ШУХЫР-МУХЫР

Өч яшьлек энемнең иң яраткан уенчыгы – мобиль телефон. Әнисенә ничек шалтыратасын, телефонның кайсы төймәсенә басып, шалтырауны ничек кабул итәсен, ни рәвешле сөйләшәсен белә. Шундагы уеннарны уйнап туйганга, алар аңа кызык түгел инде. Кулыңда яңарак модель телефон күрсә, талап алырга да күп сорап тормый. Кыскасы, телефон – энемнең иң якын дусты.

Аның гына түгел, барчабызның да якын дусты ул. Шул бик караңгы авылдагы, өлкән буын вәкиле кулланырга өйрәнә алмаган булса гына. Ә шулай да күпчелек аннан башка яши алмый. Гомумән, мобиль телефонны уйлап тапканчы ничек яшәгәннәрдер – аптыраш. Үземнең “дустым” төшеп китеп, аяк астында челпәрәмә килгәнче, аның ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңлап бетермәгәнмен икән. Дөрес, өйдә онытылып калган чакларда, хорафатларга ышануыма да карамастан, кире кергән чаклар еш булды. Әмма телефонсыз калдырган шушы зур вакыйгадан соң, ни кылырга белмәдем. Кичен очрашасы авылдашыма шалтыратырга, классташлар очрашуын оештырганчы барысы белән дә элемтәгә керергә, бүлмәдәш кызга ачкычны ишек төбендәге келәм астында калдырырга оныттырмаска, Башкортстандагы апаны туган көне белән котларга… Тагын әллә ниләр эшләргә кирәк. Ә телефон урынына асфальтта чәчелеп ятучы мең дә бер шөреп кенә.

Телефон ремонтлаучы сервисларның иң якынына йөгердем. Алар хәзер аптекаларга караганда да ешрак очрый бит, эзләп азапланасы юк.

–             Төзәтү озакка сузылырмы? – дим, учыма кысып тоткан телефон калдыкларын күрсәтеп…

–             Бер атнадан килеп алырсыз, – диде бер егет, саны санга аерылган “дусны” аралый-аралый.

–             Күпмегә төшәчәк?

–             760 сум.

–             Соң шул акчага тагын мең сумны өстәсәм, шундый ук өр-яңа телефон сатып алырга мөмкин бит.

–             Сатып алыгыз алайса.

Икенче сервиска йөгердем.

–             Күпмегә төшәчәк?

–             Өч көндә ясыйбыз, 1500 сум.

–             Ыхы… хәзер…

Өченче сервиста телефонымны диагностикага алып калып, соңыннан шалтыратып, бәясен хәбәр итәргә теләгәннәр иде. Әмма шунда тимер-томыр белән дус бер танышым исемә төште. Алдан хәбәр бирә алмавыма борчылып, бер сәгатьтән аның фатиры ишеге төбендә тора идем инде. Ул телефонымны җыйган вакытта бер соравы белән шаккаттырды: “Ничә сервиста булдың? Ике деталеңне урлап калганнар бит”.

–             Бәлки ул асфальтта чәчелеп калгандыр?

–             Юк. Иң вак өлешләрен дә җыйганны, анысын гына калдырмас идең.

Сервиска барма, телефонсыз калма

Унбиш минут эчендә эшен бетереп, танышым (исемен атамауны шарт итеп куйды – Э.Ф.) телефонымны кулыма тоттырды да:

–             Башка вакытта бернинди сервиска да барма, туры миңа кил яки башка бер бик яхшы белгән кешеңә генә мөрәҗәгать ит. Чөнки иң зур криминал шул телефон ремонтлаучы сервисларда майтарыла.

–             Нигә шулай дисең?

–             Менә синең телефонда ике деталь инде урланган. Хәтта күз алдыңда телефоныңны ачып, эчен алыштырып ук куюлары бар. Андый сервисларда “үле” телефон эчләре бик күп. Синекен алалар да үзләрендәге иске, яраксыз телефонныкын тыгалар. Бу әйберне дәлилләве дә мөмкин түгел диярлек. Диагностикага алып калабыз, элемтәгә чыгарбыз, дияргә яратучы сервислар да байтак. Алары сиңа шалтыратып, төзәтү бәясен арттырып әйтә дә риза булмасаң, телефоның эчендәге барлык яраклы детальләрне алып кала.

–             Ремонт бәясен миңа бер сервиста 760 сум диделәр, икенчесендә ике тапкыр күбрәк сорадылар.

–             Димәк, беренче сервиста ук чистартканнар инде сине. Ә икенчесендә шул җитмәгән детальләрне кушып исәпләгәннәр.

–             Ник ремонт шулкадәр үк кыйммәткә төштемени, мин сиңа күпме тиеш?

–             Син миңа тиеш түгел. Детальләре дә әллә ни кыйммәт димәс идем. Аларда өстәмә түләнә торган сумнар күп инде ул. Мәсәлән, аренда өчен билгеле бер процент бар, шул өстәлә. Салымнарның да ниндие генә юк. Полицайларга, экология хезмәткәрләренә “салым”, табышка законлы салым… Шулардан калганы гына алар кесәсенә керә. Күпме акчаны артык түләвеңне исәпләп кара инде шуннан.

–             Телефон ремонтлаган өчен кимендә ничә сум сорарга мөмкиннәр?

–             Дөресен генә әйткәндә, 300дән дә кимрәккә, алты шөрепне борып, телефон эчен ачасы да килми. Ә болай бәясе төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, синең телефонның барлык детальләре дә җитсә, аны җыеп кына куясы иде. Бер тиенлек тә чыгым юк. Теге сервислар детальләрне чүпләп, синнән акча эшләп калган инде. Күптән түгел генә 12 меңлек бер телефон китерделәр. Ул аны сервиска алып барган булса, ремонт өчен кимендә 4 мең сорарлар иде. Ризалашмагач, дисплеен алыштырып – 4 мең, эчендәге кайбер детальләре урынына искене куеп, тагын берничә мең эшләп калырлар иде әле. Ә мин аны ике тапкыр арзанрак бәягә төзәтеп бирдем. Юкка гына телефон ремонтлау сервислары сәгатьләп артмый.

Әле менә күптән түгел генә бер иске телефон китерделәр. Үз бәясе 600 сум тирәсе микән, ә менә ремонты 1 меңгә төште. “Эчендәге номерларын алып булса, телефонын ташлыйм”, – диде заказчы. Кемгәдер телефон эчендәге мәгълүмат та бик кыйммәт шул. Ремонт өчен бәя кую да бер кагыйдәгә буйсына: әгәр син башка сервислардан кимрәк бәя аласың икән, синең белән сөйләшеп тә тормаячаклар. Ул кемгәдер юлны аркылы чыгу белән бер.

–             Сервисларның алдау юлы белән эшләвеннән тыш, тагын берәр зыянлы ягы бармы?

–             Беренчедән, күпчелек очракта анда бөтенләй укымаган, квалификациясез кешеләр утыра. Кайчандыр бер-ике телефон сүтеп җыйганнар да оста булганнар, имеш… Икенчедән, күп сервиста тиешле аппаратура юк. Экономияләү максатыннан алып тормыйлар аны. Мәсәлән, телефонны ремонтлаганда, аның эчендәге “тактасын” тигез рәвештә, билгеле бер тотрыклы температурада җылыту җайланмасы булырга тиеш. Аның бер генә урыны җылытылса, ул кабара, ә температура тотрыклы булмыйча тиешледән артып китсә, янып ук чыга. Шулай итеп, күп телефонны эштән чыгаралар да инде.

–             Ничек итеп алданмаска?

–             Сервиска бармасаң – алданмассың. Гарантия буенча төзәттерү әле бер хәл. Ә менә бөтенләй белмәгән кешегә үз телефоныңны ышанып тапшыру бик үк дөрес түгел. Сервиста урланган әйберне дәлилләү мөмкин түгел диярлек. Кайчандыр үзем дә мөселманнар өчен телефоннар төзәтү сервисы ачарга теләгән идем. Хәзер инде бу идеядән баш тарттым. Белгән кешеләр барыбер миңа килә.

Ялган тулы дөньясы

Телефон төзәтүче сервисларда гына алдап калмыйлар, әлбәттә. Шул “дус” аркылы акча эшләүчеләр дә, ай-һай, күп хәзер. Ниндидер приз уйнатыла дип алдап, билгеле бер номерга SMS җибәрергә кушылган “хат” алганыгыз бардыр инде. Белегез: бушлай сыр капкында гына. Шулай ук интернетта ниндидер психологик тест яки БДИ биремнәре эшләгәннән соң да, нәтиҗәләрне белү өчен, SMS җибәрүне сорыйлар. Күпме вакытын сорауга җавап бирүгә багышлаган кеше башын-ахырын уйламый гына дүрт санлы номерга SMS җибәрә һәм акчасыз да кала. Бу ысул белән урланган акчаны кире кайтару һәм җинаять эше ачу мөмкин түгел. Үзең теләп җибәргән хәбәр бит. Акчаң урланганын дәлилли алмыйсың. Шулай ук “Европа +” яки “Русское радио” исеменнән таратылучы хәбәрләр хакында да ишеткәнегез бардыр.

Телефоныгызга: “Әни, бу мин. Үз телефонымда акча юк, шушы номерга 100 сум акча сал әле”, – дигән SMSның да килгәне юк микән?! Менә минем әнигә килгәне бар. Кыскасы, дүрт санлы номерга SMS җибәргәнче мең кат уйлагыз.

Телефон алганда да рекламадагы аллы-кызыллы язуларга, “иң шәп бәягә” күп сатыла торган телефон булуына ышанырга ярамый. Иң дөрес реклама – ул дуслар тәҗрибәсе. Кайсы телефонның ничек эшләвен кулланып караган кеше генә әйтә ала. Ә телефон сату үзәкләрендәге рекламадан аның функцияләре хакында гына дөрес мәгълүмат алырга мөмкин.

Әгәр үзебез сак һәм игътибарлы булсак кына, тирә-юньгә киң колач җәйгән алдауга каршы тора алырбыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №30)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар