ЮБИЛЕЙГА ДӘШӘ ТИНЧУРИН

Атна уртасында ук сеңлем шалтыратып: “Бу шимбәдә Тинчурин театры безнең авылга килә”, – дип хәбәр бирде. Ышанмадым. Шундый зур театр безнең кеп-кечкенә авылда нишләп йөрсен ди? Бу көзге пычракта бигрәк тә. Ә белдем, шулар исеменнән акча эшләп, алдап йөрүчеләрдер әле, минәйтәм.

Чыннан да, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, “Бер тамчы ярату” спектаклен куеп, авыл халкын елатып китте. Мелодрама бит. Таныш артистларны авылның кечкенә сәхнәсендә күрү кызык иде безгә. Роза Хәбибрахманова, Тәслимә Фәйзуллина, Зөфәр Харисов, Шамил Фәрхетдинов, Әнәс Галиуллин, Ләлә Миңнуллина, Айгөл Әхмәтова. Бу исемнәр сезгә ни дә булса сөйлиме? Шуларның яртысыннан күбрәге Татарстан республикасының атказанган артистлары дип тә әйтсәм? Беләм, алар күпчелек укучыга берни дә сөйләми. Чөнки гади тамашачы артистларны аның исем-фамилиясеннән, алынган исеменнән түгел, ә кыяфәтеннән, уйнаган рольләреннән исендә калдыра. Мин театр тәнкыйтьчесе дә, артистларның исем-фамилияләрен биш бармагым кебек белә торган театрал да түгел. Ә гап-гади тамашачы. Шул тамашачы, шаккатып, төп геройга кушылып елады. “Чынлап елый бит, чын-чынлап елый”, – диеште артымда утыручылар.

Гади тамашачыны ул көнне бер сорау бик кызыксындырды: ни өчен нәкъ менә безнең авыл?Җавап эзләп сәхнә артына ук кереп киткәнмен.

Тәслимә Фәйзуллина: “Район башлыгыгыз шулай хәл итте, шуңа күрә монда”, – диде. “Бу районда өч урында: сезнең Ядегәрдә, Кукмараның үзендә, Олы Сәрдек авылында гына булабыз”, – дип өстәде Зөфәр Харисов:

Драматург Рәдиф Сәгъди сүзгә кушыла: “Бу спектакль белән сезнең районда гына инде. Бу бит безнең юбилей гастрольләре. Бүген төп рольне башкарган Тәслимә апаң Фәйзуллинаның, 5 декабрьдә Химиклар мәдәният сараенда, юбилей кичәсе узачак. Шунда кил”.

Спектакль беткәч, халыкка бу юбилей хакында Әнәс Галиуллин да сөйләгән иде. Аның: “Финанс кризис тормышның барлык өлкәләренә кагылса да, театрга кагыла алмый. Чөнки театр ул кешенең рухы, күңеле. Ә күңелгә кризис керә алмый”, – дигән сүзләре хакында озак уйланып йөрдем. Акчасыз халык театрга йөрмәс шул. Андый очракта театр да кризис кичерми калмас. Тфү-тфү… Тинчурин театрына андый кризис кермәсен иде.

Авылдаш апаның сүзләре исемә төште. “Бу Тинчурин театрында уйнаучыларга йолдыз чире кагылмаган, шуңа күрә аларның уйнаганын каравы рәхәт”, – дигән иде ул. Йолдыз чире дә йотмасын иде аларны.

Тормышын театрга багышлаган кешеләргә сокланам мин. Тәслимә апаның юбилеена кадәр калган көннәрне саныйм хәзер. Укучыларны да шунда чакырам. Йолдыз чире ияртмәгән, ихлас, һәрчак көр күңелле Тинчурин театры артисты Тәслимә апа Фәйзуллинаның юбилеенда сез дә булырга тиеш!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №47)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар