Хатын-кызлар көрәшә беләме?

ДОСЬЕ:

Тулы исеме: ТАТЬЯНА ЕВГЕНИЙ кызы ХУДОБКО

Туган көне: 11 сентябрь 1986 ел

Белеме: Кама дәүләт физик культура институтының Физик культура һәм спорт факультеты

Ярата: ачык, ихлас кешеләрне, йорт хайваннарын, әнисе пешергән бар ризыкны

Яратмый: ялган һәм икейөзлелекне, вак-төяк күзгә күренми торган эшләрне

Курка: ялгызлыктан

Кыш уртасында Сабантуйларны искә алып утырам әле. Урамда Мамадышның Питрау батырын очраттым да, көрәш турында сүз китте. Җәй айлары искә төште. Уйлый күрмәгез, батыр дигәнем ир-ат түгел, ә хатын-кызлар көрәшендә беренчелекне бирмәүче Татьяна Худобко. Тренировкага барышы иде. Көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче бу 24 яшьлек кыз инде менә ике-өч ел рәттән хатын-кызлар көрәшендә мәйдан тота. Алай гына түгел, Европа чемпионатында, Халыкара дәрәҗәдәге турнирларда көрәшүче һәм беренчелекне яулаучы да ул. Юлда очраган “батырны” болай гына җибәрәләр димени, әлбәттә инде, әңгәмә корып алырга булдым.

–                     Татьяна, дистәләгән спорт төрләре арасыннан сайларга кушсалар, бик сирәк кызлар гына көрәшне сайлар иде. Нигә атлетика түгел, әйтик, ә нәкъ менә көрәш?

–                     Җиңел атлетика белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән кеше бит мин. Мәктәптә укыганда, физкультура укытучысы булып җиңел атлетика буенча тренер килде һәм шөгыльләнергә чакырды. Шуннан соң ике ай үтте микән, шәһәр күләмендәге ярышларда җиңеп, беренче кубогымны алдым. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллыда урнашкан спорт институтына укырга кердем һәм анда җиңел атлетика буенча яхшы тренер юклыгы ачыкланды. Укуым тегендә, ә тренерым Казанда. Уку вакытында иптәш кызыма ияреп, Мамадышка көрәш буенча турнирга бардым һәм кемдер мине катнашучыларның берсе дип уйлап сорау бирде: “Син көрәшәсеңме, юкмы?” Катнашып карадым һәм икенче урынны яулап кайтып та киттем. Кайткач медальләрне күрсәтәбез, беркем ышанмый. Шуннан соң тренер янма килеп, көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башларга тәкъдим итте һәм мин ризалаштым. Тиздән инде Татарстан буенча чемпионатта оттым. Шуннан азарт туды ахры.

–                     Әти-әниең синең нәкъ менә көрәшне сайлавыңа ничек карады?

–                     Бик уңай! Әтием гомер буе бокс белән шөгыльләнгән кеше, әнием спортның бар төрләрен дә сынап караган: волейбол, чаңгы һәм башкалар. Аның медальләре бик күп. Шуңа карамастан, алар мине спортка мәҗбүри алып килмәде. Үзем сайладым. Ә спорт ул кешедә җаваплылык, мөстәкыйльлек, максатчанлык тәрбияли. Мин тренировкаларга йөргәндә бөтен иптәш кызларым җил куып йөрде, эчте, тартты, ә мин мәктәптә чакта ук рюкзак күтәреп шунда ук тренировкага китә идем. Студент чакта да буш вакыт булмады. Анда мин бик күп дуслар таптым. Хәзер дә интернет аша Олимпия уеннарында катнашучы дусларым белән аралашып утырабыз.

–                     Синең авырлыгың күпме дип сорасам…

–                     Ууу… Бу зур сер! Ул хакта хәтта иң якын дусларым да белми. Тренер һәм мин генә беләбез. Ә көрәштә 66+ категориясендә көрәшәм.

–                     Таня, кызларның күбесе диета тота-тота ябыгырга тырыша, ә сиңа, киресенчә, авыррак булу кирәктер әле…

–                     Беркайчан да диетада утырмадым! Тренировочный диеталар була – сүз дә юк, анда майонез, камыр ризыклары ашарга ярамый, чөнки хәрәкәтләнгәндә үзен сиздерә ул. Ә болай ябыгам дип тырышканым юк. Бөтен әйберне дә ашыйм, күбрәк ит инде. Гәүдә зурлыгына килгәндә, безнең гаиләдә әти дә, әни дә шундый эре гәүдәлеләр. Туганда ук авыр һәм зур булып туганмын. Балалар бакчасындагы фотоларны карыйбыз – иң зурысы мин. Шуңа карамастан, мине беркайчан да симез, таза дип үртәгәннәре булмады. Үзем дә авырлыгымнан оялмадым, чөнки мин башкалар кебек түгел, ә үзенчәлекле. Әйе, синең белән килешәм, миңа авырлыгым бик ярдәм итә һәм аннан файдаланам да.

–                     Шулай да хатын-кызлар көчсез җенес вәкиле санала, без бит яклауга, игътибарга мохтаҗ нәзакатьле булырга тиеш, Таня.

–                     Нишләптер элеккедән үк көрәш ирләр генә шөгыльләнә торган спорт төре дип санала. Ләкин бу дөрес түгел, минемчә! Һәрхәлдә бу фикер белән килешә алмыйм һәм киләчәктә, бар сабантуйларда да хатын-кызлар да көрәшер дип өмет итәм. Алайса карап торасың, кайбер ирләр көрәшнең техникасын бөтенләй белми, әмма мәйданга чыга. Кемгәдер бу көлке кебек тоелыр, бәлки, ләкин әйтим: мин тренировкаларда һәрчак егетләр белән көрәшәм.

–                      Сабантуйда авыл хатыннары да көрәшергә чыга. Син ярый да профессионал, ә алар бит көрәшә дә белми. Әлбәттә, син җиңәсең.

–                     Менә мин махсус шөгыльләнәм, ә алар табигый рәвештә. Чиләк ташый, утын яра, капчык та күтәрә… Мәйданга чыга кайберләре, карап торышка бәләкәй генә, ләкин ул сөлгедән тотып, шундый итеп кысып куя, кайда борылырга белмисең. Без күп шәһәрләр буенча йөрибез һәм Русия буенча гына да түгел, безнең өчен бу – спорт! Ә аларның күзләре янып тора, чөнки алар өчен ул – бер кызык кына.

–                     Таня, үземә бик кызык, шул авыл хатыннарының сине алып атканы бармы әле?

–                     Юк! Еккан очраклары булды. 70-80 килограммлы апалар чыкканы булды, алар мине күтәрә дә алмый. Ә үзләре минем өчен бик кечкенә дип әйтер идем. Һаман шул авырлыктан файдалану һәм профессиональлек җиңдерә инде.

–                     Синең гәүдәңне күреп көрәшеп тә тормый чыгып китүчеләр булдымы?

–                     Миңгәрдә Сабантуйда булды. Ике ел элек. Бер хатын кырыемда бик масаеп, җиңәм дип басып торган иде, берзаман карыйм юк теге. Үлчәнгән чакта ук кайбер кызларның: синең белән туры килсәм, көрәшмим дигәннәре булды. Ләкин чынлыкта мин бик уңай гына салырга тырышам. Дөрес, травма алган көндәшләрем дә булды, ләкин анда минем гаеп буенча булмады. Куркынычсызлык техникасын да белергә кирәк.

–                     Ә үзең травма алган очраклар?

–                     Бик күп булды. Умыртка сөяген дә җәрәхәтләдем, анысы инде җиңел атлетика вакытында ук. Көрәштә җилкәм чыкты. Халыкара турнирда үз гаебем, үз акылсызлыгым аркасында Белорусиядән килгән бер кызга бер очко оттырдым. Һәм шул ук кыз белән без Европа чемпионатында очраштык. Шунда мин аны җиңдем һәм соңгы көрәш вакытында тез капкачым купты. Күп булды инде ул.

–                     Шулкадәр травмалар алганнан соң да гел-гел спортка әйләнеп кайту куркытмыймы?

–                     Куркыта дөресен генә әйткәндә, ләкин спортзалга йөрмичә яши алмый башлаганмын ахры инде мин. Кайвакыт тормышта нәрсәдер җитмәгән кебек. Шулчакта спортзалга барып, ярты сәгать кенә шөгыльләнсәң дә, шундагы атмосфераны тойсаң, рәхәт булып китә.

–                     Таня, аңлавымча, спорт синең төп керем чыганагың да, хоббиең да…

–                     Мин ветеринар академияда гомуми физик әзерлек дәресләрен алып барам, үзем тәмамлаган мәктәптә физкультура укытучысы булып эшлим. Ә профессиональ спорттан китермен, мөгаен, хобби гына булып калыр, чөнки травмалар да сиздерә һәм алга таба үземне медицинага бәйле өлкәдә дә сынап карыйсым килә. Планнар күп әле.

–                     Планнарыңны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар