ҖАН ТАРТМАСА КАН ТАРТА

Казанда читтән килүче халыкның күзгә күренеп артуын сизәсезме? Мин сизәм. Хәзер һәр ике танышымның берсе – читтән килгән кеше. Баштарак, җимеш базарына барган саен, аларның “татлы” сүзләреннән баш әйләнә, үзем көләм, үзем кызгана идем. Ул чагында ук үзебезне кызгана башлыйсы булган икән. Базар алар өчен трамплин гына булган икән. Алар хәзер тагын да югарырак үрләрне яулый.

Үзбәкләр

…М. белән җимеш базарында таныштым. Шундагы сатучыларның башлыгы булып чыкты ул. Базардагы нокталарыннан тыш, аның Казанда берничә кафесы да бар икән. Кафеларның берсенә кереп тә чыктым. Үзбәкләр оясы шунда икән, җәмәгать. Кечкенә генә иске бинаны ремонтлап, унлап өстәл тезгәннәр. Ризыкларыннан зарланып булмый – порцияләре әкәмәт зур. Сүз уңаеннан шунысы да мәгълүм булсын, Казанда барлыкка килгән күп кенә хәләл нокталарның хуҗалары – читтән килгән кешеләр.

Соңрак тагын бер үзбәк белән таныштым. Анысының да төрле базарда берничә ноктасы бар. Берсендә хатыны, икенчесендә үзе, калганнарында ышанычлы милләттәшләре сату итә. Эшен ике ел элек бер нокта ачып башлап җибәргән. Киләсе елга бизнес мәйданын киңәйтергә исәпли.

– Казанга килгәч тә берәр булышучы булдымы?

– Әйе, абый эшли монда. Хәзер, үз нокталарым булгач, аның ярдәменнән башка да яшибез инде. Энекәшне монда чакырырга кирәк булыр. 16 яшен тутыра тиздән.

Үзбәкләрнең тагын бер үзенчәлекле яклары – олыларга карата чиксез тирән хөрмәт. Алар турында уңай фикер калды. Тырышалар, лаеклы яшәү өчен көрәш алып баралар, бер-берсен “өскә” тарталар.

Грузиннар

Иптәш кызым инде шактый вакыт грузин егете белән йөри.

“Бик минминлекле, горур халык, – дип сөйләде ул. – Әмма кызлар артыннан йөри беләләр. Матур сүзләр, чәчәкләр… Кыяфәтләре дә бар бит инде. Кыз кешегә тагын нәрсә кирәк?

Башта барысы да искиткеч иде. Соңрак, ул мине шәхси әйбере урынына күрә, көнли, гел контрольдә тота башлады. Телефоным сүнсә, баш бетте, дигән сүз. “Кая булдың?” “Кем белән?”, “Нигә телефоның сүнгән?” кебек сорау алулар башлана. Бик сәер тоелса да, бу миңа ошый.

Егетемнең “автосервисы” бар. Гомумән, күпчелек грузиннарның Татарстандагы бизнесы я машина төзәтү белән, я төзү эшләре белән бәйле”.

Икенче танышымны бер грузин паспортын һәм бөтен документларын үз кулына алып, юл чатына чыгарып бастырган. Кыз бала җәен карбыз, кавын, абрикос кебек экзотик җиләк-җимеш белән сату итә. Әти-әнисе аның ничек яшәвен белми, кыз милициягә мөрәҗәгать итәргә курка.

Төрекләр

Почта бүлекчәсендәге интернетта миннән соң бер абзый урын алды. Кара кучкыл йөзле, кара күзле. Танышып киттек. Әлеге абзый Төркиядән икән. Казанга күчеп килгәненә 4 ел. Казанда үзенең төзүчелек һәм дизайнерлык үзәге бар. Сөйләшә башлагач, елмаеп, үзенең өйләнмәгән булуын да искәртте. “Син мөселмандыр бит, миңа хатынлыкка мөселман кызы кирәк”, – ди. Әйтерсең, мин аңа кияүгә чыгарга ризалык биреп куйганмын. Абзый дип уйлаган кешем, кияү булырлык егет икән ләбаса.

Төрекләр дә, башка чит як кешеләре кебек, берсе артыннан берсен Казанга тарта. Бу кешенең фирмасында да бары төрекләр генә эшли икән. Ул төзелештә эшләүче якташларына күпкә зуррак хезмәт хакы түли икән. “Үзебезнекеләргә хөрмәт тә, ышаныч та зуррак”, – диде. Эшкә урнашасым килсә дип бирелгән визиткасы әле дә кесәдә йөри. Мөселманнарга карата ихтирамлы булуын ассызыклаган олы төрек егетенә сокланып карап калдым.

Азәрбәйҗаннар

Иптәш кызга ияреп, Вьетнам базарына баргач таныштым мин аның белән. Язгы аяк киеме эзлибез. Бер ноктада күзем ап-ак кроссовкаларга төште. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел кебек, нибары 500 сум. Сатучысы – яшь кенә азәрбәйҗан. Кая караганымны чамалап, егет сүзен кыска тотты:

– Әгәр иптәш кызың турында сөйләсәң, кроссовканы 100 сумга бирәм.

– Нәрсә соравыңа карап инде…

– Ул кызның исеме ничек?

– Гүзәл.

– Кияүдәме?

– Юк.

– Ул каян?

– Казанныкы.

– Монда фатиры бармы әллә?

– Юк. Гаиләсе белән тулай торакта яши.

– Миңа андый кызлар кирәкми. Фатиры бар дип торам…

Фатирлы кыз эзләүче азәрбәйҗанның кроссовкаларын алмыйча өйгә кайтып киттек.

Әрмәннәр

Әрмәнстан вәкилен теш табибына килгәч очраттым. Сүз иярә сүз чыгып, танышып киттек.

Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган да, “Татарстан күңеленә хуш килгәнгә” биредә калырга булган. Гаиләсе, ике баласы бар. Берәр татар кызын эләктергәнме дисәм, хатыны да Әрмәнстанныкы булып чыкты. “Үз илемнән булган кызга гына өйләнергә ярый миңа”, – диде. Сөяркәләре турында сөйли башласам, сүз озакка китәчәк. Бары шуны гына әйтәм: алары Казанның татар кызлары.

Кыяфәтенә караганда, А. гади эшче сыман. Казан үзәгендә рестораны, “автомойка”сы бардыр дип уйламыйсың да. Әле өстәвенә, шәһәрдә җир сатып алып, берничә урында йорт та сала икән. Фатир сатып аласың килсә дип, “ визиткасын” да тоттырды. Бизнес турында сөйләшә башладык.

– Бар салымнарны түләп барсаң, бизнес белән шөгыльләнүдән мәгънә юк, дигәннәрен ишеткәнем бар. Дөресме?

– Ә кем түли соң аны? Мин дә түләмим. “Автомойка”мда, гомумән, касса юк. Киләләр, тикшерәләр. Кирәкле кешене белергә кирәк. Шуңа бер генә чылтыратасың.

– Ә эшчеләр ризасызлык белдермиме соң?

– Миндә гел үзебезнекеләр генә эшли. Төзелештә дә, калган нокталарда да. Шуларга гына ышанам. Ресторанымдагы официант, җыештыручылар – марҗа , татар кызлары. Алар өчен менә дигән эш инде.

– Күптән түгел шуңа игътибар иттем: Казандагы бик күп эшмәкәр сезнең сыман күчеп килгән кеше. Нигә татар, яисә урыс кешесе түгел?

– Шулай ачыктан-ачык сөйләшә башлаганбыз икән, миңа үпкәләмәссең, дип уйлыйм. Син әйткән милләт вәкилләре, чын мәгънәсендә, ялкау. Мин университетта укыганда, төнлә түбәләр буяп, танышымның кибетендә сәүдә итеп, акча эшләдем. Бүгенге дәрәҗәмә дә шулай ирештем.

– Әгәр берәр татарстанлы килеп, синең бизнесыңны юкка чыгарса?

– Көлдермә!!! (Кычкырып көлә.) Әллә минем “крыша” юк дип беләсеңме? Ни өчен үз якташларымны монда эшкә чакырдым дип уйлыйсың? Мин аларга күтәрелергә ярдәм итәчәкмен. Алар тагын кемгәдер. Без бер-беребезне беркайчан да авыр хәлдә калдырмыйбыз. Бер 4-5 елдан сез безгә хезмәт итәчәксез әле – белеп тор!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №26-27)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар