ҺӘР ҖАН ИЯСЕ – ҮЗ УРЫНЫНДА ПАТША

Ачуым килеп кайттым да берничә көн шушы темага кире әйләнеп кайта алмый йөрдем. Җенемне кабат кузгатмас өчен. Әллә нинди кешеләр бар инде җир йөзендә, билләһи. Үзен җир кендеге дип уйлап, башкаларны бөтенләй кешегә санамыйча яшәүче дә, теленә ни килсә, шуны кычкыручы да, үз артыннан ялындырып йөрергә яратучы да, җир йөзендә иң акыллы кеше булуына чын күңелдән ышанучы да… Әле кайберәүләрдә шушы сыйфатларның барысы да булырга мөмкин икән! Менә анысында инде “Көлкеханә” тапшыруы ял итә.

“Счётчигымны тибеп җибәрде”

Безгә Биектау районы Борисоглебск авылыннан Аркадий Акпарсов мөрәҗәгать итте.

– Газ счетчигыбызның гарантия вакыты чыкмаган иде әле. Беркөнне ул эшләми башлады һәм өйгә газ таралды, – дип башлады ул сүзен. – Кайларга гына шалтыратмадык, якшәмбе булгач, алучы да юк. Аптырагач, 04 номерын җыеп, хәлне аңлаттык. Ике егет килеп, счетчикны салдырып, газны урамнан ук томалап китеп барган. Үзем зиратка дустымны күмәргә киткән идем. Хатыным Ирина өйдә. Счетчикны күтәреп сервиска баргач, ул егетләрнең акт төземичә китүләре ачыкланды. Алар счетчикны салдыргач та, акт төзергә һәм аның иске күрсәтмәләрен язып алырга тиеш булган. Ә бездә бернинди кәгазьләр дә юк иде. Шундагы бер хатын: “Биектауга кайтыгыз да кәгазьләрне тутырып алып килегез, абонент кенәгәсен дә тутырсыннар”, – диде. Биектау районының газдан файдалану хезмәтенә киттем. Анда инде тавыш башланды.

Башта мастер булмады. Соңрак ул килеп, абонент кенәгәсен тутырды. Контролерга җибәрде. Ул юк иде.

Кергәч тә счетчикны идәнгә куеп тордым. Көтәм бит инде. Контролер хатын керде дә: “Нәрсә монда чүп китереп куйдыгыз”, – дип, счетчикны тибеп җибәрде. Алдым да урындыкка куйдым. “Нигә пычрак әйберне урындыкка куясың, өеңдә бер дә алай эшләмисеңдер”, – дип тагын кычкырды. Аңлаткач, үрнәк буенча гариза язарга кушты. “Җылыту миче дә эшләми, икесен дә бергә языйммы?” – дип сорадым. Ул дәшмәде. Башта үрнәктәгечә яздым да, астына мич турында да өстәп куйдым. Контролер хатын Наилә карады да акыра-акыра ертып атты. “Мич турында аерым язасымы соң?” – дип сорадым. Тагын дәшмәде. Шул арада каршында утыра торган кыз кереп, язып бирде. Булган бурычларны түләп керергә куштылар. 27 август – ай ахыры бит, чират. Түләдем. Контролерга менгән идем, яңадан счетчикны алып керергә кушты. Машинадан алып кергәнче, бүлмәсен бикләп китеп тә барган. Сәгать 11:30 гына иде, төш вакыты да җитмәгән. Шундагылар тиешенчә акт төзеп бирде дә кибеткә киттем. Счетчикны берсүзсез алыштырып бирделәр. Аны әле куйдырасы да бар бит. Кайткач, безнең газовик мастерга Николай Долгушинга шалтыраттым. Ул: “Миңа Биектау районының газдан файдалану хезмәтеннән шалтыраттылар. Сиңа счетчик куймаска куштылар”, – диде.

Куйдыру өчен яңадан 700 сум акча сорыйлар. Менә бу түләү квитанциясендә дә миңа өстәмә 750 сум язып куйганнар. “Отопление” өчен диелгән. Нинди җылыту? Безнең бит шәһәр фатиры түгел, ә шәхси йорт. Ул газ белән җылытыла. Хәзер газ счетчигы буенча да түлисе, әле тагын булмаган “отопление” өчен дә түлисемени? Берни аңламыйм. Барып сорасам, үземне ахмакка чыгаралар. Гарантияле счетчикны куйдырган өчен дә шулкадәр алырга тиешләрмени? Анда бит ике гайка гына борып куясы.

“Ненормальный хулиган!”

Борисоглебск авылына барып, Аркадий һәм Ирина апаларның өр-яңа йортын карап кайттым. Урамда +22 градус булса, алар өендә 12 градус. Чәй кайнату, ашарга пешерү өчен газ баллонын файдаланалар. Җиңле җылы кофтамнан озак утыра алмадым, куртка сорап алдым. Суык сөякләргә үтеп керә монда. Квитанцияләрне, әле ике атна элек кенә тутырылган абонент кенәгәсен карап чыктым. Чыннан да, соңгы квитанциядә җылылык өчен 750 сум өстәгәннәр. Һәрхәлдә, җылыта торган мичне эзләп-эзләп тә таба алмадым. Ярар иде газ белән җылытыла торган мунчалары булса, анысы да юк. Урамга чыкканчы аякларым туңды. Вәт, котып бу!

Газчы Николай Долгушин белән күрештек.

– Мин берни дә белмим. Биектаудан шалтыратып, аларга газ счетчигы куймаска куштылар. Нәрсәдер түләнмәгәнме шунда… Үзегез барып белешегез әле, – диде ул.

Түләү кәгазендә артык язылган 750 сумга бөтенләй исе китте.

Башта шалтыратып кына белешмәкче идем. Телефонны әлеге дә баягы контролер Наилә алды. Сорауларыма бик югары тонда болай дип җавап бирде:

– Нәрсә сез шалтыратасыз соң әле?! Үзләре килсен дә тиешенчә оформить итеп бетерсен!!! Барысын да нормально хәл итеп була!!! Кешеләре ненормальный булгач… Хулиганить итәргә кирәкми!!!

Кыскасы, мин хулиган, ә минем шалтыратуым хулиганлык дип бәяләнде. Һәрхәлдә, мин шулай дип аңладым. Бәлки, ул Акпарсовларны шулай дип атарга теләгәндер. Шунысын гына аңладым: кемдер “ненормальный” һәм хулиган!

Район үзәгенә кереп, прейскурантны карарга (счетчик куйдыру өчен күпме түләнергә тиеш – авт.), квитанциядәге аңлашылмый торган 750 сум турында сорарга кирәк, шуннан соң барысы да хәл ителәчәк. Шулай дип уйладым да Биектауга чыгып киттем. Алай ансат кына булса икән…

Башта шул районның газдан файдалану хезмәте җитәкчесе янына керергә теләсәм дә, ул эш урынында түгел иде. Икенче көнне килергә тәкъдим иттеләр. Тимерне кызуында сугып калмасаң, монда көн саен килеп йөрүең бар.

“Нормальный” кеше

Акпарсовларны үгетләп, яңадан Биектау районының газдан файдалану хезмәтенә барырга күндердем. Счетчикны тибеп җибәргән контролерны һәм аның кешеләргә булган мөнәсәбәтен алар мисалында күрәсем килә иде. Килдек. Кердек. Әлбәттә, контролер хатын минем кемлегемне теге юлы шалтыраткач ук аңлаган иде, шуңа кызыксынмады да. Сорауларыма коры гына булса да җавап бирде.

– Әйтегез әле, счетчикны куйдыру өчен ничә сум түләргә кирәк?

– 474 сум 10 тиен.

Бу урында счетчикның гарантиясе турында искә алмадым, чөнки алдыру-куйдыру – аерым, ә счетчикның төзеклеге – башка нәрсә.

– Аның өчен нишлисе? Кайда түлисе?

– Монда гариза язасы һәм кассага түлисе. Касса 4кә кадәр генә эшли, ул хәзер бикле инде. Акчасын миңа калдырырсыз.

– Нигә сез теге юлы Аркадий Акпарсов язган гаризаны ертып ташладыгыз?

– Дөрес язмаганга! Тиешенчә язсын иде!!!

Түләү кәгазендәге 750 сум турында сорагач, каядыр шалтыратып белешкән кыяфәт ясады һәм трубкага болай дип кабатлады:

– Монда тулы бер делегация белән килгәннәр!!!

Делегация дигәне Аркадий абый Акпарсов, аның хатыны Ирина апа һәм мин инде. Ирина апа гариза язды. Гаҗәп: аны ертып ташламадылар! Мин булганга гына шундый алга китеш булгандыр дип, и куандым, җәмәгать! Түләгәнлеккә квитанция дә язып бирделәр. Газчы Николай Долгушинга контролер Наилә тарафыннан телефоннан яңа боерык яңгырады:

– Син Акпарсовларга газ счетчигын куй, вакытын менә хәзер үк сөйләшегез.

Теге 750 сум турында контролер Наилә акыра-акыра кат-кат аңлаткандай итте. Әмма ул үзе дә аңламаган әйберне безгә ничек аңлата алсын инде. Бу сумманың каян төшеп утырганын Наиләнең дә белмәвен без соңыннан гына, икенче ханым янына кергәч кенә аңладык. “Кычкырырга бөтен кеше булдыра”, – дип әйтүе кемгә адресланганын гына төшенмәдем. Бердәнбер кычкыручы кеше ул булгач, үз-үзенә әйтмәде микән дип кенә шикләндерде.

Контролер Наиләнең фамилиясен сораган идем дә, ул җавап бирүне кирәк санамады. Аның каравы, әллә ниткән сүзләр әйтеп мыскыллап калды. Тәрҗемәдә: әрсез, хәйләкәр, оятсыз кебек төшенчәгә ия сүзләр иде ул. Һәм артымнан ук: “Мин сезне табам! Мин сезне судка бирәм!” – дип кычкырып калмаса да була иде, дөресен генә әйткәндә. Күп ишеттем инде мин аларны. Кабат-кабат янап үз дәрәҗәсен төшергәнче үк, кемнең кем икәнен күптән аңлаган идем югыйсә. Аннан соң, контролер Наилә, зинһар, мине эзләп җәфаланып йөрмәгез тагын. “Безнең гәҗит” редакциясенә килегез, мин шунда гына һәм сездән качып ятмыйм.

Нина ханым Орлова (ул үзен шулай дип таныштырды – авт.) шул түләү кәгазьләре белән эшли икән. Тырыша торгач, ул проблеманы аңлады. Баксаң, газ счетчигы салдырылгач та, өйдә газ белән эшли торган әйберләр калырга мөмкин, ди. Әйтик, йортны башка ысул белән дә җылытып була, имеш. Шуңа да квитанциягә “отопление” дигән яңа бүлек өстәлгән һәм ул 750 сум дип билгеләнгән.

– Газ торбасы урамнан ук томаланган очракта гына йортка газ керми дип санала һәм аерым тариф буенча түләнелми. Андый очракта газны томалап куйган мастерлар безгә “нәрәд” язып кертергә һәм шуның нигезендә генә без бөтен түләүләрне бетерергә бурычлы, – дип аңлатты ул.

Монда нәкъ шундый очрак. Тик, нигәдер, “нәрәд” кенә каядыр югалып калган һәм өстәмә түләү билгеләнгән. Акпарсовларны игътибар белән тыңлаган, проблеманың төбенә төшәргә тырышкан, мастерларның гаебен таныган Нина Орлова бердәнбер акыллы кеше кебек тоелды безгә. Эше шул булса да, аның кирәксә-кирәкмәсә кычкырмавы, тыныч кына аңлата һәм аңлый белүе зур батырлык булып күренде. Җитмәсә, “нәрәд”не табарга да вәгъдә итте ул. Җитәкче урынында булсам, аны югарырак вазифага билгеләр идем.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: түләү кәгазьләрегезне кат-кат карагыз. Анда нинди генә сумма язмаслар. Ахыр чиктә, ул кәгазьләрне дә кеше тутыра һәм ул ялгышырга мөмкин. Бу очрактагы кебек.

Ә нормальный кешеләргә килгәндә… Бу һөнәрем миңа киләчәктә ниләр күрсәтер, белмим, ләкин бу кадәр дорфа мөгамәләне күргән юк иде әле. Районның газдан файдалану хезмәте җитәкчесе шулай кыланса: “Ярар, бу җитәкче кеше”, – дияр идең. Әле күпме йөреп болай сөйләшкән җитәкчене дә белмим. Ниндидер контролерның райгазда патшалык итүен һәм кешене шулай түбәнсетүен күргәч, бер сорау туды: кем монда “нормальный” да, кем юк?

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Казан-Биектау-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №35)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. К. Илдус әйткәне:

    “Бу һөнәрем миңа киләчәктә ниләр күрсәтер, белмим”
    Ай-һай балакаем, күп язмаларыңны укып барам, барсы өчен борчылып, төбенә төшп язасың. Элек Ф.Бәйрәмова, Флюра Низамовалар шулай иде… Кадерләрегезне белсәләр ярый да… Ф.Бәйрәмова, Флюра Низамовалар га карагач, монсына да шикләнеп куям. Ярар, Ходай үзегезгә исәнлек һәм сабырлык бирсен…
    ))) Күкмаралар киз итек басып яши бит, киз итек бассагыз, тыныч тормыш булыр иде.)))

    Минем бер җинги Күкмараныкы иде. Кунакка кайткач, абый мунчага киткән. Ул вакытта ут юк, сукыр лампа гына. Тасларда су әзерләп куелган дип, шул су белән юынган рәхәтләнеп… ))) Тәненә сенгән киез итек буяын бетерү өчен атнадан артык вакыт кирәк булган, соңыннан…)))

    ... Июнь 13th, 2011

Әйтер сүзем бар