ЯЗ ХӘТӘР АЛЫП КИЛӘ

Узган ялларда авылга кайтып килергә карар кылдым. Бакчада казыныйм, саф һава сулап килим, мин әйтәм. Туйган бу шапшак шәһәрдән. Шакшы булмый ни, кар эрегәч, бөтен чүп-чар өскә чыга. Юл буенда яткан шприц, шәхси гигиена әйберләре, хайваннар калдырган “күчтәнәчләр”не күрмәмешкә салышып булмый. Күз салсаң – күңел болгана. Урам себерүчеләр генә җыештырып бетерергә җитешми, күрәсең. Теләсә-кайда бер-бер артлы чүплекләр пәйда була. Бу язда гына Казан тирәсендәге 112 чүплекне юкка чыгарганнар икән. ТРның Министрлар Кабинеты карары белән 1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәр һәм районнарыбызда санитар-экологик икеайлык дәвам итә бит, чистартмый кая барырсың. Ярый да шәһәрдә һәрдаим арттан җыеп йөрүче бар. Авыллар нишли икән?! Кайтышлый күз салырмын, имеш…

Башта шәһәрдән чыгып китә алмый азапландык. Һәркем авылына ашыга: шәһәрдән чыгу юлындагы “бөкедә” генә дә ике-өч сәгать утырырга туры килде. Капкыннан котылгач, язгы пейзаж, яшел кырлар белән хозурланыйммы дисәм, кап-кара җирне күреп исем китте. Кипкән чирәмгә ут төрткәннәр дә вәссәлам. Ел саен бер күренеш булса да, акыл кабул итә алмый шуны. Ни йөрәгең белән ут ягып, аны үз иркенә калдырып китәргә кирәк?! Җиле җил төсле генә булса икән. Каян чыга бу янгын дип гаҗәпләнәсе дә юк соңыннан. Ел саен шул бер балык башы булгач, 24 апрельдән 15 майга кадәр шул ук Министрлар Кабинеты тарафыннан янгынга каршы көрәш режимы игълан ителгән. Димәк, бу көннәрдә чирәмгә ут төртергә, урманда учак ягарга, анда гына түгел, үз участогыңда да чүп-чар яндырырга, янгын чыгу куркынычы булган җирдә тәмәке төпчекләре ташларга ярамый. Юкса штраф квитанциясе тотып, “артык” акчагызны дәүләткә тапшырырсыз. Штраф дигәннән, экология милициясе хезмәткәрләре, административ хокук бозулар өчен, ел башыннан бирле 6 миллион сумлык штраф салырга өлгергән инде. Акча түләп кенә котылсагыз, яхшы булыр әле ул.

Көннәр җылынгач, республикабыз территориясендә генә янгын чыгу куркынычы туган 1121 очрак булган. Шул чүп-чар, чирәм ягу аркасында. Былтыр янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан 130 корылманы искә төшерәсе дә гыйбрәт кенә аласы югыйсә. Бер дә булмаса быелгы фаҗигаләр дә җитәрлек. 22 апрельдә Спас районының бер авылында ике агач йорт көлгә әйләнгән. Шул ук көнне Балык Бистәсе районының бер почмагында ике хуҗалык урынында күмер генә утырып калган. Казаннан ерак түгел генә урнашкан 4 дача да шул язмышны кабатлаган… Алла сакласын!

Сизәсезме, Хезмәт бәйрәме ниндидер “шашлык-машлык” көненә әйләнеп калды. Бер җыелып утырып алу да кирәктер инде, аңлыйм. Әмма шул бәйрәмнән соң өелеп калган чүпне кем генә җыештырып китә икән… Учак ягуга аерым тукталсак, быел урманга ут кабу очрагы җиде тапкыр теркәлгән. Нәтиҗәдә, янгыннан 4 гектар урман зыян күргән. Һәрхәлдә, аек акыллы кеше бу саннарны күреп уйланырга тиеш, миңа калса.

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №17)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар