Чуашлар да милләт өчен көрәшә

Залда тамаша башланганын көтеп утырам. Сәхнә чаршавына милли бизәкле сөлгеләр эленгән. Талгын гына җыр яңгырый. Шулчак яныма бер ир килеп, нидер сорады. “Чуаш”, – дигән сүзен генә ишетеп калдым. “Юк-юк, мин чуашча белмим”, – дигән идем дә, ул миңа карап: “Чуаш башкаласында яшәп, туган телне белмисез, сезгә оят булырга тиеш”, – диде. Чабаксар шәһәрендә алган беренче чирканчык булды бу минем. Шуннан соң аңа Казаннан булуымны, татар икәнлегемне һәм үз телемне бик яхшы белүемне ипләп аңлатырга туры килде. “Татарлар – тугандаш халык, хөрмәт итәм аларны. Без төркиләр!” – диде Чуашстандагы яңа танышым һәм чуаш телен белмәүче үз якташларын сүгеп алды. Кияүдә түгеллегемне белгәч, Чуаш университеты укытучысына димләргә тотынды.

– Балаларыгыз төрки булыр, әйдә, бездә генә кал!

Каян чыгып Чабаксарга барып эләктең дисезме? Чуаш милли яңарышы партиясенең 20 еллык юбилее уңаеннан тугандаш халык вәкиле буларак чакырганнар иде дә… Ул чараның гел чуаш телендә генә барачагын белмәдем шул. Кичә дәвамында ник бер рус сүзе кыстырсыннар! Хакасиядән, Төмәннән, Мәскәүдән тагын әллә нинди шәһәрләрдән килгән төрки кардәшләребез дә үз телендә чыгыш ясап, аларны да чуашчага гына тәрҗемә иттеләр. Менә шул чакта теге өйләнмәгән укытучы егетнең файдасы зур булды анысы. Яныма утырып, тәрҗемәче буларак бик булышты.

Аның каравы, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары татарча чыгыш ясаганда, барысы да аңлашылды.

Чуашлар белән уртак язмышлы милләт бит без. Ел саен Хәтер көнендә Ирек мәйданында татарлар белән бергә чуашларны да күрергә мөмкин. Аларның да бабалары Казанны яклап, шәһит булган. Аларның да мәктәпләре бер-бер артлы ябыла, безнеке дә. Ассимиляция дә котчыкмалы! Рус империясе заманында кайда авыр эш, шунда татарлар белән беррәттән чуашлар да йөргән: тимер кою, шахта, торф чыгару… Гел иңгә-иң терәшеп яшибез. Дөрес, вакытлыча таркаулык заманасы да булып алды. Ләкин бердәмлекнең нинди зур көч икәнен барыбыз да яхшы аңлый башладык бугай инде.

Партия Президенты Николай Лукоянов соңыннан үземә генә әлеге чара турында тәфсилләп аңлатты. “Чуашча аңламыйсыңдыр, сеңлем, бик читен түгелме?” – дип, саф татар телендә үзе килеп эндәште.

– Советлар таркалгач, без мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктык: үз милләтебезне һәм аның йола-гадәтләрен саклап калу өчен, сәяси партия оештырдык. Тыныч кына аны кирәкле урында теркәдек. Һәм әлеге партия көче белән чуаш милли хәрәкәте зур эшләр башкарды. Бездә ике дәүләт теле булу да (чуаш һәм рус теле – авт.) – казанышларыбызның берсе. Идел буенда милли идеологик беренче партия булдык без. Ләкин бердәнбер көнне Русия Федерациясе җитәкчеләре милли партияләр субъектларда оештырылмаска тиеш дигән тыюлы закон кабул итте. Шуңа да карамастан безнең идеяләр исән һәм без чуаш телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү юнәлешендә эшлибез, – диде Николай Егорович.

Бирегә җыелган төрле милләт вәкилләре уртак фикергә килде: рус булмаган халыклардан торган партия төзергә кирәк. “Һәм ул партия милләтләрне саклап калу эшчәнлеген алып барсын иде, – диде алар. Кайчан төзелер – менә анысы билгесез әлегә.

Үземә Чуашстандагы милли рух ошады. Чара сәхнәгә милли костюмнар киеп чыккан чуаш кыз-егетләрнең Аллага табыну, рәхмәт уку, ялвару кебек йоласыннан башланды. Икенче эш итеп Анага дан җырладылар. Сүзләрен аңламасам да, күзләрем яшьләнеп карап утырдым. Шулкадәр хисле, матур күренеш иде ул. Соңрак чуаш телендәге чыгышларны тыңлап арыгач, искитмәле концерт куелды. Әйе, монда да гел чуаш мотивлары… Юк, ялгышам! Марина Кондукторова исемле чуаш кызы татарча биюе белән шаккатырды. Үзебезнең татар кызлары да шулкадәр булдырмыйдыр. Чуашлар да сызгыра-сызгыра кул чапты үзенә.

Чабаксардагы рус драма театрыннан аерыла алмыйча, озак басып тордык. Чуашстанның Мәдәният министрлыгы нинди милли чара оештыруга ярдәм иткән бит, искитмәле! Милли автономиянең дә эше күренә. Кыскасы, безнең милләт кенә бетү алдында түгел – кайгыбыз уртак. Һәм моны Чуашстанда хөкүмәт җитәкчеләре дә аңлый башлаган бугай инде…

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар