ХӘЗЕР ТҮГӘРӘКЛӘНМИ

“ Хөрмәтле редакция! Рекламаларда әйбер бәяләре һәрвакыт “9”га бетә. Элек, киресенчә, түгәрәк сан булдырырга тырышалар иде. “Сдача”сыз булсын өчен. Бәлки, моның берәр сере, без белмәгән файдалы ягы бардыр. Үземнең танышлар арасында беркемнән дә моңа җавап таба алмадым. Редакция табып бирмәсме икән?”

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Әле күптән түгел генә сатуда бик зур телевизор күрдем. Бәясе – 99 мең 999 сум 99 тиен. 100 мең булырга бары тик бер тиен генә җитми. Бу психологик алым. Игътибар итәсездер, тирә-юньдә нинди генә реклама юк. Аларның барысы да кеше игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Сатуны уңышлы җәелдерү, ягъни теләсә-кайсы товарны “матур итеп тагып” җибәрү өчен, кеше психологиясен белеп эш итү кирәк.

Сатып алучының “серле саннарга” булган реакциясе дә шул максаттан өйрәнелгән. Мәсәлән, без берәр рекламадан 29 мең 999 сумлык товар күргән очракта, аның бәясен 29 мең итеп истә калдырабыз, яки бөтенләй 20 мең итеп хәтердә калырга мөмкин. Чөнки беренче санга кеше зуррак игътибар бирә. Ә калган саннар игътибардан читтә кала. Өй каршындагы кибеттә шул ук әйбер 30 мең дә бер тиен торса да, юлга күпме акча сарыф итеп, аны 29 мең итеп истә калдырган кибеттән барып алачакбыз. Әле барып җиткәч, гаҗәпкә калып: “Мин аны 20 мең тирәсе итеп истә калдырган идем, ахры”, – диюебез дә бар. Сатучылардан сораштырган идем дә алар шундый буталчыклар булуын дәлилли.

Тагын бер факт. Кибеттәге 259 сумлык товар белән чагыштырганда, 295 сумлык товар яхшырак сатыла. Нигәме? Чөнки беренче очракта, ул 200 сумга тагын күпмедер сум ӨСТӘП сатылган кебек тоелса, икенче очракта 300 сумнан КИМЕТЕП сатылган кебек күренә. Без моны аңлап та бетермәскә мөмкин, әмма аскы аң (подсознание) шулай кабул итә.

Гамәли маркетинг закончалыкларына таянып, бәя ахырына 5-9 саннары кую – отышлы чара. Үзебез дә төшенеп җитмичә, без шул саннар куелган товарга тартылабыз. Шундый саннар белән тәмамланган бәя кую сатучыга да бик кулай.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар