Хәтер тасмасы

Шау-гөр итеп быел да Хәтер көнен билгеләп үттек. Хәтер барларга гына түгел, дәүләтчелек таләп итәргә, “Азатлык!” шигарен яңгыратырга чыккан халык арасында студент яшьләрне дә, инде чаларган өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарага әзерлек, массаларны җәлеп итү күренеше берничә көн алдан башланды. Бу дөрес тә. Тарихка пиар, реклама җитми бездә.Казан шәһәренең үзәк урамнарында Хәтер көненә чакыручы, халык санын алу вакытында “татар” булып язылырга өндәүче листовкалар, Татарстан әләме рәвешендәге тасмалар таратучы яшьләрне күреп, күпләр гаҗәпләнгәндер. Алар “Хәтер тасмасы” исемле акция оештырып, халыкта, аеруча яшьләрдә милли үзаң үстерү юнәлешендә эш алып баруны максат итеп куйган. “Азатлык” иҗтимагый-сәяси оешмасы яшьләре махсус шушы эш өчен 1552 тасма ясап, халыкка таратты.

– Символик сан – 1552. Шул елда рус гаскәрләре безнең бәйсезлекне тартып алган, күпме ата-бабаларыбыз яу кырында ятып калган. Татарстан әләме – дәүләтчелек символы. Бүген дәүләтсез халык булсак та, кайчандыр безнең дә үз дәүләтебез булган, киләчәктә дә дәүләтле булачагыбызга ышанам, – диде әлеге акцияне оештыручыларның берсе Наил Татар.

Элеккеге Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты каршында шундый ук тасмалар таратуның да үз мәгънәсе бар икән: ул югары уку йорты исемендә “Татар” сүзе кулланылган, димәк, азмы-күпме милли рух сакланган. Хәер, анысы да үткәндә калды ич инде. Хәзер ул да Казан федераль университетына берләштерелгән югары уку йортлары сафында.

Хәтер көнендә дә шул ук “Азатлык” оешмасы яшьләренең алгы сафларда булуын күреп сөендем. Маршрут автобусына утыргач та, Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышыннан рухланып бардым әле. Ниһаять, аны да вакытыннан алда азат иткәннәр. Бер өлкән яшьтәге татар апасының сүзе генә уй-фикерне чәчеп атты. Ирек мәйданына җыелган халыкны күреп, ул болай диде: “Бу халык нәрсәгә җыелган икән монда? Татарстан әләмнәрен тотып, кая бармакчы булалар икән?”

Журналистика факультетына укырга кергән елны, кайсыдыр дәрестән азат итеп, бер укытучыбыз Хәтер көненә алып чыккан иде. Шуннан бирле ел саен бу чарада катнашмый калган юк. Һәрхәлдә, 15 октябрьдә Ирек мәйданы яныннан үткәндә, Татарстан әләмнәре тоткан кешеләрне күреп: “Тукта, болар монда нишләп йөри икән?” – дигән сорауны бирмәячәкмен. Бәлки, татар филологиясе факультеты студентлары да ул сорауны бирмәс. Хәер, әлеге фикер үзе үк калын сорау астында, чөнки татфак студентлары бу чарада әллә ни актив катнаша, димәс идем. Тагын чаларган картлар һәм татар язучылары, татар матбугатчылары бу хакта сорамас дип уйлыйм. Ә калганнар… Ә менә калганнар бу чара турында хәбәрдар түгел, миңа калса. Шуңа күрә ел саен Хәтер көнендә бер үк йөзләр. Яр Чаллы шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов әйтмешли, бәлки, аны барлык Идел-Урал халыкларының матәм көне итеп билгеләргә кирәктер? Бәлки, бу чараның форматын үзгәртеп, яшьләрне җәлеп итү урынлы булыр? Тарихын оныткан һәм милләт проблемасына битараф халыкны тагын ничектер уятырга мөмкин икән, белмим дә…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар