Язмышыбыз үз кулыбызда

«Бердәм Россия» партиясе көннәре Нырьяга да килеп җитте. Бик үзенчәлекле халык яши бу җирлектә. Райондагы бу авыллар милләт төрлелеге ягыннан рекорд куймый микән әле? 7 төрле милләт бар диделәр: 1502 удмурт, 154 татар, 7 әрмән, 3 урыс, 2 башкорт, 1 чуаш һәм 1 немец – барысы 1670 кеше. Территориягә 10 авыл керә. Демографик хәлгә килсәк, туучылар саны күбрәк. Димәк, авылның киләчәге бар. Нырья җирлегенең инвесторы – «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Бүгенге көндә нырьялыларның аңа бурычы 15 млн. тирәсе. Шулай да инвестор «сез миңа тиеш» дип яшәми, һәрчак ярдәм итә үзләренә. Әйтик, узган елны хәтта мәдәният йортына киемнәр тектерү өчен дә 30 мең сум бүленеп бирелгән.

Ә биредәге мәдәният йорты хакында монда килгәнче үк ишетеп белә идем. Атна ахырындагы дискотекада тирә-яктагы 10 авылның гына түгел, хәтта Саба районы яшьләрен дә үзенә җыя ул. Бервакыт танышларым биредәге яшьләрне мактаган иде. Ә бүген участок милиционеры А.Фәйзуллин да: «Бердәм халык алар, уртак тел табуы да җиңел», – дип сөендерде.

Бу яктагы авыллар да, алдагылары кебек үк, бер проблемасыз түгел. Хәер, борчу-мәшәкатьләр булмаса, ничек булыр икән ул? Бу көнне район үзәгеннән килгән ике дистәгә якын кеше көн дәвамында халыкны борчыган проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнде, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Инвалидлар да, күп балалы гаиләләр дә, пенсионерлар да, сәламәтлеккә туймаганнар да… Кыскасы, Нырья җирлеге халкына район үзәгенә барып хәл ителердәй мәсьәләләрне авылда гына чишү мөмкинлеге туды.

Күп балалы гаиләләргә аерым тукталып үтәсем килә. Иске Кнә-Юмья авылында көн күрүче Егоровларның 9 балалары бар икән. Һәм барысы да малайлар! «Бу әле соңгысы түгел, тагын табачакмын», ди ана кеше.

Иштуган авылындагы Васильевлар гаиләсе дә күп балалы санала. Алар бусагасын атлап кергәндә, ана тиешле кеше күрше хатыны һәм ике ир белән «ярты» бушата иде. Балалар каршында бит әле. 9 яшьлек Алена, приюттан килгән хезмәткәрне танып алып, муенына ташланды. Анасы аны кер, табак-савыт, идән юмаган өчен һәрдаим кыйнап тора икән. Бу хакта ана үзе үк сөйләп шаккатырды. «Нигә һаман бала алып кайтасыз, торырлык йортыгыз да юк бит?» – дигән сорауга күзләрне яшь белән тутырырлык җавап ишеттек. «Картлыкта берәрсе тәрбияләр әле үземне, үзләре үсәләр алар», – дип яшәүче ана, нинди кайгыртуга өмет итә икән соң? Әтиләре дә юк бит ичмасам.

Иске медпунктны икегә бүлгәннәр. Шуның бер ягында тагын бер күп балалы гаилә яши. Вуклова фамилияле ханым 6 баланы үзе генә тәрбия кыла. Кечкенә генә йорт гөлләр белән тулы. Чиста-пөхтә итеп җыештырылган. Әтиләре Казан метросы төзелешендә үлгән икән. Тәртипле хатын диделәр аның хакында.

Ә шул медпунктның икенче ягында яшәүче Г.Гаврилова эчкече икән. Шулай ук 6 баласы бар. Кечкенәсенә берничә ай гына әле. Шаккатарлык!

Шундый рухтагы гаиләләр турында роман язарлык мәгълүмат җыйдым. 8 гаиләнең барысы хакында да язып тормыйм. Ни рәвешле яшәп ятулары алда искә алынган 2 гаиләдә дә яхшы күренә.  Үземнең яшь башыма бик зур гыйбрәт булды бу. Күп балалы гаиләләрнең берничәсенә, партия исеменнән, партиянең район башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Зыятдинова бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.

П.Трофимовка социаль хезмәткәр кирәк икән. «Моңа кадәр күршем карап, ярдәм итеп тора иде, аңа бит акча түләмиләр», – ди ул. Аны да кайгыртучы булачак.

Төш вакытында авыл ашханәсе ветераннарны кабул итте. 442 пенсионерның иң өлкәннәре, авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән олы буын вәкилләре җыелган иде бирегә. Түгәрәк өстәл артында район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, ветераннар Советы рәисе М.Мансуров, социаль ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Э.Фәләхетдинова, партиянең башкарма комитет җитәкчесе Ә.Зыятдинова, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары З.Нәбиева һ.б.  аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Ә проблемалар шактый күп. Фикер алышуга каралган вакыт кысаларына гына сыймады. Картларны күбрәк су мәсьәләсе борчуга салган. Су скважиналарының лицензиясе булмау сәбәпле, су алуны туктату турындагы дәгъваләр судка җибәрелгән икән. Авыл сусыз калырга мөмкин дигән сүз инде бу. Авыл янәшәсендәге буаны да агызганнар. Юлларның тиешенчә төзек булмавы,  салынып бетмәгән күпер дисеңме – берни дә игътибардан читтә калмады. Ә Нырья авыл җирлеге башлыгы В.Рәхмәтуллин исә, барлык үтенечләрне искә алып, проблемаларның хәл ителәчәген искәртте. Чыннан да, чишелешсез проблема юк ул, бары теләк кенә булсын. Әлеге авыл җирлегендә күп еллар бил бөккән, түбәтәйле карт Рухулла Мотыйгуллин партиягә мөнәсәбәтен, фикерен ачык белдереп сөйләде.

-Хәзер кеше эшенә ябышып ята. Элек эш күп, кемгәдер ни дә булса ошамаса чыга да китә иде. Без картларга хәзер ни кирәк инде? Су, ут, газ, юл булса, кибеткә ипи килеп торса – шул да бик җиткән. Пенсия турында әйткәндә, көне, сәгате белән китереп бирәләр. Гадәттә миңа, 8нче числода пенсия кертәләр. Узган айны ул ял көненә туры килә иде. Бер көн алдан керттеләр хәтта. 1958 елдан бирле биредә эшләдем. Авыр чорларны да күрергә туры килде. Менә бүген тормышыбыз алга бара, димәк партиягә ышанмый хәлебез юк, – диде ул.

«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Газинур Хәбибрахмановка да зур ышаныч баглады ветераннар. Әлеге авыл җирлегенә килеп җиткәч, медпункт каршына тезелгән машиналарны, шул якка туктаусыз агылучы карт-карчыкларны күреп исем киткән иде. Һәркем үзәктән килгән табибларга күренергә ашыкты. Тик алар иртәрәк киткән булып чыкты. Бу хакта район дәваханәсенең баш табибы, әлеге кайбер табибларны үз эш урыннарында авырулар көтүе белән аңлатты. «Алданрак килергә вакытым булмады, 3кә кадәр монда булалар дип белгән идем», – дип зар белдерде бер апа. Медпунктка кагылышлы сорауларны очрашуда ветераннар да күтәргән иде. Анда газ юк икән. «Булачак!» – диде авыл җирлеге рәисе. Ышанасы килә.

Көн азагында Нырья халкы мәдәният йортына «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе, район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин белән очрашуга җыелды.

Концертны да халык яратты. Удмуртлар кайнап торган почмакта, удмуртча җырлаганны ишетәмме дисәм, кукмаралылар икән. Шул рәвешле артистларыбыз «Бердәм Россия» партиясенә ышаныч белдереп, очрашуга җыелганнарга бүләк ясады. Ә удмурт җырын барыбер тыңладым. Үз авылларында «йолдыз» булган Саша Кузьмин тамашачылар соравы буенча бик матур җырын башкарды.

Бердәм Нырья халкы «Бердәм Россия»гә ышаныч белдерде. Сайлауларда да сынатмаслар дип ышанам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар