ЯНА УЧАК, ДӨРЛИ УРМАН

Кем ничек булдыра – шулай көрәшә. Булган урманнар янып беткәнче бетәме бу эсселек, юкмы инде?!

Төркиядән, Мисырдан таныш студентлар кайтырга тиеш иде. Алар өчен борчылып, Казан аэропортына шалтыраттым.

–            Бар да яхшы, рейслар күчерелмәде, төтен самолетларга комачаулык тудырмый, – диделәр анда…

Узган атнада Казан шәһәре төтен астында калды. Кояш нурлары шәһәргә үтмәс булды, тынчу һавадан җәфаландык. Совет районы буйлап көл очты хәтта. Сәбәбен Лаеш районындагы Никольский авылы янындагы урман яну дип әйттеләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткән мәгълүматларга караганда, Мари Иле белән Татарстан чигендә дә урманнар дөрли һәм аларның төтене дә безгә кадәр килә. Ә ул республиканың үзендә исә сигез тапкыр зур янгын чыгу очраклары булган.

Казан тирәсендә хәлләр, чыннан да, мөшкел. Аккош күле, Габишев, Дәрвишләр бистәсе, Комлы Кавәл, Ореховка тирәсендәге урманнарда берничә мәртәбә янгын чыккан. Аны вакытында сүндереп калганнар калуын… Биектау районында да әллә ничә гектар җирдә торф янды.

Сугыш чорымыни, һәрдаим вертолетлар оча. Баксаң, Казан һәм аның тирәсендәге янгын очракларын күзәтү өчен, 3 вертолет һәм 9 дельтаплан билгеләнгән икән. Быел гына республикабызда 179 гектардан артык мәйданны колачлаган 85 урман янгыны теркәлгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек күбрәк. Без ялгыз түгел. Мәскәүдән ерак түгел генә торфлы мәйданнар янганга, Русия башкаласы да җәфа чигә.

Казан тирәсендәге урманнарны контрольгә алу максатыннан, янгынга каршы волонтерлар хәрәкәте оештырылды. Хәрби училищелар курсантларыннан һәм студентлардан торган дружиналар, билгеле бер маршрут алып, урман буйларын, тимер юл кырыйларын күзәтәчәк. Район үзәкләрендә дә 15-20 кешедән торган отрядлар җыела, алар янгын сүндерүчеләр килгәнче үз көчләре белән утка каршы көрәшергә ярдәм итешергә бурычлы.

Яшь урманнар, питомниклар да бар бит әле. Алар ничек яши? Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә урнашкан “Горводзеленхоз” идарәсе башлыгы Рәфгать абый Зәкиевтан питомниктагы яшь агачлар турында белештем.

–            Рәфгать абый, урманнарда янгын куркынычы зур. Бу нисбәттән берәр чара күрәсезме?

–            Безнең питомникта андый куркыныч булмасын өчен, читләрен чокырлап алдык. Машиналар керә алмый. Кирәкле урыннарда шлагбаумнар тора. Даими тикшереп, күзәтеп торабыз.

–            Универсиадага дип меңләгән агач утыртылган иде, алар ни хәлдә? Бу эсселекне ничек кичерәсез?

–            Иртәнге 4тән кичке 10га кадәр су сибәбез. Көне-төне эштә булырга туры килә. Юлларга су сиптерә торган машинаны күргәнең бардыр. Әнә шундый машиналар да бу эшкә җәлеп ителгән. Шланглар суздык, аннан да сиптерәбез. Башкача булмый. Дөрес, бөтен 300 гектар җиргә су сибеп бетереп булмый. Универсиадага дигән агачларга күбрәк игътибар итәргә, аларны саклап калырга тырышабыз.

–            Корыган агачлар да бармы?

–            Бер дә кормый гына булмас инде, температура 40 градустан да артып китте бит. Шулай да алар күп түгел, Аллага шөкер.

Кем ничек булдыра – шулай көрәшә. Булган урманнар янып беткәнче бетәме бу эсселек, юкмы инде?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №31)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар