ЮЛӘРЛӘР КИМИ

Русиянең ике төп бәласе бар: юллар һәм юләрләр, дияргә яратабыз. Гоголь әйтеп калдырган бу сүзләр әле дә актуаль һәм әлеге теорияне исбатлап ерак йөрисе дә юк. Урамга чыксаң, ватылган асфальтка тап буласың. Иртән шыплап тулган маршруткага утырсаң, икенче бәланең дә ерак йөрмәвен аңлыйсың.

10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Бу дата 1992 елда Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән билгеләп үтелә башлый. Ничек дисезме? Димәк, бу көнне һәркем көзгегә карарга һәм үз-үзенә бер сорау бирергә тиеш: мин юләр түгелме? Һәр елны шулай! Шаяртам инде.

Ә җитди итеп әйткәндә, бу көн депрессивлыкны киметү максатыннан уздырыла икән. Ягъни 10 октябрьдә генә булса да кеше үз сәламәтлеге турында уйлансын һәм рухи яктан сау-сәламәт булу турында кайгырта башласын өчен. Озакка сузылган стресс, депрессия аркасында әллә нинди авырулар пәйда булырга, үсеш алырга мөмкин югыйсә. Дәвалап бетерә алмассың. Бу көнне психик авырулар, аларның профилактикасы турында әңгәмә, ачык дискуссияләр үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, бүген 450 миллион кеше психик авырулардан интегә. Ә һәр икенче кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да психик халәткә бәйле проблема белән очраша. Үз-үзеңне кулда тота алмаслык хәлгә килеп, адекват булмаган гамәлләр кылсаң, мәсәлән. Хәер, мисалларны күп китереп була монда. Һәр елны 150 миллионнан артык кеше депрессия кичерә. Бу нидән килеп чыга дисезме? Беренчедән, сәяси, икътисадый катаклизмнар сәбәпче булса, икенчедән, мәгълүмат ташкынының чамадан тыш күп булуы да зур роль уйный. Хәзерге заман кешесенең итәгенә ябышкан һәм гадәти хәлгә әйләнгән стресс та үз эзен калдыра. Кыскасы, әгәр сез иртән торышка бензин бәясе биш сумга күтәрелгән, бер кило макарон хакы өч тапкыр сикергән һәм татарларны Себергә куып таратасы дигән карар чыгарылган булса да тыныч калып, дөньясына төкереп яшәсәгез, психик авырулар сезгә якын да килмәячәк. Ләкин алай гына яшәп була микән?! Стресс белән көрәшеп булмый, шуңа күрә аны үз тормышыңа якын китермәскә кирәк, ди белгечләр.

Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы җитәкчесе Кәүсәр Камил улы Яхин әйтүенә караганда, бездә халык психиатрга барырга курка. Алай-болай шунда барганыңны белсәләр, юләр итеп караулары бар, имеш. Ләкин чит илдә әлеге хезмәт зур үсеш алган һәм анда психиатрларга йөрү – оят эш түгел, халык та курыкмый үзләреннән. Психиатр түгел, психологның да кем икәнен белми яшәүчеләр бар әле бездә.

“Психик сәламәтлек профилактикасы мәктәп бусагасыннан ук башланырга тиеш, – ди Кәүсәр Камил улы Яхин. – Шулай ук студентлар, аннары инде эшче төркем белән дә эш алып бару мөһим”.

Республиканың академик Бехтерев исемендәге психиатрия больницасында методология эшләре буенча оештыручы булып эшләүче Татьяна Гурьянова соңгы ун елда уңай үзгәрешләр булуын ассызыклады. “Психик авырулар тарафыннан кылынган куркыныч гамәлләр торган саен азрак күзәтелә, яңа авыруларны больницага салу да 22 процентка кимеде”, – диде ул.

Нервыларны саклау, депрессия белән интекмәү, стресстан ерак тору өчен иң беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш булабыз. Ягъни дөрес тукланырга, спорт белән дус булырга, йокы режимын сакларга кирәк. Кыскасы, без балалар бакчасыннан ук белә торган кагыйдәләрне саклау – иң мөһиме.

Нәтиҗә итеп бер генә теләк тели алам: нервыларыгызны саклагыз. Бөтен авыруның башы шуннан.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар