ЧЫЛТЫРАТ КЫНА!

Тукталышта басып торам. Яңгыр ява. Бар халык кечкенә генә түбә астына сыешмакчы. Шулчак кешеләрнең игътибары телефоны чылтыраган бер апага юнәлде.

– Әү, Рәмзия! Нәрсә дисең, эшкә урнашам дисеңме? Кая? Кассага?! Мин эшли торган җиргә килдең мәллә? Мин шунда булганда килә алмадыңмы! Анкетасын да тутыра алмассың инде син! Шуны тутырыр өчен чылтыратасыңмыни? Ә-ә… Кара аны, ул кәгазьне тутырганда шуны истә тот: сатып алучы һәрвакыт хаклы. Анда ниндидер бер сорау бар, шулай дип язып куй! Сүзен сүзгә шулай диген!

…Хезмәт хакымы? Ну, бу айда 20 мең алдым. Акчасы шәп үзе. Дөресен генә әйткәндә ялсыз эшләдем. Иртәнге уннан, кичке унбергә кадәр аяк өсте торасы. Булса ни… Кайсы хатын-кызның шулкадәр акча алганын күргәнең бар?! Менә үзең уйлап кара: син 20 мең алып кайтасың, ирең дә шул хәтле… Эшләми дисеңме? Кая китте? Ярар, соңрак сөйләрсең аны. Монда сөйләшеп булмый. Укы сорауларыңны!

…Нинди сорауга җавап яза алмыйсың? Элек эшләгән урынның телефон номеры? Тә-ә-әк, минем номерны яз. Әйе-әйе, минем номерны яз, чылтыратсалар үзем мактармын сине. “Директор фирмы”, дип язып куй. Бөтен кеше шулай эшли, борчылма. Мин дә апамныкын язган идем. Или сеңлемнекенме шунда… Әй, ике ел элек булганны каян хәтерлим хәзер. Ну менә, элеккеге эш урыныңда сине яратмаучылар булырга мөмкин. Чылтыратсалар, алар туры килер дә, бөтен карьераңны җимерерләр. Кабәхәтләр! Шулай булгач, минем номерны яз!

…Акчам тулмаса дисеңме? Ничек тулмасын инде, җә?! Акчаны да дөрес санап алмаска, син бит исерек түгел. Тулмаса үз кесәңнән куясың. Ә-ә, шундый сорау бармыни? Болай дип яз: “Акча тулмаса – минем гаеп, артып китсә – сатып алучыныкы”. Димәк, берәр баерагы “сдачасын” алып тормаган. Без ул вак-төяк сдачаны кесәгә салып бармыйбыз бит инде, шул ук кассага тыгып куябыз. Менә шуңа артып китә дә.

…Үзегездәге нинди сыйфатлар сезгә ошый? Тә-ә-әк, нинди җүнле сыйфатларың бар әле синең? Мокыт дип язып булмый бит инде. Ну, аралашучан дип яз, тагы-ы-ын… Тыйнак дип яза күрмә! Оялчан, елак, куркак, ялкау дип тә язма. Уф, белмим бу пунктны… Соңрак үзең уйлап язарсың әле. Синең сыйфатларыңны мин каян белим ди?!

Куркам дисеңме? Кит моннан! Нәрсәсеннән куркасың аның?! Башта мин дә курка идем анысы. Үтә ул, бер ияләшкәч. Акча эше булса ни? Ай, Рәмзия, кемгә акыл сатам мин, ә! Минеке ташлап чыгып киткәч, үзең мине өйрәткән идең түгелме? Эшкә дә урнаша алмыйсың инде үзең генә. Тагын берәр җайсызрак сорау булса чылтыратырсың… Пока!

Тукталыштагы халык елмаеп, җиңел сулап куйды. Әмма озак вакыт тынычлыкта тору насыйп булмады. Теге апаның телефоны яңадан җырларга тотынды.

…Сигаретларны белмим дисеңме? Өйрәнәсең аны. Читтән карап торганда гына күп кебек ул. Алганда кеше 3-4 төрлесен генә ала. Калганнары тора шулай. Инглизчә укый белмим? Ну нишләтим соң инде? Телефон аша гына өйрәтим штули?

Бүген үк эшләп карарга куштылармыни? 16 нчы кассага бара күрмә! Анда бер психопатка утыра. Башыңны ярыр йә… 12 нчене сорап ал. Анда марҗа хатыны булса да, яхшы аңлата ул. Үзем булсам, өйрәтер идем инде. Эшләп карарга мин килгәч кенә киләсең мәллә? Бөтен туган-тумачамны үзем өйрәттем эшләргә, берсе дә зарланмый хәзер. Менә син генә ул әллә нинди вакытта килеп баскансың.

Рәмзия дим, тынычлан әле. Кемгә шундый эш эләккән ди? Авылга кайтып киткән чагыма туры килүеңне күр әле! Ну, курыксаң кайт та кит! Утыр шунда өеңдә, иреңне саклап. Ташлап китте? Валлаһимы?! Синең кебек яхшы кешене барыбер таба алмый ул! Кайта, кая барсын!

Чират җыелды дисеңме? Ник син кассадамыни инде? Башка кассага җибәр кешеләрне, тормасыннар анда. Яңа гына эшли башладым, диген.

Уф, Рәмзия, елама гына яме! Беренче ике атнаны түзсәң, ияләнәсең!

Карале, автобусым килә, кайткач та өй телефоныннан чылтыратырмын. Борчылма. Тагын берәр сорауга җавап таба алмасаң, чылтырат!”

Автобус килеп туктарга да өлгермәде, теге апаның тагын телефоны тавыш бирде.

– Нәрсә дисең, Рәмзия?.. Синдер дигән идем аны…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Татарстан яшьләре”, №47)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар