр дип куркалармы икән әллә?! Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов та “Фикер” клубында булган кичәләрне “Яңа гасыр” телеканалында күрсәтергә кирәк дигән фикер белән чыкты.

–            Халыкта ике төрле сыйфат булса, аны беркем җиңә алмый. Беренчесе – милли рух, икенчесе – ислам әхлагы. Шуны төреп куярлык аерым дәүләт тә булса, нур өстенә нур булачак. Укытучыларга мөрәҗәгать итәм: тәрбияләгез балаларда шул милли рухны. Әти-әниләргә әйтәм: исламның начарга өйрәтмәгәнен беләсез, балаларыгызда шул әхлакны булдырыгыз. Интернетларга өйрәнгән бала ник әле татар телен генә өйрәнә алмасын?! Бәйсез дәүләт дигәне дә минем сүз генә түгел. Г.Исхакыйны ачып карагыз. Ул да бәйсез татар дәүләте турында хыялланган. Бөек Ватан сугышында да ата-бабаларыбыз бәйсезлек хыялы белән алгы сафларда көрәшкән. Милли рухны “Кишер басуы” спектакльләре белән генә тәрбияләп булмый. “Зөләйха” фильмын ай саен карап торсаң да, таман гына була әле. “Чәк-чәк party”, “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре дә булырга тиеш, ләкин бу гына аз, – диде Фәүзия апа Бәйрәмова. – Татар тарихы белән бәйле урыннарга барыгыз. Урал ул – безнең җирләр. Анда бөтен чиркәүләр кыйблага карап тора, мәчет өстенә салынганнар бит…

Кичәдә тарихчы Нурулла Гариф, Татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов та “Фикер” клубына теләктәшлек белдереп чыгыш ясадылар. Гомумән, гыйбрәтле чыгышлар күп булды.

Яшьләрне үз артыннан ияртә алган Наил Нәбиуллин еллык эшләрен хисаплап, нокта куйды. Кемнәр генә булмаган биредә. Сәясәтчеләр, язучылар, газета-журнал мөхәррирләре, журналистлар, төрле оешма җитәкчеләре, дин әһелләре… Ә бит барысы да Хәтер көненнән башланган.

–            2007 елда Хәтер көнендә чыгыш ясагач, безне куркытучылар да булды. Димәк, безнең тарих кемгәдер комачаулый дигән фикергә килеп, күмәк рәвештә шуны өйрәнә, җыелышып, шул хакта фикерләшә башладык. Шул елда ук “Азатлык” төркеме оешты. Бераздан “Фикер” клубы эшли башлады, – дип хәбәр итте Наил Нәбиуллин.

… Сүз уңаеннан сөйлим әле. Наташа исемле мари кызы белән бер елга якын бергә яшибез. Әнисе шалтыратканда гына үз телендә сөйләшә ул. Ә иптәш кызлары шалтыратса русчалы-маричалы сукалый. Читтән яхшырак күренә дигәндәй, татарча-русча сөйләшкән кешенең кыяфәтен шуннан күреп чамалыйм. Рус теленә дә хөрмәт юк, үзенекенә дә… “Фикер” клубында булып кайтканнан соң, күргәннәремне аның белән уртаклаштым.

–            Кара әле, чыннан да, сезне генә түгел, безне дә бетерәләр икән бит, – диде Наташа, Африканы тагын бер кат “ачып”. – Мари кызы булсам да, әдәби телебезне аңламыйм, русча аралаштырып сөйләшәбез. Моннан соң русча җырлар тыңламыйм, үзебезчәсе беткәнмени?! Телне өйрәнергә кирәк. Сез татарлар бердәм шул, сезне җиңә алмаслар. Эштәге кызлар да әйтә: “Татарлар акыллы халык, алар югалмас. Алар белән аралашсаң, син дә югалмассың”, – ди.

Күптән түгел генә Наташа татар телен өйрәнә башлады. Кайвакыт татарча газеталарны кулына алып, минем ярдәм белән укыштырган була, аңларга тырыша. Бар максаты – бергә эшләүче татар хатыннарының ни турында сөйләшкәннәрен аңлау. Шулай шул, татар мохите тудыра алсак, теләсә кайсы милләт вәкиле безнең телне белергә, аңларга тырышыр, өйрәнә башлар иде. Моның өчен һәрбер татарның татар булып кала белүе кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №13)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар