ЭТЛӘР ДӘ ЯРЫША

Авылда Амур атлы этебез бар. Махсус өйрәтүче булмаса да, ишегалдында овчаркабыздан да акыллы җан иясе юк. Күз карашыннан ук аңлый ул безне. Берәр ярамаган эш кылса, оясыннан да чыкмый. Чыкса да башын иеп кенә, күзләрен яшереп, кырын-кырын карап, койрыгын кысып басып тора. Ярамаган эш дигәне…

Ишек төбендә торган кәлүшләрне урлап, бакчага күмәргә мөмкин. Анысы да үзебезнекен түгел, килгән кунакныкын. Шул гамәле белән ни димәкче буладыр, белмим. Күрше тавыкларына кадәр таный бит ул! Үзебезнең мәче белән оясында кочаклашып йокларга мөмкин, ләкин чит песине күрсә, шундук сыртын кабарта. Әле мәчене сыйпап, аңа игътибар итмәсәң үпкәли дә. Көнләшкән рәвешен китереп шыңшырга ябыша. Рекламада мактала торган коры ризыкны ашамаса да, кара йоннары елкылдап тора. Бәйдән ычкындырсаң, куяннан да җитезрәк элдерә. Кыскасы, Амурыбызга күз тимәсен! Шундый җан иясен яратмау мөмкин түгелдер ул. Каян килеп эт турында сүз башлады бу дисезме?! Күптән түгел генә кинологлар бәйгесендә булдым һәм шул хайваннарның акыллылыгына тагын бер кат исем китеп кайттым әле.

Татарстанда 1996 елдан кинологлар бәйгесе оештырыла. Ә катнашучылар елдан-ел ишәя. Республикабызда 500дән артык эт органнарда “хезмәт итә”. Алар ярдәмендә 2009 елда гына да барлык җинаятьләрнең 15%ы – 6 меңнән артык эш ачылган. Ә наркотик матдәләр эзләргә һәм табарга сәләтле 21 эт бар. Азрак кебек. Тик 2009 елда шул дүрт аяклы дусларыбыз 20 килограмм139 грамм наркотик матдәләр табып биргән инде.

Ничек итеп табуларын үз күзләрем белән күрдем. Бәйгедә, билгеле. Ике машинага наркотик яшерелгән. Берсенеке -двигательдә, икенчесенеке – багажникта. Этләр машина тирәли чабып кына үтә һәм бер мизгелдә туктап кала. Кайсыдыр эт машинаны тырный, кайсыдыр тавыш белән хәбәр итә, кайсыдыр утыра… Идеалда этләр машинага зыян салмас өчен аны тырнамаска, җинаятьчене куркытмас өчен тавыш бирмәскә тиеш икән. Тик кенә хуҗаң килгәнне көтеп утыр шунда. Монысы соңгы елларда кертелгән яңалык. Шул яңа стандарт хакына күп кенә этләрне өр-яңадан өйрәтергә мәҗбүр булганнар хәтта.

Немец овчаркасы иң универсаль токым исәпләнә. Ул наркотик та таба, эз дә ала… Йортыгызга караклар керсә, бернигә дә тимичә кинологларны чакыртырга кирәк. Аларның эз буенча җинаятьчене тоту мөмкинлеге бик зур. Шулай ук спаниель, терьер, лабрадор да сынатмый.

1-3 июньдә республикабыз Эчке эшләр министрлыгының Спорт базасында булган бәйге берничә юнәлеш буенча үткәрелде. Шартлаткыч матдәләр табу, эз алу, наркотикларны ачыклау… Берничә катнашучы белән аралашып алдым. Мәсәлән, кече инспектор-кинолог Евгений Лямин Лениногорск районыннан ук килгән. Беренче тапкыр гына катнашуы да түгел. Чанга кушаматлы кечкенә генә эте белән наркотик эзләгәнен карап тордым. Машинага буе җитмәсә дә, исне шундук тотты бит бәләкәч. Шулай итеп наркотик һәм психотроп матдәләр табу юнәлешендә Чанга 3нче урынны алды. Кукмарадан килгән Рамил Зыятдиновның гына кәефе юк иде. Баксаң, берничә ел рәттән бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаган эте вафат булган да быел башка эт белән килгән икән. Әле фотога төшүдән дә баш тартты. “Килеп төшереп китәсез дә, этем эшләми башлый, йолдызлана”, – диде ул. Иң яхшы әзерлекле кинологлар Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә дип хәбәр иттеләр.

Бәйге Владислав Долгов һәм Игорь Шимарин истәлегенә багышланган. 2001 елның июлендә алар Чечен республикасындагы Гудермес шәһәренә хезмәткә китә. Игорьга дүрт аяклы дусты Малыш та иярә. Шул ук елның 3 августында хуҗасыз ВАЗ-2106 машинасы табылгач, беренче эш итеп кинологны чакырталар. Бәлки, машина игътибардан читтә дә калган булыр иде, тик якын арада нәкъ шушы юлдан федераль гаскәр үтәргә тиеш була шул. Эт бернинди куркыныч тапмагач, кинолог белән сапер машинага якынлаша һәм шул арада шартлау яңгырый. Шартлаткычның исен басу өчен аны алдан ук бензин белән коендырганнар икән. Шуңа күрә генә Малыш хуҗасын кисәтергә өлгерә алмый калган. Милиционерларның үлеме Татарстан өчен бик зур югалту була. Этләргә хәтта кеше гомере дә ышанып тапшырыла икән, аларны якын дус дип кенә атау бик аз, миңа калса.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №22)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар