ШАМИЛЛӘР Шрёдерга, МӨХӘММӘТЛӘР Меркельга әйләнмәсен…

Туган тел кадерен читкә чыгып киткәч кенә аңлыйсың. Татар моңы, әдәбияты, хәтта өчпочмаклары җитми башлый. Кайчакта шул бер өчпочмак исе өчен генә дә ярты Германияне сатып җибәрерлек булам…

(Венера ВӘГЫЙЗОВА)

Венера Вәгыйзова – бик кызыклы шәхес. Ул Германиядәге меңгә якын татарны эзләп тапкан һәм берләштергән. Рус ирен татар телендә сөйләшергә өйрәткән. Кызы татар исемен йөртә. Венера апа үзе җиде телдә (татар, рус, алман, инглиз, француз, испан, итальян) иркен сөйләшә. Татар-Алмания милләтара мәдәни интеграция үзәге рәисе булып эшли…

–           Венера апа, Германиядә татарларны берләштерү эшен кайчан башладыгыз?

–           Моннан 12 ел элек, контракт буенча хезмәткә алынган иремә ияреп, Германиягә күчеп киттем. Анда баргач, рус теле генә җитми башлый. Күңелдә үзеңнең рус та, алман да була алмаячагыңны аңлыйсың, татарлык рухы кузгала. Татарстанда да бер-берең белән рус телендә сөйләшәсең, тел кадерен аңламыйсың шул. Хәтта Казандагы милли музейга кергәч тә, безнең белән татарча сөйләшмиләр, башкасын әйтмим дә. Ә менә ераккарак чыгып китсәң, һәр милләттәшең газиз туганың кебек якын була. Германиягә чыгып киткәч, бер генә булса да безнең милләт кешесе бар микән биредә, дип эзләнә башладым. Менә хәзер Германия җирендә табылган татарлар саны меңгә якынлаша.

–           Бербөтен ил эчендә татар эзләп йөрү кебек күренешне күз алдына китерү кыенрак…

–           Әйе, аеруча Германиядә. Финляндия татарларыннан аермалы буларак, бездә бер чиста татар гаиләсе дә юк һәм Германия татарлары сибелеп урнашкан. Мәсәлән, бер шәһәрдә 1-2 татар яшәргә мөмкин. Берлин шәһәрендә кырыкка якын татар яши. Бер-беребезне табу өчен, радиодан игъланнар бирдек, интернет аша «Одноклассники» сайты, үзе дә белмәстән, безне берләштерүдә зур ярдәм күрсәтте… Соңрак инде, хәтта әби-бабасы татар булган кешеләр дә шалтыратып, безгә кушылырга теләк белдерде.

–           Татарларны табып кына эш бетми. Ниндидер чаралар уздырасызмы?

–           Әлбәттә. Сабантуйлар оештырыла. Быел Лилия Муллагалиева белән Рөстәм Маликовлар килде. Анда төрле илдән татарлар җыела. Германия чигеннән дә чыктык, ахры. Чөнки күп илдә татарларны берләштерүче оешмалар юк, алар безгә тартыла. Үз җыеныбызны уздыра торган клубыбыз бар. Айга бер мәртәбә анда очрашабыз. Сентябрьдә ураза башлангач, ифтар мәҗлесләрендә ешрак күрешәчәкбез. Безне татарлык кына түгел, мөселманлыгыбыз да берләштерә бит әле. Шул җыеннар уздырыла торган клубта татар җырларының бик бай фонотекасы бар. Татар классикларыннан башлап, хәзерге «Иттифак»ка кадәр… Җыелышкач, төрле җырлар җырлыйбыз. Татар телендә «Алтабаш» дигән журнал чыгарабыз. Алман татарлары башы дигәнне аңлата.

Узган елны Берлинда 3 көн дәвамында Русия-Германия фестивале узды. Русия халыклары арасында рустан кала, татарлар да чакырылучылар рәтендә иде. Чөнки башка халыкларның үз оешмалары юк, башкалар әле үзе турында дөньяга «кычкырмады». Без, ярты сәгатьлек кенә программа әзерләп, милли киемнәрдән чыгыш ясадык. Ахырдан, шул киемнән йөргәндә, җиңемнән бер апа тотып алды да: «Татарлар кайда чыгыш ясаячак, бик күрәсем килә. Мин бит татар», – ди. Инде чыгышыбыз тәмамланганын белгәч елады. 2 атнадан соң Сабантуй булачак иде, аны шунда чакырдым. Ул бар гаиләсен алып килде. Менә бит ул ничек. Татар камзулын күреп, халык сиңа тартыла икән, бөтенләй башка халыкта да татарлык рухын уята аласың икән – менә бу җиңү. Ә сәхнәгә менеп, кычкырып, лозунглар күтәреп, митинглар оештыру татар санын арттырмый. Кечкенә генә адымнар белән югары күтәрелергә, милләтең өчен гел нидер эшләп торырга кирәк.

–           Германиядә керәшен татарлары бармы?

–           Бар, алар да безгә тартыла, без аларны да ифтарг а чакырабыз. Чөнки бу – татарлар белән күрешү, сөйләшү, фикер алышу урыны да. Берлинда, Лейпцигта, Франкфуртта очрашулар була. Үз диненнән, милләтеннән ваз кичкән, хәтта исемен дә алманныкына алыштырып, үз рухын югалткан кешеләр байтак. Аларны да безгә «кире кайтарырга» теләгән идем дә «кирәк түгел» дип саныйлар. Мөхәммәдләр Меркельга, Шамилләр Шмидт я Шрёдерга әйләнеп беткән. Татарлыгын онытмаганнар белән генә эшләргә дигән фикергә килдем хәзер. Безнең иң төп максат татарларны җыю, телне саклап калу түгел, ә кешегә аның татар булуын исенә төшерү. Исенә төшсә, ул үз тирәсенә татарларны җыя, үз телен дә онытмый дигән сүз. Әйе, Германиягә килгәч тә, югалып каласың. Яңа шәһәр, яңа кешеләр, яңа культура, әле яңа телне дә өйрәнергә кирәк. Татар теле турында уйларга вакыт та калмый. Үз халкын, үз телен онытмаган кешеләрне табу – безнең максат. «Уян татар! Син бит татар! Рухыңны, телеңне онытма!» дип әйтер өчен эзлибез без аларны.

–           Венера апа, гаиләгез милләт өчен янып-көеп йөрүегезне ничек бәяли?

–           Ирем – рус кешесе. Исеме Лев, шулай да үзенә Арслан әфәнде дип мөрәҗәгать итүне ярата. (Көлә. – Э.Ф.) Ләкин ул да татар телен өйрәнде. Хәзер Ислам белән кызыксына. Кызым Ләйләгә – 13 яшь. Быел «Сәләт-Раушан» лагерында ял итте. Кайткач та: «Әнкәй, син минем белән хәзер гел татарча гына сөйләш инде», – дип сөендерде. Ул үзенең бары тик татар булуын яхшы белә. Үзем дә ул лагерьда 2 көн кунак булдым. Яшьлегемдә әйдәман булып эшләвем искә төште. Анда шулкадәр сәләтле балалар – искиткеч…

–           Татар фамилиясен йөртүегезгә ирегез каршы түгелме?

–           Кәгазьдә мин Герасимов-Вәгыйзова. Германиядә бит фамилияләр хатын-кыз, ир-ат затына төрләнми. Герасимов Венера булырга тиеш идем. Татарстанда миңа бармак төртеп күрсәтерләр иде аннары. (Көлә. – Э.Ф.) Үз фамилиямне генә калдыру да ярамый. Гаилә өчен уртак фамилия булырга тиеш. Менә хәзер шул уртак фамилиягә өстәп, үземнекен яздырдым да сызык аша язылам. (Көлә. – Э.Ф.) Кызымның да киләчәктә Вәгыйзова фамилиясен аласы килә…

–           Татарстаннан читтә тел сафлыгын саклап кала алу, чыннан да, мөмкин эшме?

–           Без татар теле курслары ачтык. Шунда шөгыльләнүчеләр күп. Үзара да татарча сөйләшергә тырышабыз. Минемчә, саклап калу мөмкин. Чөнки татарлык кешенең канында була.

…Бик озак сөйләштек без Венера ханым белән. Казан, татар халкы, аның тарихы, киләчәге хакында әңгәмә куерттык. Тумыштан лидерлык сәләтенә ия кешеләр була. Ул да шундый шәхес дигән фикергә килдем.

Венера апа кебек кешеләр белән очрашып сөйләшсәң, туган телгә карата хөрмәт бермә-бер арта. Милләтеңнең киләчәге хакында да торган саен ешрак уйлана башлыйсың. Үз байлыгыбызны үзебез сакламыйбыз икән, аны беркем дә сакламаячак. Әңгәмәдәшем әйткәнчә, Татар илендә, Татар җирендә үз телебезне саклап калу – безнең бурыч. Бәлки, шул чит илдәге Венера апа кебек шәхесләрдән үрнәк алырга кирәктер.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №30)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар