ҖӘЙ – МИЛИЦИЯДӘ УРАК ӨСТЕ

Картайдым бугай. Түшенә кыңгырау таккан, ак алъяпкыч кигән чыгарылыш сыйныф укучыларын күрдем дә шундый фикергә килдем әле. Менә, мин әйтәм, без андый түгел идек. Соңгы кыңгырау чыңлагач та, агач төбендә шундый зур вакыйганы “юып”, урам буйлап җырлап йөрмәдек. Безне милиция хезмәткәре саклап йөргәнен дә хәтерләмим. Бәлки, авыл баласына ул кадәр игътибар кирәкмидер дә… Әнә шулай хәзерге яшьләрне тәнкыйтьләп, үзем белән чагыштырам. Әйтерсең пенсия яшендәге бер әби. Әй, мин генә түгел, әнә, милиция хезмәткәрләре дә шул ук сүзне сөйли.

Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 65 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашкан, ә аларны 3 меңнән артык милиция хезмәткәре “озатып йөргән” икән. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча идарә башлыгы Лев Гершанов шул хакта сөйләде.

–           Балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлекләр куллану тыела. Шуңа да карамастан мондый көнне аларның хәленә керергә тырышабыз. Барысын да алып китеп бетерү барыбер мөмкин түгел. Бик исерек булганнарын гына ябабыз. Быел андый вакыйгалар булмады, бар да тыныч узды. Әле тиздән чыгарылыш кичәләре үтәчәк. Менә анда ниләр булыр…

Ярый, монысы бер хәл. 24 майда автобуста барганда русча радио тыңлап барам. Шунда ди-джей үзенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ничек итеп туслануы турында искә алып бәян итте. Өч көн эчкәннәр, бер атна авырганнар, имтиханнарга да салмыш килеш йөргәннәр, имеш. Менә шундый “мактанып” сөйләрлек “матур” үрнәк.

Тиздән җәйге каникуллар. Анысы да балигъ булмаган балалар идарәсе өчен урак өсте. Җинаятьчелек профилактикасы, наркоманиягә каршы эшчәнлек тагын да киңрәк алып барылырга тиеш бу вакытта. Эшсез калган, буш вакытка ия булган бала-чага кая гына бармас, ни генә кылмас. Шуны контрольгә алу максатыннан 1-30 июньдә “Яшүсмер” дип аталучы ведомстводан тыш профилактик операция дә оештырыла. Эчке эшләр бүлекчәләрендә, балигъ булмаган балалар комиссияләрендә исәптә торучы, шулай ук авыр хәлле гаиләдәге яшүсмерләрнең җәйге ялын эш белән тәэмин итү вазифасы да милиция хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Профилактик операция “Яшүсмер-энә”, “Җәй”, “Гаилә” дип аталучы өч этаптан гыйбарәт булачак. Беренчесенең исеменнән күренгәнчә, ул наркомания, токсикоманиягә каршы чаралардан тора. “Җәй” этабы исә спорт, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьларында милиция хезмәткәрләре эшчәнлеген күздә тота. “Гаилә” авыр хәлле гаиләләр белән эшләүгә кайтып кала.

–           Күп җинаятьчеләр авыр хәлле гаиләләрдән чыга. Социаль ярдәм үзәкләре белән берлектә шул гаиләләргә барып, аларны тикшерәчәкбез. Әйе, кызык эзләп җинаять эшләргә алынган кешеләр дә бар, әмма алар чагыштырмача аз. Әйтик, бер яшүсмер берничә туристлык фирмасын талаган. Мәхәббәт кайларга гына илтми. Яраткан кызына кыйммәтле бүләкләр аласы килгән аның. Тулы бер серия талау очрагын яшүсмер кылганын белгәч, үзебез дә аптырап калдык. Авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе каралачак, – диде Лев Гершанов. – Балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек бүлекчәләрендә исәптә торучыларны Республикабызның Эчке эшләр министрлыгы, РОСТО (ДОСААФ), Гражданнарны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, хәрби комиссариат үз канаты астына алып, хәрби хезмәт серләренә төшендерә. Алдан ук армия сафларына әзерли. Шулай ук ДОСААФ Чистай техник мәктәбе базасында 60 яшүсмер машина йөртү хокукына бушлай белем ала. Буш вакытны кыскарту, җинаятьчелекне ничектер киметү өчен, шулай эшлибез.

Әллә җәмгыятебез тәртипкә утыра, әллә милициянең авыр хезмәте җимеше – яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаять очраклары кими. Быел бер генә үтерү очрагы да теркәлмәгән икән. (Хәзер шулай дип мактанырга калдык шул. – Авт.) Чагыштыру өчен, узган ел бу вакытка яшүсмерләр кулыннан 7 кеше үтерелгән булган инде. Сугышу, талау, урлау очраклары да кимү ягында. Кимегәннән соң да быел алар тарафыннан эшләнгән 442 җинаять эше ачылган инде. Димәк, тәрбиясе шуның төсле. Шушы 5 ай эчендә җавапсызлык, тәрбия эшләрен тиешенчә башкармаган өчен, 87369 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Кот очарлык күрсәткеч!

Бүген республиканың эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт күрсәтүче 450 инспектор бар. Шуларның 60 проценты – хатын-кызлар. 31 майда аларның һөнәри бәйрәме. Балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек идарәсенә 75 ел тула. Бу идарә кирәксез булса, ягъни яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр бөтенләй юкка чыкса шәп булыр иде дә бит, ләкин юк… Бүген без, безнең җәмгыять бу идарәгә бик мохтаҗ.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №21)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар