Шакшы дөге токмачы

Укудан кайтырга чыктым да суык булгач, автобус көтеп тормадым, “мотор” тотарга уйладым. Шул арада берәү сызгырып килеп тә туктады. Бәясен дә кыйммәт сорамаган кебек тоелды. Утырдым инде. Тел сөяксез – сөйләшеп киттек. Бу абзый Кытайдан икән. Татарчасын Казан арты татарларыннан да чистарак сөйләшә. Һич Кытай кешесе дип уйламассың.

– Инде бишенче елымны Казанда яшим, – диде үзен Самир дип таныштырган кытайлы. – Казанга килеп, татар кызына өйләндем дә менә хәзер туган якларыма да кайтып китә алмыйм. Бигрәк матур бит татар кызлары, – диде ул көлеп.

Сүз ара сүз китте, андагы тормыш белән кызыксына башладым.

– Нигә килдегез, монда болай да килмешәкләр күп димәкчесеңдер инде, әйеме? Монда иркен. Әйе-әйе, кеше аз монда. Шуңа күрә нәрсә ашау проблемасы да юк. Безнең Кытайда менә синең башың кадәр редискалар, карбыз кадәр бәрәңге үстерәләр. Химия тутыра торгач, шулкадәр дә булып үсә ул. Андагы бар ризык агулы. Тиз пешерә торган токмачлар белән яшәдек инде. Менә дөгене монда ашаган кадәр мин Кытайда да ашамадым. Анысы әле азмы-күпме туклыклы, зыян салмый торган ризык, ичмасам. Халык туа тора, химиягә ияләнә алмаганы үлә тора анда. Плюс-минус йөз миллион кеше нәрсә инде ул миллиардлы Кытай өчен?! Чүп! Кытай үсештә дип әйтеп мактану өчен, хакимият тә халыкка сәламәт ризык ашату турында уйламый. Кытайда халык ачтан үлә икән, дигән сүз булмасын өчен, нәрсә генә эшләмиләр. Бөтен җирдә химия! Нәрсә ашаса да, тамагы тук булып үлсен. Халкы тук икән, ничә миллиард халыкка ашарга җитә икән, димәк, ил дә үсештә. Менә шундый система. Кытайда ясалган әйберне авызыңа да алма, мин аның ничек ясалганын бик яхшы беләм, – диде Самир абый көрсенеп.

Алай да туган ягына кайтасы килә икән аның. Җирен, пычрак булса да суын, үзе әйткәндәй, күпкә кешелеклерәк халкын сагынган. “Кайтып килмичә булмас җәйгә чыккач”, – дигәндә, йөзләре дә ачылып киткәндәй булды.

– Менә Кытай ризыгын ашама дисез, ә мин дөге токмачын (рисовая лапша) бик яратам, – дидем мин.

– Фу, шуны ашыйсыңмы, – дип йөзен җыерды Самир абый. – Син аны ничек ясаганнарын белмисең, шуңа ашыйсың. Менә беркөнне алган идем әле үзем дә, хатынга Кытайның иң тәмсез ризыгын күрсәтим дип әйтеп, аны 3-5 минут суда пешергәнче бөтен өйгә тәмсез ис таралды.

– Миндә дә бер тапкыр шулай булды. Башка андый хәл күзәтелгәне юк. Ул нигә шулай соң?

– Син ул токмачны дөге оныннан ясала дип уйлыйсыңдыр инде. Юк, крахмалдан ясала ул. Дөге оны сирәк очракта гына кушыла. Аны шул гади халык ясый инде. Өендә шул токмачны әзерләп, күпләп сатып, шулай көн итүчеләр дә бар. Ә дөгене ул өендәге 10 баласына ашатсынмы, әллә син ашыйсы токмачка он итеп тарттырып салсынмы? Әлбәттә, дөге гаилә ашказанына төшә. Ә син менә крахмалдан ясалган токмачны дөге оныннан дип уйлап, шатланып ашыйсың инде. Монысы проблема түгел әле аның. Крахмалдан ясалган камырдан берничә дистә җәем җәелә көненә. Аны токмач итеп кисәләр дә кояшка киптерергә чыгарып эләләр. Ә анда чебен кәкәй итә, авыл урамында чабышып йөргән дуңгызлар килеп шуның астында арка кашып йөри, я күләгәсендә басып тора… Җыен шакшы шунда. Болай гына аның пычрагы күренми. Ләкин пешерә башлагач чыккан ис токмачның кайда киптерелүе турында сөйли дә инде. Ә син шуны ашыйм дисең…

– Соң ник аны ашарга ярамагач, сатуга чыгаралар?

– Сатуга чыгарган бөтен әйберне дә ашарга ярый дигән сүз түгел бит әле ул. Кытайда дөгедән соң икенче урында шушы токмач тора инде. Болай соус-мазар кушмасаң, үзенең бер тәме дә юк ич аның. Ләкин миннән булсын үгет-нәсыйхәт, ашама Кытай ризыкларын , – дип озатып калды мине Самир.

Исеме нигә шундый дип аптырамагыз, Самир – монда килгәч кушылган исеме генә. Чөнки кытайлылар теленә ятышлы исем, безнекенә бик үк ятып бетмәс иде. Татар халкының бетә баруына да бик борчылды Самир. “Кытай татары булып, меңнәрчә чакрым ераклыкта безнең тел онытылмаган, ә монда татарлар каласында яшәп тә үз телен онытучылар күп”, – дип өзгәләнде ул. Кытайда да безнең милләткә каршы сугыш баруын әйтеп шаккатырды. Баксаң, берничә ел элек 40 мең уйгур-татар кешесен кытайлар тик торганнан үтергән һәм бу вакыйга ничек бар, шулай онытылган икән. Кыскасы, өемә кайтырлык 20 минут юлда мин дөге токмачын ашамаска ант иттем һәм телемне үз гаиләм эчендә генә булса да саклап калырга сүз бирдем.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Наил абый Барсили әйткәне:

    Ватаныбыз нинди булса да, барыбыз да шунда кайтасыбыз килә. Самир абзыйның да Кытайга кайтасы килә. Аның нәселе кайсы яклардан чыгып киткән соң?

    ... Март 22nd, 2011

Әйтер сүзем бар