ШӘП МОДА!

Башкалабыз Казанда татар дискотекалары модасы китте. Атна саен диярлек берәр татар дискәтүге яшьләрне үзенә җыя. Авылларга да озакламый шул мода килеп җитәр дә, алар да шул яхшы мода артыннан иярер кебек. Шәһәрдә укып кайткан авыл балалары, үз туган туфрагында үзләренчә “текәләнеп”, урысча аралашмас өчен, бер күрсәткеч булыр бу. Һәрхәлдә, шулай булсын иде. Хыяллар, хыяллар… Тик үзен татар дискәтүге дип атап, исеме җисеменә туры килми торган, татарлыктан, ай-һай, ерак торучы дискотекалар да байтак шул. Алай булмасын иде. Бу – “Кызган таба” татар дискотекасыннан кайтканда башта чуалган уй-фикерләрдән бер өзек кенә. Әйе-әйе, барлык татар дискотекалары да “Кызган таба” кебек булсын иде.

Казан милли-мәдәни үзәгендә булды бу дискотека. Дөресен генә әйткәндә, бию залында кеше бик аз булыр дип көткән идем, чөнки бу дискәтүккә зур масштабта реклама да булмады. Кеше барыбер күп иде. Дөрес, бирегә ярты мең кеше җыелды дип әйтә алмыйм, әмма, аның каравы, танцполда кеше өстендә кеше булмады. Татарча биегәндә дә беркем аягыңа басмый, сыеша алмыйча арттан төртеп егучы да юк, бие генә… Әйтергә кирәк, татар халык биюенә зур урын бирелде дискотекада. Исереп бәйләнүчеләр дә булмады. Аллага шөкер!

Кемгәдер, бәлки, дискотеканың нәкъ менә шул бәйләнүчеләре ошый торгандыр. Шул сәбәпле, бәлки, дискотека ошамагандыр да… Кемгәдер, бәлки, кеше күп булуы ошыйдыр да, бер аякта басып тору күңеллерәктер… Дискотека ошадымы, юкмы дигәндә, уртак фикергә килү мөмкин түгел. Шәхсән үземә әлеге дискәтүк бик ошады! Татарлыгы “кычкырып” тора бит моның…

Дискотеканың махсус кунаклары Вил Усманов, Зөләйлә, Айсылу, яшьләр интернет радиосыннан ди-джей Гиляз бирегә килүчеләрне кыздырды гына. Төрле конкурслар оештырылды. Уеннары да билдән түбән түгел иде. Аннан башка да була икән ләбаса. Бию залында күп кенә журналистларны да күрергә мөмкин булды. Искәндәр Сираҗи да үз шедеврлары арасында әлеге дискотеканы искә алмый калмас, мөгаен.

Дискотеканың “хуҗасы” DJ Шәкерттән кызыксынмыйча булдыра алмадым.

·            “Кызган таба” тагын булачакмы, Рөстәм?

·            Әйе, 3 апрельдә тагын үткәрергә планлаштырабыз.

·            Киләсе дискәтүктә нинди кунаклар көтелә?

·            Лилия Муллагалиева, Алсу Әбелханова чакырулы…

DJ Шәкертне Казанда кайнаучы яшьләр яхшы белә. Ул “Азатлык” радиосында эшләүче Рөстәм Исхаков. Чыгышы белән Балык Бистәсе якларыннан. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын узган ел гына тәмамлады. Факультет тәрбияседерме, Рөстәм Исхаков үзенең миллилеге, татар җанлы булуы белән аерылып тора. Искиткеч шигырьләр дә яза икән. Укыганда ук дискотекалар уздыра иде. Ә иң мөһиме, ул – татар дискотекаларын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Димәк, әлеге модага нигез салучы. Шәп мода бит, килешәсезме?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №13)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар