ХАҖДАН АКЧА ЯСАМАГЫЗ!

Хаҗ Аллаһы Тәгаләгә итагать кылган иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул – Ислам диненең бишенче баганасы. Аңа алдан ук хәзерләнеп, матди һәм рухи яктан ныгыганчы ук, күпләр әлеге сәфәр турында мәгълүмат туплый башлыйдыр. Игътибар итәсездер, матбугат чараларында төрледән төрле туристик фирмалар, агентлыклар, хаҗ сәфәренә алып барабыз дип, берничә ай алдан реклама ясый башлый. Монда да базар законнары дип кем уйлаган: кемдер алдый, кемдер алдана. Хәтта хаҗ сәфәре дә коммерциягә нигезләнгән, килде-китте бер сәяхәт кылуга әйләнеп бара икән ләбаса.

Хаҗ сәфәрендә булып кайткан кешеләр шушы хәлгә борчылып безгә мөрәҗәгать итте. “Газетагызны бик күп мөселманнар укый, аларга да сабак булыр. Игътибарлы булсыннар, рекламага гына алданмасыннар”, – диде алар. Фирая һәм Мәскүрә апалар икесе ике төрле тур белән хаҗ кылган. Сәфәр бәясе бер үк. Тик менә оештыру эшләре, аларга тудырган уңайлыклар арасындагы аерма гына җир белән күк арасы. Максатым кайсыдыр турга реклама ясау түгел, шуңа күрә исемнәрен атамыйм.

“Җәннәт бакчасында булдым”

Мәскүрә апа Шәймәрданова Кукмара районы Купка авылыннан. Мәдрәсә тәмамлаган. Хәзер мәчеттә дин сабаклары укыта икән. Хаҗ сәфәренең уңышлы булуына әлегәчә куанып бетә алмый.

– Миңа 65 яшь тулгач, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән хаҗ гамәлләрен үтәп кайтырга насыйп булды, – дип сөйли башлаганда Мәскүрә апаның күзләре яна иде. – Иң башта җитәкчеләр Казандагы Чәй йортында хаҗ кылу тәртипләрен аңлатты. Ноябрьдә Казан аэропортында паспорт, визаларны, номер сугылган билгеләрне тараттылар. Татарстан флагы сыман 3 төсле галстуклар бәйләдек. Иорданиядән килгән самолетта барысы 155 хаҗга баручы җыелган иде. Ризыклар бар да хәләл. Тәһарәтләр алырга да уңайлыклары бар…

Иордания җиреннән автобусларга төялеп Мәдинәгә юнәлдек. Автобуска кергәч, сумкалар бүләк иттеләр. Анда намазлык, китаплар бар иде. Юл өстендәге мәчетләргә кереп намаз укыдык.

Тәүлек чамасы килгәч, Мәдинәдә кунакханәләргә урнаштырдылар. Суның иң кадерле җире булуына карамастан душ тәүлек әйләнәсе эшләп торды. Ашарга пешерү өчен чәйнек, кәстрүл, тавыклар өләштеләр. Мендәрләр, кирәк булса дип йокы капчыгы, урын-җир бирделәр. Кер машинасы, суыткыч, кыскасы, бар да бар иде. Намаздан кайткан арада ашарга пешердек. Ике көнгә бер диярлек пылау китерделәр. Бүлмәдә эчә торган зәмзәм суы да бетмәде. Һәркөн кичен җиләк-җимеш тараттылар. Ул булмаса да берни әйтмәс идек, чөнки анда адым саен сәдака тараталар. Урамда ук карбызны яралар да турап бирәләр. Бездә ЮХИДИ туктата да штраф сала, ә анда туктата да сәдака өләшә. Урамнан бер әйләнсәң, сумка ризык белән тула. Сәдака – ризыклата. Алмасаң үпкәлиләр. Ачка тилмереп йөрмәсеннәр диюләредер инде. Менә шундый могҗиза.

Лаештан, Казаннан, Кукмарадан кешеләр бар иде. Мәдинәдә Хәрам мәчетендә намаз укыдык. Анда укыган бер намаз 100 рәкәгатькә тиң диделәр. Суриядән килгән хатын белән таныштык. Ул миңа үзенең бәләкәй Коръәнен бүләк итте. Тел белмибез, ишарәләр белән генә аңлашабыз. Шулай да бар да аңлашыла. Искитәрлек.

Анда бөтен эшне ир-ат эшли. Ашарга да пешерә, җыештыра да. Чүлнең үзендә берни үсми, ә иң очсыз әйбер – ипи. Безнең акча белән 1 сумга 1 ипи алып була. Хаҗ кылырга 3 миллионнан артык кеше килгән диделәр. Шуңа карамастан кибетләр гел тулы торды.

8 көн Мәдинәдә булдык. Хәрам мәчетенә бик якын яшәгәч, намазга шунда йөрдек. Мәчетнең матурлыгын сөйләп кенә аңлатып булмый. Ябулы мичкәләрдә җылы, салкын зәм-зәм суы тора. Урамдагы баганалар көн эсселәнгән саен әкрен генә ачылып кулчатырлар хасил итә. Шулар астында күләгәдә намаз укыйсың. Көн сүрелгәч зонтиклар кабат җыела. Бернинди тел белмисең, шулай да бар кеше бер-берсен аңлый.

Автобус белән Пәйгамбәребез булган урыннарга экскурсия ясадылар. Коръән баса торган типографиягә бардык. Хөрмә үсә, эшкәртә, сата торган урыннарда булдык. Бездә башка сорт хөрмә сатыла икән ләбаса.

Пәйгамбәребез салдырган беренче мәчет Кобада, Билал, Кыйбла мәчетендә, төрбәләрдә, каберлекләрдә булдык. Кобада укылган бер намаз Гүмрә хаҗына тиң диделәр. Җәннәт бакчасы дип атала торган урынны, сәхабәләр зиратын да күрдек. 700 метр биеклектә 20 км озынлыктагы Ухуд тавына алып бардылар. Сәхабәләрнең яһүдләрдән сатып алган коесын да күрсәттеләр. Нур тавын, музейларны да карадык. Кызыл диңгезне күрүем турында әйттемме әле?!

…Анда азан шундый моңлы, елыйсылар килә. Хәрам мәчетендә азан әйтә башлаганын көтеп торалар да, калганнары да кушыла…

40 градус эсседә кулымда гел зәмзәм суы булды. Аякларымны да шул су белән юдым, шешкәннәре бетте.

8 көннән Мәккәгә кузгалдык. Билгеле бер урында Ихрамга кердек. Мәккәдә дә Хәрам мәчете бар. Шул мәчеттә гыйбадәт кылдык. Олы хаҗ кылганчы шунда автобус белән намазга йөрттеләр. Мәккәнең кайсы җирендә укысаң да бер намаз мең намаз әҗеренә тиң икән.

Безгә һәркөнне шәехләр килеп вәгазь укыды. Тәрҗемәчебез Маратка рәхмәт. Ул тәрҗемә иткәннәрне берникадәр язып та бардым. Бер кеше көненә 10 ихлас сүрәсе укыса, аңа җәннәттә бер җимеш агачы утыртылыр, ди. Ана 3 бала, ике, хәтта бер тәүфыйклы бала тәрбияләп үстерсә дә, аңа тәмуг утыннан пәрдә булачак. Хатын өйне караса, балаларын дөрес тәрбияләсә, ирен тыңласа, аңа җәннәттә бер сарай салыныр…

Гарәфәт тавы, Мәздәлифәдә булдык, Минада таш аттык.

7 мәртәбә Кәгъбәтулланы әйләнгән көнне оныта алмыйм. Күздән гөрләп яшь, тәннән шаулап тир ага. Халык күп. Әкрен йөрисе. Этеш-төртеш юк. Кеше тапталып үлә дип куркыткан булалар, беркем дә тапталмады. Укып, теләкләр теләдем. Хис-кичерешләрне сөйләп бетерә торган түгел. Корбан гаете көнне бүлмәбездәге 5 кешегә бер сарык китереп бирделәр. Кайтулар да уңышлы гына булды. Хаҗ сәфәре бик олы, авыр гамәл булса да, җитәкчеләребезнең безне кайгыртулары аркасында аны авырлыклар күрмичә башкара алдык, әлхәмдүлилләһ.

“Кеше турында да уйласыннар иде”

– Ирем Рәхимҗан берничә ел рәттән хаҗга барам дип хыяллана иде инде. Бергә барырбыз дип уйлап та карамадык, һаман шул матди якны уйлыйбыз бит. Иремнең аяклары авырта. Ул китәргә җыенгач, борчыла башладым. Аз гына да җәяү йөри алмый, тизрәк утырыр урын эзли башлый, нишләр дип уйладым. Балалар, туганнар белән киңәштек, алар матди яктан ярдәм иттеләр, – дип башлады сүзен Фирая апа Шәфигуллина. Аларга зур рәхмәт.

– Бу тур хакында телевизордан ишеттек. Рекламасы күп аның. Мәчетләрдә бирелә торган намаз вакытлары кәгазендә дә, календарьларда да… Шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, алар белән бәйләнешкә кердек. Кукмарада үз кешеләре бар икән. Ул бар документларны әзерләп бирде, хаҗ турында язылган китаплар тапшырды. Казан белән Кукмара арасында ул йөрде инде, мәшәкате булмады. Рекламада урыннар чикле дип еш кабатлангач, акча түләргә ашыктык. Ахырдан түләүчеләр нигәдер 75 мең генә түләде, ә без 87 мең чыгарып салдык. Шул ук самолет, шул ук шартлар… Доллар уйнады дип аңлаттылар. Аннан гына шулкадәр зур аерма булырга тиеш түгел иде. Кыскасы, сәфәр бәясе белән үк шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты.

Казандагы аэропортта да оештыру эшенең җитмәгәнлеге күренде. Безне озатып баручының визасы Мәскәүдән килеп җитмәгән иде. Шулай итеп, без Истанбулга очтык, ә ул үз визасы артыннан Мәскәүгә. Самолетта безнең белән туристлар да, башка пассажирлар да очты. Ашарга өләшә башлагач ризыкның хәләл булу-булмавы белән кызыксындык. Без каян белик, – дип дорфа гына җавап бирде стюардесса. Өлгерүчеләр балык алды, ә без тавыклы ризык алырга шикләндек, бәлки, хәләл дә түгелдер. Кайтканда да нәкъ шулай булды. Тәһарәт алганда да озаграк буласың бит инде. Бүтән пассажирлар аңа да ризасызлык белдерде. Шуңа да уңайсызландык.

Истанбулда безне каршы алучы булмады. Озак кына басып торгач, автобус йөртүчесе чыгып алды. Кичке 9га кадәр оештыручының әйләнеп килгәнен көттек. Шуннан соң 4 тәүлек автобус белән бардык. Истанбулдан Сурияга, аннан Иорданияга, соңрак Гарәпстанга. Анда аяклар шешеп бетте. Үзебез алып килгән ризыкларны ашап бардык, анысына тилмермәдек. Автобуста су бирү дә каралмаган иде.

Безнең белән ике рус хатыны да барды. Берсе Хабаровскидан, икенчесе Казаннан. Алар да ислам динен кабул иткән. Хабаровскида бер мәчет, дини китаплар юк икән, әле алай да дингә килүчеләр бар. Ә бездә нинди мөмкинлекләр бар, дингә килергә ашыгучылар гына күп түгел.

– Без Казанда яшәсәк, ДУМга кереп хаҗ сәфәрен оештыруга булган ризасызлыгыбызны белдереп китәр идек, – диде Хабаровскидан килгән хатын. Ул Казаннан туры туган ягына поезд белән кайтып китте.

Мәдинә шәһәренә килеп, Ихрамга кердек тә, шул ук төнне Мәккәгә кайтып киттек. Мәккәдә тулай торакларга урнаштык. Бер бүлмәдә 7 кеше яшибез. Урын-җир бирделәр. Ашарга пешерергә мөмкинлекләр булды. Мәскүрә апа сөйләгәнчә тавыклар, пылаулар кертү булмады инде. Гомумән, бездә ашау буенча берни каралмаган иде. Экскурсияләргә алып бардылар, ләкин күп урыннарда булмадык. Кызыл диңгезгә бик барасы килгән иде, алып бармадылар. Адәм белән Һава очрашкан тауда булдык, тагын кайбер урыннарда, ләкин музейларда, типографияләрдә йөрмәдек.

Безгә тур тарафыннан сумкалар бирелде. Анда намазлык, кием, китаплар һәм бер япма (простыня) бар иде.

Иң беренче Мәккәгә барып кергәч тә күңел ышанмый, ирексездән күздән яшь ага. Елыйм дип еламыйсың, үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Зәмзәм суы эчәргә барасың, анда да шул ук хәл. Бу, чыннан да, минме? Мин, чыннан да, пәйгамбәребез эзләре буйлап атлыйммы? Төшем түгел микән дип уйлыйсың. Аллаһы Тәгалә сиңа карый, башкалар уйларыңны да белеп тора кебек. Анда башка начар уйлар килми.

Рус телендә вәгазьләр бик сирәк булды. Мәчетләрдә мәзин елый-елый вәгазь сөйли, ни сөйләгәнен беләсебез килә, ләкин аңламыйбыз. Тәрҗемә итүче булмады.

Аның каравы табибыбыз кайгыртучан булды, анысына рәхмәт. Мөздәлифәдән Минага 7-8 чакрым җәяү кайтырга туры килде. Анда бөтен кеше автобуста кайткан, ә безнең төркем никтер җәяү атлады. Иремнең аяклары яраланып беткән иде. Җитмәсә, мәчеттә аяк киеме алышынган. Шуңа күрә яланаяк кайтты.

Көн саен мәчеткә намазга 2,5-3 чакрым җәяү йөрдек.

Бөтен кеше бер төрле гыйбадәт кыла. Оештыру ягы гына уңайсызрак килеп чыкты дип әйтергә телим. Төрекләр безгә бик аптырады инде. “Без 35 меңгә килеп, 3 тапкыр ашатулы кунакханәдә торабыз, ә сез зур акчалар түләп тә шундый гына шартларда яшисез. Бу суммага Әл-хәрам мәчете янындагы иң кыйммәтле кунакханәдә яши алыр идегез”, – диде алар.

Кайтканда да шул ук юл белән кайттык. Әле куркынычрак та булды. 3 тәүлек буе 1 генә йөртүче белән кайттык. Ял да итми алып кайтты. Килгәндә икәү иде үзе. Монысы күбрәк үз ягын карады инде. Күпләп товар җыйды. Мәккәдә бар әйбер арзан. Безнең чемоданнарны да багаждан чыгарып салонга тутырды ул. Ә без чемоданнар өстеннән йөрергә мәҗбүр булдык.

Хәзер бөтен уңайсызлыклар онытылган. Рекламасы башланса, күңел яңадан кузгала. Кайтып киткәндә бик авыр булды. Матур мәчетләрне, ягымлы халкын калдырып китәсе килмәде. Чит ил аэропортлары да бөтенләй башка.

Бөтен теләгебез шул: хаҗдан да коммерция ясамасыннар. Ясаган очракта бераз гына булса да халык турында уйласыннар иде дигән теләктә калам, – дип очлады сүзен Фирая апа. Кылган хаҗны Аллаһы үзе кабул итсен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №27)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар