ҖӘЗА ТӘМЕ

Тагын юл һәлакәте. Мәсьәлә дә гаять катлаулы, буталчык. Бу язмамда гаепле кешегә төртеп күрсәтермен, аны начар сүзләр белән сүгәрмен, кеше сәламәтлеген җимерүдә гаепләрмен дип көтәсез икән – ялгышасыз. Монда кемгәдер бәя бирергә, бигрәк тә гаепләргә теләмим. Гаепле кеше үз җәзасын алды инде. Башкаларга гыйбрәт булмасмы дип кенә язуым.

Хәлләр бар!

Быелның 28 гыйнварында булган һәлакәткә әле 16 декабрьдә генә нокта куелды. Эшләр исә болай була. Сеңлесе Гөлгенәгә кунакка барган Тәслимә апа кышкы кичтә 10 яшьлек кызы белән кайтырга чыга. Ә Гөлгенә аларны озата бара. Зур тизлек белән куышкан ике машинаның берсе көтмәгәндә Тәслимә апа һәм аның кызы өстенә килә башлый һәм бәреп тә китә… Әйе, туктап булышасы урында, үтә дә китә. Куышлы “уйнаучылар” югалгач, юлдан акрын тизлек белән икенче бер җиңел машина “шуыша”. Анда әлеге һәлакәтнең сәбәпчесе булган Алмаз Шакировның хатыны Ләйсән утырганын Гөлгенә танып кала. Искәртеп үтим: Ләйсән – үзе дә милиция хезмәткәре. Ул фаҗигагә таручылар янына кире килеп, аның ирен милициягә хәбәр итмәүләрен үтенә… Ә бөтенләй бер чит кеше «Ашыгыч ярдәм» машинасы һәм милиция хезмәткәрләрен чакырта.

Һәлакәткә очраган Тәслимә ханым кызы белән бергә сырхауханәдә дәвалана. 10 яшьлек Гөлназның баш мие селкенгән, бер атна шок хәленнән арына алмаган. Ә Тәслимә ханымның диагнозы озын: “Баш мие селкенгән, оча сөякләре сынган, күкрәк читлеге зарарланган, 10нчы кабырга сынган (кайбер кәгазьләрдә 9нчы кабырга дип тә күрсәтелгән, кайсына ышанырга белмәссең – Э.Ф.), уң аякның мускуллары травмасы…” Әле ахырдан сидек куыгы белән дә проблемалар килеп чыгып, хроник цистит диагнозы да өстәлә.

Тәслимә ханым авыр хәлдә сырхауханәдә ятканда, фаҗига булып ике көн үтүгә, исерек килеш рульгә утырган Алмаз Шакировны җавапка тарту хакындагы карар чыккан була инде.

Тәслимә Зыятова берничә ай үз-үзен карый алмаслык хәлдә, кеше ярдәменә мохтаҗ була. Мәскәүдән эшен ташлап, һәлакәткә таручыларны карарга тагын бер сеңлесе Раушания кайтып төшә.

Бар да закон буенча

Берәүләр, милиция хезмәткәре ире булгач, Алмаз Шакировка җаваплылык та азрак эләккәндер, дип уйларга өлгерде булса кирәк. Юк, закон ничек әйтсә, Алмаз шулай җавап тота. Уртача авырлыктагы тән җәрәхәте өчен җинаять җаваплылыгы түгел, ә административ җаваплылык каралган. Җәяүлене авыр хәлдә калдырып китүе өчен, 2 тәүлек утырып та чыга, штрафын да түли, машина йөртү хокукыннан да колак кага Алмаз. Хатыны Ләйсән шулай ук дисциплинар җаваплылыкка тартылырга тиеш була. Милиция булып та, тиешле органнарга мөрәҗәгать итмәүләрен соравы өчен. Ләкин яшь бала белән ялда булу сәбәпле, әлеге сорауны чишү хәзер генә мөмкин түгел булып чыга.

Тәслимә ханым сырхауханәдә ятканда Алмаз, аның “опекуны” булган Хәтирә апа, Ләйсән аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Азык-төлек дисеңме, дару, сырхауханәдән алып кайтканда транспорт белән тәэмин итү – барысын да алар үз өстенә ала. Дөрес, бу яхшылыклар гына 22 яшьлек Алмазны акламый. Ләкин аның урынында булса, һәркем шулай эшләр иде микән? Ай-һай…

Алмаз Шакиров – үзе дә кечкенәдән ятим калган бала. Аның ятимлегендә дә юл фаҗигасе генә гаепле. Шуңа күрә ул бу фаҗиганең ни дәрәҗәдә зур булуын һәм зыян күрүче якка ярдәм итәргә тиешлеген чын-чынлап аңлый. 16 декабрьдә булган судта адвокат та шулай дип аңлата аны. Суд дигәннән…

Алмаз Шакиров тиешенчә җавап та тоткач, Тәслимә Зыятова инде савыгып җиткәч, тагын нигә суд булды соң, дигән сорау тумадымы?

Җавап

Чираттагы һәм соңгы суд иртәнге сәгать 10да башланырга тиеш иде. Килсәм, каралырга тиешле эшләр графигына (ул стенага язып эленгән була), әлеге эш бөтенләй язылмаган. Зыян күрүче ягы да билгеләнгән вакытка килеп, суд башланганын көтеп шунда утыра, тик гаепләнүче як кына, никтер, күренмәде. Ярты сәгатьтән соң, судның сәгать 1гә күчерелгәнен хәбәр иттеләр. Ялгышлык чыккан да хәбәр итәргә өлгермәгәннәр икән…

Шул көнне суд Тәслимә апа таләп иткән әхлакый һәм матди ярдәм буенча карар чыгарды. Тик моңа кадәр ике як фикерен карап китик.

Зыян күрүче як

Тәслимә апа. Суд инде берничә мәртәбә күчерелде… Бер тапкыр аларның адвокатлары алышынды, бер мәртәбә мин авырып калдым, тагын бер тапкыр, ничектер, булмый калды әле… Матди ярдәм таләп итмичә мөмкин түгел, чөнки Алмаз Шакиров һәлакәттән соң миннән гафу да үтенмәде. Дөрес, сырхауханәгә дә берничә тапкыр килде, ләкин гафу сорый белмәде. Хатын-кыз йөр& #1241;ген эретү өчен, бер җылы сүз җитә бит. Хәтирә дә: “Гафу үтен!” – дигән иде, ул гафу үтенмәде. Яныма хәл белергә килгәндә дә гел үз проблемалары хакында гына сөйләп утырдылар. Хәзер Алмаз эшкә ничек йөрер инде, Ләйсән йөртергә тиеш була, имеш… Әйтерсең, барысына да мин үзем гаепле. Безне бәргән җирдә 40 км/сәгатьтән дә тизрәк йөрергә ярамый диелгән, ә алар узышып маташа. Әле без 2006 елда гына Түбән Камадан күчеп кайттык, тынычлап яши дә алганыбыз юк. Җитмәсә, юл һәлакәтеннән соң алган авыруларым да өстәлде. Хәзер миңа санаторийларда дәваланырга кирәк булачак, бик күп чыгымнар көтелә, инде күпме акча туздырдык… Алар бит безнең гаилә кесәсеннән чыгарга тиеш түгел. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Геронтология (кеше картаюын өйрәнә торган фән) белгечләре исбатлавынча, төрле авырулар, травмалар кеше гомерен кыскарта икән. Димәк, минем гомернең бер өлеше дә Алмаз Шакиров тарафыннан юк ителде. Кешенең кагылгысызлыгы хакында Русия Федерациясе Конституциясенең 22нче маддәсендә дә әйтелә. Алмаз Шакиров һәм аның гаиләсеннән үч алу нияте белән акча таләп итүем түгел, ә үземнең сәламәтлекне бераз торгызырга телим. Аннары, мин сораган 289 мең 633 сумның бер тиене дә артык исәпләнмәгән. Дарулар, медицина тикшерүе узу, транспорт чыгымнары, санаторийда дәвалану һәм минем тарафтан 70 мең дип бәяләнгән матди зыян – барысы бергә шул сумманы тәшкил итә. Кызым Гөлназ төннәрен әле дә куркып, саташып уяна, үзем дә гел авырып торам. Баш авыртуы – бер хәл, сидек куыгы авыртуына чыдый торган түгел.

Габделфәрт абый (Тәслимә Зыятова ире). Ул авырып ятканда ашарына да пешерергә, өй эшләрен дә башкарырга, Тәслимәне дә карарга кирәк. Дарулар да алырга чабасы бар. Аны юындырасы да бар бит әле. Һәм бу берничә ай дәвам итте.

Раушания (Тәслимә Зыятованың сеңлесе). Мин Мәскәүдән эшемне калдырып кайтырга мәҗбүр булдым, чөнки апама караучы кирәк иде. Аның ничекләр газапланганын күрәсе иде сезгә. Дөрес, аннан килеп гафу үтенүче булмады. Хәтирәгә рәхмәттән башка сүзебез юк, ләкин бит монда ул гаепле түгел, Алмаз гаепле. Ул инде кечкенә малай түгел. Үз гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиеш. Ә ул һәм аның хатыны ничә тапкыр гына палатага кереп карады икән? Ләйсән бөтенләй палатага керми иде. Алып килгән даруларын санитаркага калдыра да чыгып китә. Хәл белү-нитү юк.

Гөлгенә (Тәслимә Зыятованың сеңлесе). Мин бу вакыйга булганда шунда идем һәм барысын да күреп тордым. Ләйсәннең милициягә мөрәҗәгать итмәвебезне соравы да – хак. “Невропатолог туганыбыз бар, барысын да җайлыйбыз”, – диде ул безгә.

Гаепләнүче як

Алмаз Шакиров. Гафу үтенмәде, дип әйтүләре – ялган, гафу үтендем. Янына килеп хәлен дә белеп йөрдем. Ике тәүлек утырып чыкканнан соң, икенче көнне үк янына бардым. “Носилка” белән сырхауханәдән чыгарга да ярдәм иттек, өенә алып кайттык.

Ләйсән Шакирова (Алмаз Шакировның хатыны). Алмаз балыкка киткән җирдән кайтмагач, 5 айлык баланы күршегә калдырып, аның янына киттем. Күрше егетенең машинасы бар, шуннан ярдәм сорадым. Инде юлга чыккач, үзебезнең машинаның үтеп киткәнен күрдем. Аның артыннан киттек. Мин пассажир урынында бара идем. Юл һәлакәтенә очраучыларны күргәч тә, күрше егетенең машинаны туктатуын сорадым. Рульдә үзем булсам, бәлки, шунда ук туктаган да булыр идем. 15 метр узып китеп туктады машина. Бу яктан мине гаепләп булмый. Шул арада ике минут эчендә «Ашыгыч ярдәм» килеп җитте.

Дарулар, култыкса таяклары, памперслар… Барысы белән дә тәэмин итеп тордык. Ул бездән Казанга барырга “скорый” машинасы сорады. Анысын каян табарга тиеш соң мин? Җиңел машина кирәк булган булса, үз машинам белән дә алып бара ала идем. Аптырагач, «ГАЗель» машинасы белештек. Барып кайту бәясе 3800 тора икән. Аңлыйсызмы, мин бала белән өйдә утырып, 3800 пособие алам, ирем 4 мең сумга газ белән тәэмин итү станциясендә эшли. Ул кадәр акчабыз булмады. Барлык акчабыз инде болай да Тәслимә апага дигән даруларга китеп бетте. Әйе, гаепле кеше дә без… Ләкин торган саен 2 мең, 5 мең, тагын күпмедер бирергә безнең акчабыз юк. Иң ахырдан түзмәдем, суд карарын үтибез, судка барыгыз, дип җавап бирдем. Менә суд ничек хәл итә, шул сумманы табарбыз ничек тә.

Хәтирә апа (Алмаз Шакиров опекуны). Мин беренче көнне үк сырхауханәгә барып, Габделфәрткә: “Сезгә ничек ярдәм итә алам? Әйдәгез төнлә үзем саклыйм. Мин сезгә бөтен барлыгымны бирәм, булышам, әйтегез генә. Ул бала кечкенәдән дөм ятим калды, зинһар, аңа каты бәрелмәгез”, – дидем. Ике көннән үк Алмазны Тәслимә янына алып килдем. Гафу үтенде Алмаз. Гафу үтенмәсә, ул анда килмәгән булыр иде. Чыккач та: “Ул үлмиме, апай?” – дип сорады. Чөнки балачактан күңелендә калган вакыйгасы бар аның. Юл һәлакәтенең ни икәнен ул бик яхшы аңлый. Матди ярдәм дә күрсәттек. Носилка белән дә Алмаз һәм мин күтәреп йөрттек.

Адвокат Рәзинә Җәләлиева. Тәслимә Зыятова сораган суммага без риза була алмыйбыз. Матди зыянны каплауны гына кабул итәбез, әле анысы да өлешчә генә. Инде табибларны да тыңлаганнан соң (судта табиблар да катнашты – Э.Ф.), үзен санаторий-курорт дәвалавына мохтаҗ дип санаган Тәслимә Зыятованың медицина белешмәсенә күз салыйк. Андый путёвка берничә табибтан торган комиссия тарафыннан бирелсә генә дөрес санала. Ә монда бер генә табиб имзасы һәм мөһере. Шулай ук Тәслимә Зыятова әлеге һәлакәткә кадәр үк йөрәк аркасында II группа инвалид булган һәм аның сәламәтлеге начараюын бер юл һәлакәтенә генә бәйләп карау – дөрес түгел. Тәслимә ханым китергән дару чекларын карасак, аларда дару исеме язылмаган. Чекка өстәп, “накладной” яки тагын берәр төрле язу булырга тиеш иде. Берничә чек бергә куелу да сагаерга мәҗбүр итә. Ул һәр сатып алучыга ертылып бирелергә тиеш. Тагын шунысы да бар: нигә ул чекның сугылу вакыты 2-5 минут ара белән бара? Даруханәгә кабат-кабат кереп йөрдегезме? Эшкә урнашып, алырга мөмкин булган хезмәт хакы югалуын да аңлап булмый. Чөнки ул хезмәт биржасында исәптә тормый һәм аның эш эзләвенә шулай ук ышанып булмый. Ярдәм таләп иткән Тәслимә Зыятова Шакировлар ягыннан барлык ярдәм булганын да исәпкә алсын иде.

Суд карары

Суд карары нигезендә Алмаз Шакиров Тәслимә Зыятова сәламәтлегенә килгән зыян өчен – 28 мең 476 сум, ә әхлакый зыянны 50 мең сум күләмендә түләп капларга тиеш була.

Җиңел суларга буламы? Юк! Өйдән тышка чыктың исә, адым саен машина. Светофор яки юл йөрү тамгаларына гына үз гомереңне ышанып тапшыру – ахмаклык. Машина йөртүчеләр! Уйланыгыз әле! Кеше сәламәтлеге, ә бәлки, хәтта гомере өчен җаваплылык сезнең дә өстә бит. Бүген бу очрак Алмаз белән булса, иртәгә… Алла сакласын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Балтач-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №1)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар