ҮЛЕП КОТЫЛЫП БУЛЫРМЫ?

Төнге бердә шалтыратты да: “14 катлы йорт түбәсендә басып торам. Мин үләчәкмен, үләргә тиешмен”, – диде. Йокымнан уянып җитмәгәнгәме, ышанмагангамы, кабатлап сорадым: “Нәрсә?”

–            Җомга көнне мине күмәрләр, кил яме, – диде ул.

Телефонның теге ягында гүләгән җил тавышыннан аның, чыннан да, урамда булуын абайлап алдым. Йокым качты. Чөнки үз-үзенә кул салырга теләве хакында берничә тапкыр ишеткән идем инде. Җитди итеп кабул итмәдем генә.

–            Миңа үпкәләмә инде. Әти-әниемне син генә тынычландыра алырсың. Алар миңа бик кызганыч, ләкин алга таба яшәвемнең мәгънәсен күрмим. Син мине аңлаучы бердәнбер чын дустым идең. Гафу итегез мине.

–            Син кайда соң әле?

–            Үзебезнең йорт өстендә. Монда суык. Телефонымда акчам бетә хәзер, сүнгәнче сөйләшик инде.

–            Ә нигә бүген үләргә булдың?

–            Илнара мине ташлады. Башкача булдыра алмыйм.

–            Минем сине күрәсем килә, күрешик әле.

–            Юк, син мине кызганачаксың.

–            Кызганмыйм. Андый кешеләр кызгануга лаек түгел. Исән килеш бер генә күрер идем сине, аннары теләсәң нишлә.

–            Юк, алдыйсың син.

–            Алдамыйм, аңлыйм мин сине. Мине дә ташлаганнары бар. Соңгы тапкыр тыңла инде, күрешик?!

Шул төнне Роман белән күрештек без. Аның күз яшьләрен күрү авыр иде. Йорт түбәсеннән Казанның якты утларын карадык, тормыш мәгънәсе турында сөйләштек. Югалган мәхәббәтләр, әти-әнисе белән булган гауга, эшеннән кыскартулары – барысы да үзәгенә үткән. Баксаң, Роман буш вакытларын интернеттагы суицид хакында сөйләшүче форумнарда уздырган икән. Инде тәвәккәлләгән. Миллениум күпереннән дә берничә тапкыр сикергән кеше буларак, биеклектән бөтенләй курыкмый. Шуңа да әлеге ысулны сайлаган ул.

Романны саклап калдык. Йөргән кызы да хатасын аңлап, аннан гафу үтенде. Дөрес, яралар төзәлеп, ике йөрәк кавышканчы бер елдан артык вакыт кирәк булды үзе. Ләкин алар бергә, ә бу вакыйгалар үткәндә калды. Әле беркөнне генә Романны күрдем дә тиздән баласы туачагын хәбәр итте. Әти булу шатлыгын уртаклашкач, түбәдә утырганыбызны искә төшердек. Ул башын түбән иде: “Ахмак булганмын икән, рәхмәт сиңа! Эмоцияләргә бирелеп, нинди зур юләрлек эшли яздым бит”.

“Барыбер үләсе”

Роман белән күрешкәннән соң, шул вакыйгалар хәтердә яңарды да ул язышкан форумнарны эзләп карарга булдым. Һәрхәлдә, түбәдә утырганда анда башка ул да, мин дә кермәячәкбез дип ант иткән булсак та. Бер генә сорау бирәсе килә иде анда утыручыларга: ни өчен?

“Башымда сигез яман шеш бар. Әле җидәү генә булган булса да уйлап карар идем, алар бит арта тора. Барыбер үләчәкмен. Күпме дарулар эчеп, акча әрәм итеп яшәгәч, хәзер үлүне кулайрак күрәм. Җайлырак ысул турында уйлыйм. Тормыш мәгънәсе юк. Әти-әни белән талаштым дип, юк кына сәбәп белән үз-үзенә кул салучыларны күрә алмыйм. Сез ахмак! Әгәр сәламәт булсам, тормыш тәмен тоеп яшәр идем. Миңа карагыз да ул уйдан баш тартыгыз!”

Бу җавапка ни дияргә белми азапландым. Әлеге хатынга 30 яшь тә тулмаган юкса. Ләкин форумдагы башка кешеләрдән аермалы буларак, ул үз-үзенә кул салучыларны уйланырга чакыра. Хәер, биредә андый “акыл ияләрен” яратмыйлар…

16 яшьлек кыз ата-анасы белән ачуланышуы турында сөйләде. Шундый очракның һәммәсе аны үлем турында уйлануга этәрә икән. 14 ел буе балалары булмый торганга, бу кыз гаиләдә көтеп алынган бала булган. Шуңа күрә генә үз әнисен жәлләве хакында әйтте. Бәлки хат язып калдырып, өйдән генә чыгып китәргә микән дигән сорау куя кыз. Форумдагыларның күбесе аңа “акыллы” киңәш бирә: “Үл! Кадереңне белсеннәр!” “Мин монда башка кермим”, – дип юкка чыкты кызый. Бәлки, чыннан да, кермәс, ә бәлки исемен генә алыштырыр… Кем белә бит!

Ә менә берәүнең тагын бер мобиль телефоны ватылган, яңаны алырга акчасы юк икән. “Нишләп җыен югары постларда надан халык утыра да минем генә эштә акча түләмиләр”, – дип өзгәләнә ул. Шуңа күрә тормышыннан ваз кичәргә тели. Арча районындагы бер кызның шул сәбәпле үлүе исемә төште дә калтырап куйдым. Бррр… Шаккатмалы хәл бит! Бөтен кеше шуның өчен муенына элмәк кисә, бу җирдә кем генә яшәп калыр иде икән?

Бер кыз тормыш мәгънәсен таба алмавына зарланды.

“Туам, балалар бакчасына йөрим, аннары мәктәп, университет, эш… Кияүгә чыгам, иремне һәм баламны карыйм, үләм. Алай тилмергәнче хәзер үк үлсәм ни була? Мине бу тормышның икейөзле булуы, пычраклыгы туйдырды. Җирдә бер генә әйбер тота: әнием. Җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә ышанмыйм…” Тормышта стимул булмау, имансызлык та шул юлга бастыра икән.

Бу форумдагыларның күбесе яклау эзләп керә кебек тоелды миңа. Аларны аңлардай, тыңлап утырырдай кешеләре юк сыман. Шул игътибарны интернеттан эзли халык. Эмоцияләр күмеп киткәндә, яныңда якын кешең булудан да зуррак бәхет бармыни?! Җәмгыятьтә көннән-көн үсүче битарафлык, бер-береңне күрмәү, аңларга теләмәү әлеге куркыныч хәлнең үсүенә китермәсме?! Гел карьера турында гына уйлаучы, үз баласының укуы, тормышы белән кызыксынмаучы ата-аналар аның шул форумнарда утырмаячагына, яклауны башка җирдән эзләп, ялгыш юлга басмаячагына гарантия бирә аламы?! Минемчә, юк!

Яратырга гына кирәк…

“Гаилә” исемендәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендәге психологларга шушы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттем. Яшьләр ни өчен шул юлга баса? Аларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

Психолог Лариса ФРОЛОВА аңлатмасы:

– Соңгы вакытта еш киләләр бу мәсьәлә белән. Очраклары да төрле. Кайсыдыр гаиләдә ата-ана үзен артык кырыс тота. Бала безнең мәхәббәткә мохтаҗ. Бердәнбер көнне ул каккалап-суккалап яшәүдән арый, туя һәм дөньядан китү турында уйлана башлый. Аңа ышанырга, яратырга, вакытыгызны кызганмаска кирәк. Яки тагын бер очрак: акчалы, бай тормышта яшәп, иркәләнеп беткән бала тормыш ямен таба алмый азаплана. Бу очрак та куркыныч. Шулай ук ата-анасы үз мөнәсәбәте белән баланың аңа комачау итүен күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, кайбер ата-ана уйламыйча да мондый сүзләр ычкындыра: “Быел ял итәргә барып булмый инде, синең укыйсың бар бит…” яки “Син булмасаң, без болай эшләгән булыр идек…” Бу сүзләрне күңел түренә яшереп куйган бала бердәнбер көнне үзен артык кашык итеп тоя башлый һәм башкаларга комачау итәсе килмәгәнгә, үләргә карар кыла. Хәзер 14-15 яшьтә җавапсыз мәхәббәт аркасында шул юлга басучылар күп. Нинди генә очрак булса да, бала шул хакта әйткән икән яки сез суицидка илтүче берәр билге күреп алгансыз икән, психологка килегез. Балагыз белән ачыктан-ачык сөйләшегез. Ә билгеләр төрле булырга мөмкин. Әйтик, ул үз рәсемнәрендә гел кызыл, кара төсләр кулланса, кабер ташлары, пычак, тәреләр, элмәк ясаса. Үлем белән кызыксынса… Без, иң беренче чиратта, баланың әти-әнисе белән эш алып барабыз.

Психолог Ләлә БӘҺРАМШИНА аңлатмасы:

– Суицидка китерүче мотивларны карап китик. Үз-үзен үтерергә җыенган кешеләрнең күбесе үләргә теләми. Алар шул юл белән нәрсәгәдер ирешмәкче генә була. Өметсезлектән качарга, проблемадан котылырга, игътибар, мәхәббәт җитмәүне тулыландырырга… Ситуациядән башка чыгу юлы юк кебек тоела аларга. Әмма чынлыкта проблемадан башка чыгу юлын табарга мөмкин.

§       Өметсезлек хисе. Тормыш уңай юнәлеш аласына бернинди өмет тә юк дип саный андый кеше.

§       Күпсанлы проблемалар белән очрашкан кеше югалып кала, барысы да артык зур һәм чишелмәс булып тоела аңа. Һәр проблемага аерым чишелеш эзләү мөмкин түгел кебек күзаллана.

§       Кемнәндер үч алу максатыннан. “Алар үкенер әле!” дип үлүчеләр дә юк түгел.

§       Зур проблеманы чишү өчен, үз-үзенә кул салучы кайбер кеше үз гамәлен батырлык һәм көч күрсәткече дип саный. Һәрхәлдә, бу шулай булмаса да.

Нишләргә? Иң беренче чиратта, шул юлга басарга теләүче кешене тыңлагыз. Аны гаепләргә, сүгәргә, кире уйларга үгетләргә кирәкми. Аңа сораулар бирегез, игътибар белән тыңлагыз.

Планнарны, проблемаларны үзара бүлешү булган куркуны, борчуны юкка чыгарырга ярдәм итә. Шуңа күрә андый кешене күбрәк сөйләштерергә тырышыгыз.

Бу темага балалар тарафыннан шаяртып кына әйтелгән сүз дә уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Ул бу хакта уйланмаган булса, телгә алыр иде микән?

Проблемалардан качарга теләүче кешегә аларның вакытлы булуын ассызыкларга, дәлилләргә тырышыгыз. Үзегезнең булышырга теләвегезне күрсәтегез, кеше ялгыз түгеллеген аңласын.

Саннар

Үз-үзен үтерүчеләр саны буенча Русия бүген икенче урында тора. Ел саен безнең илдә генә 3 меңгә якын бала үз теләге белән дөньядан китә. Шуларның 70%ы психик яктан сәламәт балалар бит әле. Мәскәүдә генә дә елына 12 мең тапкыр “Ашыгыч ярдәм” машинасын шушы сәбәп белән чакырталар икән. 9-10 яшьтә шушы куркыныч гамәлне күбрәк малайлар башкарса, 16-18 яшьтә кызлар кыла. Ә Җир шары буйлап караганда, ел саен 500 мең кеше шул рәвешле үлем каршылый. Үтерүчеләр кулыннан үлүчеләргә караганда, үз теләге белән дөньядан китүчеләр күбрәк икән безнең Русиядә. Әле бит үлүчеләр генә түгел, ә үз-үзенә кул салып исән калучылар да бик күп. Алары үлгәннәренә караганда, 7-10 тапкыр күбрәк. Бу бит коточкыч, чөнки беренче тапкырында барып чыкмаганнар, вакытында тиешле аңлау тапмаса, үз максатларына барыбер ирешә. Әнә Самара өлкәсендә, мәсәлән, статистик мәгълүматларга ышансаң, үлгән 100 яшүсмернең 15е үз теләге белән гомерен өзгән. Сәбәпләре: үзеңне кирәксез итеп тою, ялгызлык хисе һәм башкаларда аңлау таба алмау.

Тормыш – үзе бәхет!

Боларны яздым да үзеннән-үзе бер фикер килде: минем яшисе килә! Кышын яңа яуган кардан шыгырдатып атлыйсым, язгы яңгырда җиргә ятып тәгәрисем, җәен күбәләкләргә карап сокланасым, чык тамчыларында салават күпере эзлисем, көзен сары яфраклар җыясым килә… Тормыштагы һәр вак-төяктән дә шатлык алып яшисе иде. Үз-үзенә кул салырга теләгән куркаклардан яки тормыштан арыган көчсез бәндәләрдән югары була белергә кирәк. Шулай дидем дә форум белән хушлаштым. Җыен ахмак фикер белән санашып утырганчы…

Караңгы кичтә эштән кайтучылар белән шыплап тулган маршрут автобусына кердем. Бөтен кеше шундый күңелсез. Ә минем зур шатлык бар: тышта ябалак кар ява. Елмаюыма битараф калмаучылар табылды, җавап итеп елмайдылар. Бәлки, юләр булып күренгәнмендер дә… Булсын, барыбер рәхәт! Сәбәбе бар: мин яшим!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №47)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар