ЯТИМ КАРТЛЫК

Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер көзе киләчәген исенә төшерсен өчен.

Әлеге бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә билгеләп үтелә башлаган. Бу көнне картлар ял итсен, күңел ачсын өчен бар мөмкинлек тә тудырылырга тиеш диелә анда. Менә каян килгән икән бушка чәч алдыру, мунча кертүләр.

Өлкәннәр бәйрәмен беренчеләр рәтендә Скандинавия илләре билгеләп үтә башлый. Шулардан үрнәк алып, Европаның башка почмакларында, соңрак Америкада да картларны шул рәвешле олылау “мода”га кереп китә. Ә Русия, гадәттәгечә, иң соңгылардан булып кына 1992 елда бу эшкә тотына. Юкса бездәге кебек катастрофик хәл башка бер илдә дә күзәтелми. Русиядә олыларны санлау, аларны кадер-хөрмәттә яшәтү – артык йөк, ә өлкән буын кешесе аяклы каза буларак кабул ителә бит. Күз алдыгызга гына китерегез: Татарстан Республикасы эчендә генә дә картлар һәм инвалидлар өчен 31 интернат эшли. Гади тел белән әйткәндә, шулкадәр картлар йорты бар безнең татар илендә. Чагыштыру өчен Абхазия, Грузия, гомумән, Кавказ илләрендә алар бөтенләй юк. Газиз ата-ананы каядыр картлар йортына илтеп куюны алар куркыныч төштә дә күрмидер, мөгаен. Өстәвенә, чит-ят карчыкларны да тәрбия кылалар. Ә бездә ничек? Бездә гади халык кына түгел, хәтта атказанган кешеләр дә картлар йортында соңгы көннәрен санарга мәҗбүр. Мәсәлән, СССРның халык артистлары, бөек актрисалар Лидия Смирнова, Вия Артмане, тагын әллә кемнәр хәерчелектән интегеп, шунда дөнья куйды. Чит-ят өлкәннәрне тәрбия кылу дигәннән, Самара өлкәсендә шундый тәҗрибә бар анысы. Картлар йортындагы “ташландык” әби-бабайларны опекунлыкка алу үрнәкләре турында матбугатта күп язылды һәм сөйләнде. Шундый йортларның берсе белән якыннан танышу, гыйбрәтле язмышларны барлау өчен, Питрәч районы Күн авылында урнашкан картлар йортында булып кайттым.

Кыш чыкканчы гомер узды

Җитәкче ханым Вәсилә Габдрахман кызы Вәлиуллина биредә беренче көннән үк эшли икән инде. Хезмәткәрләр дә, интернаттагы өлкәннәр дә аның хакында җылы сүзләр генә сөйләде.

Егерме кешегә исәпләнгән интернатта 21 өлкән буын вәкиле яши. Шуларның 11е – инвалид, ә 10сы – ялгыз өлкәннәр. Ике кешенең балалары, бик якын туганнары бар. Ә бер әбине түләүле нигездә көн күрә диделәр. Ягъни аны монда тоткан өчен туганнары акча түләп тора.

Баштан бу бина ялгыз карт-карчыкларга кыш чыгарга булышу өчен генә эшли башлый. Әйтик, кыш көне мич ягып азапланасы булмасын, авырганда ялгыз калмасын өчен… Әмма тора-бара “картлар йорты” күпләрнең газиз йортына әверелгән.

Ел саен Өлкәннәр көне зурлап бәйрәм ителә биредә. Мул табын коралар, бүләккә күчтәнәчле пакетлар таратыла, хәйрия концертлары оештырыла. Бу арада күпләрне пошаманга салып, әлеге йорт ябыла дигән сүзләр дә йөргән икән. Имеш, оптимизация нәтиҗәсендә әби-бабайларны зуррак интернатка урнаштырмакчылар. Әмма бу сүзләр дәлилсез һәм фаразларның ни белән тәмамланачагы әлегә билгеле түгел.

“Безнең интернат бик тыныч, – диде мине озатып йөрүче санитарка-тәрбияче Эльмира Сәйфетдинова. – Күпләр монда беренче елын гына яшәми инде”.

Ул мине иң беренче Наилә апа янына алып керде.

Авыру язмыш

Язмыш китабыңа ни язгандыр бит, дигән сүзе бар әбиемнең. Аннан барыбер узып булмый дип әйтүе үзенчә. Әнә шул китапка ышанмас җирдән ышана башладым инде. Наилә апа Бикмөхәммәтова да, хәленнән килсә, үзенә башка язмыш сайлаган булыр иде юкса.

–            Кияүгә чыкмадым, – дип башлады Наилә апа. – Шуңа күрә мине карарлык балаларым да юк. Гомер буе авырдым. Бала вакыттан ук инвалид саналам. Хәзер дә менә II группа инвалид. Бөтен җирем авырта: башым, ашказаным, аягым… Авырганга күрә укый да алмадым. Эшләмәдем дә. Әнием сугышка кадәр үлде, ә әтием сугыштан соң ук.

–            Сез биредә күптәннәнме соң инде?

–            Менә 10 майга кадәр үлеп китмәсәм, монда килгәнемә 10 ел була. Бу йортта яши башлаган иң беренче кеше дә мин булдым. Үз өемдә яшәсәм, күптән үлгән булыр идем. Керемне юалар, дүрт тапкыр ашаталар, ун көн саен мунча кертәләр, Питрәч больницасына йөртәләр. Тагын ни кирәк? Бик рәхәт, Аллага шөкер, – диде ул.

Наилә апага 68 яшь. Туган апасы бар икән. Ул да өлкән яшьтә инде.

Авыруны кеше сорап алмый. Наилә апа да, шул сәбәпле тормышын башкача кора алмаган. Язмыштыр…

Өлкәннәрчә мәхәббәт

Елена Андреева белән Иван Родионовның бер бүлмәдә яшәвен күреп гаҗәпкә калдым. Елена әби, аклангандай, болай дип сөйләде:

–            2007 елда бавырыма операция булды. Ул мине һәрдаим кайгыртты, ә хатын-кызга ир-ат тарафыннан рухи ярдәм, аның җылысын тою бик кирәк. Соңыннан без аның белән бергә яшәргә дип гариза яздык. Гражданлык никахы булып чыга инде.

–            Беренче никахтан балаларыгыз бармы соң?

–            Ирем белән аерылыштык та, ике улымны үзара бүлдек. Берсе миңа – берсе аңа. Берсе үлде инде, ә икенчесе өйләнде. Аралашмыйбыз.

Иван карт бик сөйләшмәде. “Мин гел сөйлим дә сөйлим. Икебез дә күп сөйләшсәк, безне кем тыңлар иде”, – дип көлде Елена әби. Шулай да аның төрмәдә утырганлыгын, балалары барлыгын “тартып” чыгардым. Әмма барыбер Иван дәдәй миңа ачылмас бер сер капчыгы булып калды.

Интернатта парлашкан кешеләр тагын бар икән. Ике ел бергә яшәүче Людмила Карнакова һәм Юрий Денисовлар да бер-берсенә терәк булып, гомер көзенең көннәрен саный. “Люда ханым бирегә килгәндә сукыр иде”, – дип сөйләде хезмәткәрләр. Аңа һәм тагын берничә әбигә операция ясатып, күзләрен ачтырганнар.

Елак юморист

“Монда ничек кенә рәхәт булмасын, ничек кенә ашатмасыннар, карамасыннар, аякларым йөрсә, бер минут та тормас идем”, – диде Николай дәдәй.

–            Сезгә монда ни ошамый соң? – дим.

–            Бар да ошый. Бигрәк тә пешекчеләрне яратам, менә син дә ошыйсың. Гашыйк булыр идем сиңа, рөхсәт итсәң, – дип, сүзне шаяртуга борды үзе.

–            Йортыгыз кайда сезнең, Николай дәдәй?

–            Янды.

–            Туганнарыгыз бармы?

–            Бар. Ләкин алар минем кайда булуымны белми, белмәсеннәр дә.

–            Нигә алай дисез? Туганнар белән аралашып яшәү бик күңелле бит.

–            Оныгым бар. Кызым Казанда яши. Аралашсам, мин алар өчен, алар минем өчен борчылып торыр иде. Ә болай ике якка да файдалы.

–            Тыштан гына шулай дисез сез, – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, гел елмаюлы Николай дәдәйнең күзләрендә яшь бөртекләре шәйләнде. Шул күз яшьләре аша көләргә, мине көлдерергә тырышты ул. Әллә нинди мәзәкләр сөйләде, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

–            Монда кияүгә чыкмаган әбиләр күп бит, өйләнер идегез, – дим, ул шаярганга ияреп.

–            Юк, миңа яшь хатын кирәк, алар минем таләпләргә туры килми, – диде Николай дәдәй.

“Судка бирәм!”

Бар бүлмәдә “кунакта” булдым. Алар белән бергә утырып телевизор да карадым, күпләргә сердәш тә булырга туры килде, әмма монда барысын язып бетерү мөмкин түгел. Инде аш бүлмәсенә чыгып, төш вакыты узганын көтеп утырам. “Дүрт тапкыр ашатабыз, – ди пешекче Гөлфия Миңнуллина. – Өйдә кайчакта бер үк ашны ике көн рәттән җылытып ашаган көннәр дә була, ә монда алар һәркөн яңа пешкән ризык ашый. Бүген менә иртәнгә карабодай боткасы, төшкә кәбестә ашы, бәрәңге боламыгы белән ит, әбәткә компот белән берәр камыр ризыгы, ә кичкә консерва белән макарон ясыйбыз. Госман абый Вәлиуллинны күрдең инде. Ул биредә тәрбияләнүче иң яшь кеше. Безгә һәрчак ярдәм итә. Интернатның үз бакчасы, бер эте, абзарында сыеры, 15 казы бар. Шуларны карый…”

Әйе, хәтерлим мин аны. Ул да яшь вакытта өйләнмәгән һәм нәтиҗәдә бүген ялгыз. Гомумән, картлар йортында күпчелекне яшь чакта ялгыз калучылар тәшкил итә.

Шулай сөйләшеп утырганда, ашханәгә бер әби килеп керде. “Зарланырга кердем”, – дип башлады ул сүзен. Борылып карарга да өлгермәдем, тезеп тә китте:

–            Людмила исемле мин, Яковлевна. Монда килгәнемә озак түгел әле. Ләкин нигә мине монда китереп “тыктылар”? Җәлилдәге интернатта булганда, Яр Чаллыга күчерегез дип гариза язган идем, монда китерделәр. Шундый хәл буламы?

–            Ә монда нәрсә ошамый? – дип сорыйм, гаҗәпләнеп.

–            Урамга чыксаң – пычрак…

–            Шул да булдымы сәбәп?! Ә тегендә шау-шу, транспорт тавышы, хаос. Биредә чиста һавалы, тыныч авыл, ичмасам. Тәмле ашаталар, урын-җирегезне алыштыралар. Мунча…

–            Юк, миңа боларның берсе дә кирәкми. Яр Чаллыга кайтып, апамны судка бирәсе бар. Ул мине әни фатирыннан пропискадан төшереп, картлар йортына илтеп атты. Үз оныгын шунда пропискага кертте. Яңадан шул фатирга кайтып торасы килә. Үз почмагым була торып, нигә мин монда яшәргә тиеш? Анда бит 8 ел яшәдем…

–            Балаларыгыз бармы соң?

–            1965 елгы улымның кайдалыгын да белмим, югалды ул. Малишевский Евгений Юрьевич исемле.

Газетаны басарга җибәрер алдыннан гына интернатка шалтыратып белештем: аны Алабугага җибәрергә путевка язганнар икән. “Яр Чаллыда әлегә урын юк”, – диделәр.

Картлар йортыннан хат

Инде китү ягына борылгач та, Наилә апа артымнан килеп: “Кызым, тагын кил. Яңа ел бәйрәмендә бик күңелле була”, – дип кочып алды. “Килермен, исән-сау гына булыгыз”, – диям, елмаерга тырышып. Ә күңелем мөлдерәмә тулып, менә-менә ташыр сыман. Юрий бабай да куып җитеп, өч алма тоттырды. “Ал инде, ал. Аны ашарлык теш калмады инде безнең. Тәрәзә төбе алма белән тулды бит инде”, – дигән була. Җан бәргәләнә, үз-үземне кая куярга белмим. Тәрбиячеләр: “Үпкәләтмә инде, ал, күңелләре яшь баланыкы кебек аларның”, – дип алмаларны кулыма тоттырды. Авыру җәмгыятебез өчен үземне гаепле тоеп, күзләремне түбән төшерәм. Инде капкага барып җиткәч тә, Людмила әби тәрәзәсен киң итеп ачып, кире чакырып алды: “Боларны почта тартмасына сал инде, зинһар, улларыма хат язган идем. Адресын тикшереп чык әле, ялгыш була күрмәсен”.

Почта тартмасына салганчы “Из дома престарелых” дип язылган ике конвертка озак карап тордым. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигәннәре менә шушы буладыр, мөгаен. Боларның алма бирерлек кешеләре дә юк бит…

Югарыда язылганнар белән чагыштыру өчен бер мисал китерәсем килә. Минем 40 елдан артык укытучы булып эшләгән әбием бар. Кайтсаң-китсәң, иң беренче әби янына кереп исәнләшү-саубуллашу, берәр мөһим эшкә тотынганчы аның хәер-фатыйхасын алу, кичке ашка иң беренче аны дәшү, табын артында гаилә киңәшмәсе үткәрү, берәр шатлыгың булса, иң баштан әбине сөендерү… – бар да аңа булган чиксез хөрмәт күрсәткече. Шул хөрмәткә барча өлкәннәр дә лаек сыман. Ул балалары уңышына куанып, оныклары үскәнгә сөенеп, алар янәшәсендә яшәргә тиеш кебек. Юк шул. Дөньясы без теләгәнчә генә бармый. Кемдер үлем сәгате сукканын көтеп гомер итә, ә кемдер туксанда да тормышына куанып яши.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Күн-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №39)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар