ХӘТЕР КӨНЕ КАЙЧАН?

Әле кичә генә “Бердәмлек!” дип кычкырып йөргән татарлар тәки уртак тел таба алмады һәм аларның бер өлеше Хәтер көнен кабат 12 октябрьдә билгеләп үтте. Инде ничә еллар буенча сузылган бәхәс быел да актуальлеген югалтмаган ләбаса. 1989 елдан 15нче октябрьдә үтә башлаган Хәтер көне датасын астрономик исәпләүләр буенча ялгыш дип бәяләп, 12сендә үткәрү дөрес була, диючеләр барлыкка килде. Ничек булган шулай калсын, диючеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, бер төркем аерылып чыгып, үзе билгеләгән көндә хәтер барлады һәм барлавын дәвам итә.

Дөрес, соңгы елларда аны тарихи көненә карамыйча, якшәмбегә туры китерә башладылар. Быелгысын да, ял көнендә – 11 октябрьдә оештырдылар. Һәм ул башка еллар белән чагыштырганда күпкә зуррак масштабта билгеләп үтелде. Шуңа карамастан, 12сенә тугры калып, икенче көнне Сөембикә манарасы янына җыелышучылар булмады түгел. Башлап йөрүче кеше КАИ белгече Раил Имамов Хәтер көненең 11ендә дә, 15ендә дә түгел, ә нәкъ менә 12сендә үтүе яклы. Ул аны болай дип аңлатты:

–            Зиннур Әһлиуллин бу чараны беренче тапкыр 1989 елда Яр Чаллы шәһәрендә 15 октябрьдә үткәрде. Ләкин исәпләүләр буенча, фәнни яктан карасаң, аның төгәл датасы – 12 октябрьдә. Лобачев китапханәсендә айлар буе утырып, төрле фәнни хезмәтләр актара торгач, моның шулай булуына инандым. Немецлар нинди генә төгәл халык булмасын, Цезарьнең юбилеен уздырганда датаны исәпләү белән ялгышканнар. Татар иҗтимагый үзәге дә исәптә ялгышкан икән, монда бернинди дә оят эш юк. КДУ галимнәре дә Хәтер көне 12нче октябрьдә үтәргә тиеш дип саный. Зәки Зәйнуллин, Фәүзия Бәйрәмовалар бу фикер белән әле дә килешергә теләми. Кичә дә якшәмбегә туры килә дип 11енә куйдылар, имеш кеше күп була. Булдымы соң?! Дүшәмбегә куйсалар күбрәк тә буласы иде. Ял көне кемнең өеннән чыгасы килсен?! Бу көн җомга, шимбә, якшәмбегә бәйле булырга тиеш түгел. Әрмән, яһүд, Кырым татарлары – барлык халыкларның да Хәтер көне бар, берсе дә якшәмбегә күчерми. Бүген кояш, иртәгә яңгыр дип тә йөрми. Дини бәйрәмнәр күчми бит. Бездә генә шулай! Шушы хәлне сезнең баш мөхәррирегез дә (сүз И.Фәйзрахманов турында, авт.иск.) аңларга теләми.

–            Кайчаннан бирле шулай аерымлашып, 12се көнне билгеләп үтә башладыгыз?

–            1992 елда шул датаны үзгәртәбез дип йөри-йөри интегеп беттем. Инде кул болгадым да, үзем оештырырга булдым. 1993 елда мулла таптым да, 10-15 кеше җыелып, Хәтер көне оештырдык. 1994 елдан башлап Исхак хәзрәт Лотфуллин килә иде. Ә менә хәзер аның улы Сәетҗәгъфәр хәзрәт һәр елны безнең белән бергә.

–            Биредә берәр чара буламы бүген?

–            Кичә зурлап оештырылганга, бүген монда дога кылабыз да, мәчеткә барып намаз укыйбыз һәм таралышабыз. Безнең максат, 1552 елда шәһит булган ата-бабаларыбызны искә алу. Бәлки ахырдан Шәрык клубы бинасына барып чәй эчәрбез.

Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Хәтер көненә халык аз җыелуны иман ныклыгына бәйләп аңлатты. “Биредә безнең ата-бабаларыбыз, мөселман кардәшләребез шәһит булган. Без барыбыз да Адәм г.с.нән. Без барыбыз да туганнар. Шуларның рухын искә алу, дога кылу – һәр иманлы кешенең изге бурычы. Бирегә килмәгәннәр икән, бу кешеләрнең иманы нык түгел дигән сүз. Халыкның инициативасыз булуы сәясәтебезгә дә бәйле. Халыкка мәгълүмат җитми. Ә бу көн кирәкме дисез икән, кирәк әлбәттә. Бу тарихны истә тоту гына түгел, кешенең иманын ныгыту өчен дә менә дигән чара”.

Бирегә килүчеләр арасында төрле фикер ияләре бар иде. Хәтер көнен принципиаль рәвештә 12се билгеләп үтү ягында булган Марсель әфәнде, мәсәлән, эшеннән сорап киткән икән.

–            Кичәге җыенда катнаштыгызмы соң? – дим кызыксынып.

–            Кичә үтүен белмәдем дә. Ел саен шушы көнне уздырабыз һәм көннең нинди булуына карамастан, бирегә 12 октябрьдә киләм.

Ә менә студент кыз Ләйсәнгә барыбер булып чыкты. “Кайсы көнне узса да, узсын гына. Шул кеше башын бутамау өчен гел 15е генә уздырсалар да була иде. Бу бит безнең тарих, ә аны онытырга ярамый. Кичә дә бар идем, бүген дә килдем. Әле, бәлки, 15е дә килербез”, – диде ул. “Азатлык” яшьләр оешмасы җитәкчесе Наил Нәбиуллин да шул фикер ягында. “Әмма фәнни яктан аның төгәл билгеләнгән датасы бар, ул – 12се. Казан 41 көн камалышта булган. Шул көннәр эчендә күпме кан коелган. Шул 41 көн дәвамында хәтер барлау да артык түгел. Иң мөһиме бу тарихи факт онытылмасын гына”, – дип уртаклашты ул.

Кайсы якка карасаң да, һәркем үз ягына каера. 12се үткәрүчеләр дә хаклы сыман, 15е узса да дөрес кебек. Хәер, Наил Нәбиуллин әйтмешли, кайчан булса да булсын, әмма онытылмасын гына. Шулай ук халык бу вакыйгада уртак фикергә килсен һәм инде, ниһаять, бердәм яшәсен иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар