Җитмеш һөнәрле кыз

Эльвира булдыра алмаган бер генә эш тә юктыр улБер кешедә никадәр сәләт булырга мөмкин? Бер, ике, өч… Ничә? Бер кешенең кулы ничә төрле һөнәр белергә мөмкин? Кем белә? Халык әйткәнгә ышансаң, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Димәк, шулкадәр һөнәрле булу мөмкин хәл. Әмма чын күңелдән әйтәм: аның кадәр эш белгән егетне күргәнем юк, ә менә шулкадәр (бәлки, күбрәктер дә – авт.) һөнәр белүче кыз белән әле күптән түгел таныштым.

Ул Алабугада яши. Бик үк тыйнак яңгырамаса да әйтим әле: без аның белән шундый охшаган. Исеме дә минеке кебек – Эльвира. Йолдызлыгыбыз да уртак – Кыз. Җитмәсә, журналистикага башаяк гашыйкбыз да… Тик кулым аныкы кадәр эш белми, менә монысы минем адреска минус.

Эльвира Гайнатуллина Алабуганың 1нче гимназиясендә 6 сыйныфта гына укыса да, җитмәгән җире юк.

Аның кул эшләре белән бөтен йорт тулган. Төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән сумкалар дисеңме, целлофан капчыклардан – көчек, ак кәгазьдән аккошлар ясалган, ыргак белән үрелгән салфеткалар, урындык япмалары, төрледән-төрле киемнәр… Кыскасы, ни генә юк анда. Каян вакыт таба да ничек кенә өлгерәдер. Монысы – бер хәл!

Шкафта торган “Яшь журналист” таныклыгы игътибарны җәлеп итте. Алабуга балалар иҗат үзәге яшь журналистлар берләшмәсе әгъзасы икән Эльвира. Диварда эленеп торган берничә диплом да күз уңыннан читтә калмады. Төрле татар матбугат чараларыннан бирелгән бу дипломнар яшь хәбәрченең ни дәрәҗәдә актив булуы турында сөйли. “Сөембикә” журналы, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән беррәттән, “Безнең гәҗит” битләрендә дә Эльвира Гайнатуллинаның язмалары даими басыла. Мин бу кызда кунакта булган көнне генә ике газетада иҗат җимешләре дөнья күргән иде аның.

Ул “Туган тел”не пианинода уйнап җибәргәч, елыйсылар килде. Кечкенә генә кызчыкка шулкадәр моң кайдан килгән?! Бармакларының җитез хәрәкәте артыннан күз иярми. Укудан тыш вакытта музыка мәктәбе сукмагын таптавы нәтиҗәсе, күрәсең. Биш ел вакыт бушка үтмәгән. Алып куйган гитарасы үз чиратын көтә. Ул – кызның чираттагы максаты. Биюне дә калдырмый икән Эльвира.

– “Чулпан” бию төркемендә татар, рус, башкорт халык биюләрен башкарабыз. Балалар иҗат үзәге “Прометей”дагы төркем турында әйтүем. Мин анда беренче сыйныфтан ук йөрим инде. Җитәкчебез Венера апа Галашина – искиткеч педагог, гаҗәеп сәләтле шәхес, – диде ул укытучысына рәхмәтләр укып. – Ирина Геннадьевна Пупышева бәйләргә өйрәтә.

Аның язмаларын барлаган арада, чәй өстәле әзерләп шаккатырды ул. Минутында кырыкка ярыла дип, Эльвира кебекләр хакында әйтәләр икән. Мизгел эчендә чәй табыны әзерләп, күз алдымда торт пешерүен күргәч, соклануымның чиге булмады. Бу бит 6 сыйныф укучысы!

Эльвира барысына да ничек җитешә дисезме? Үзем дә шулай дип кызыксындым. Аның атнасы сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән.

– Гимназиягә автобус белән йөрим. Көненә ике-өч мәртәбә барып кайткан чаклар була. Тукталыштан әнием озатып кала, каршы ала. Шулай ук бию һәм музыка мәктәбенә дә автобус белән йөрергә туры килә. Шулай да зарланырлык түгел, укытучыларым бик әйбәт. Гимназиягә биргән өчен әниемә рәхмәт инде, – ди Эльвира. Автобус белән йөрүнең никадәр кыен икәнен әйтеп зарланасы урынга, шул рәвешле вакытын экономияләү турында сөйли миңа.

Эльвираның иң авыр көне – сишәмбе. Чөнки бу көнне дәресләрне дә укыйсы, кул эшләре түгәрәгенә йөгерәсе, аннары музыка мәктәбе, аннары бию… Иртәнге 7дә өйдән чыгып киткән бала кичке 8дә генә туган йорт бусагасын атлап керә. Шимбә көнне караңгыга кадәр журналистика серләренә төшенә икән. Укытучысы Рафис Заһидуллин әлеге түгәрәк вакытын Эльвираның буш сәгатьләренә карап билгеләгән.

– Вокалга да йөрер идем, вакыт каян табасы?! – ди Эльвира.

Әнисе Зөлфирә апа да кызы белән горурлануын яшерми:

– Замана балалары кебек көнозын компьютерда утыра торган, телевизор каршыннан китми торган бала түгел ул. Тик компьютерның да нәрсә икәнен белми түгел. Эльвира интернетта утыра икән, димәк, бүгенге графигында компьютерда утыру өчен ярты сәгать вакыт буш калган. Сүземне тыңлый, җыелышларда ачуланмыйлар. Әни кешегә бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Гомумән, Эльвираның үҗәт, максатчан һәм шулкадәр тырыш булуына исем китеп кайттым. Күргәннәремә нәтиҗә ясап, бер генә сүз әйтә алам: сөбханалла, күз тимәсен!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Алабуга-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар