Фәүзия Бәйрәмова: “Мине монда тарих тота…”

Фәүзия апа белән онытылмас очрашудан бер мизгелP.S. Мәкаләгә нокта куйдым да, яңадан исем астына әйләнеп кайтып, искәрмә язып куярга булдым. Алдан ук әйтим әле: әлеге язмам эш тәҗрибәмдәге иң җиңел һәм шул ук вакытта иң катлаулы да язма булды. Җиңел, чөнки әңгәмәдәшем сүзгә саран кеше түгел. Ике сәгать аралашу вакытында аның хакында китап язарлык мәгълүмат тупладым. Катлаулы, чөнки әңгәмәне кәгазьгә төшерү барышында, әлеге шәхескә булган бар хөрмәтемне, күңел җылысын хәрефләр, сүзләр арасына сыйдырырга, укучыларга да илтеп җиткерергә кирәк.

***

Фәүзия Бәйрәмова белән мәктәп елларында ук таныш идем. Читтән торып, билгеле. Китаплары аша. “Күл балыгы”, “Болын” әсәрләренә, алардагы тирән фәлсәфәгә баштанаяк гашыйк булып, ул китапны ничә кат укып чыктым икән?! Мәктәп елларыннан соң дистә елга якын вакыт үтеп, шушы әсәрләре турында сүз кузгалгач, Фәүзия апа миңа: “И сеңлем, “Күл балыгы” иң катлаулы, тирән мәгънәле, фәлсәфи әсәрләремнең берсе бит ул”, – диячәк әле. Тик аңа кадәр… Әйе, әле ул чакта Фәүзия апа белән якыннан танышырмын һәм бигрәк тә аның фатирында чәйләп утырырмын дип, күз алдына да китермәгәнмендер.

Күптән түгел Фәүзия апа Бәйрәмова хакында Төркия журналисты Роза Корбан язган мәкалә кулга килеп керде. Тәрҗемә иткәндә, “Рус золымына баш имәгән татар хатыны” дип исемләнгән ул. Каләм иясе язмасында Фәүзия ханымны буй җитмәс биеклектәге йолдызга, кояшка тиңли. Жанна д’Арк белән чагыштыра. Ә минем өчен Фәүзия апа – йолдыз гына түгел, тулы галәм. Аны күбрәк белгән саен, бу галәмнең мәңге ачылып бетмәячәк бер сер булып калачагын көннән-көн яхшырак аңлыйм.

…Мәктәптән соң Казан дәүләт университетына укырга кергәч тә, Фәүзия ханымны Хәтер көнендә чыгыш ясаганда күрдем. Аннары газетада хәбәрче булып эшли башлагач, Татар конгрессында, “Шәрык” клубындагы кичәләрдә, иҗтимагый-сәяси чараларда очраша башладык. Һәр чыгышын гипнозлангандай йотылып тыңлый, һәр сүзен күңелем аша үткәрә идем. Дөресен әйтим, баштагы мәлдә аны кул сузымы гына ераклыкта күрү дә зур бәхет иде минем өчен. Барлы-юклы сорауларым белән борчырга да җөрьәт итмәдем. Кая инде мин, кичә авылдан килгән гап-гади студент-журналист, танылган Фәүзия апа янына килеп, аңа сөлек кебек сарылган өлкән журналистлар арасыннан аралап, үз сорауларыма җавап таләп итим, ди.

Беркөнне дөньямны әйләндереп каплаган вакыйга булды. Баш мөхәрриребез редакциядәге җыелышта зур тәкъдим белән чыкты.

–            Фәүзия Бәйрәмовага 5 декабрьдә 60 яшь тула! Без бу чарадан читтә калырга тиеш түгел! “Безнең гәҗит” – милли рухлы газета, Фәүзия Бәйрәмова – татар милләтенең легендар шәхесе. Газетага интервью әзерләргә кирәк булачак.

Миңа карап әйтелгән бу сүзләр боерык кебек түгел, ә зур ышаныч тулы мөрәҗәгать кебек яңгырады. Кулга килеп кергән бәхет кошы үзе иде ул. Каушап кына Фәүзия апаның телефон номерын җыйдым.

–            Сеңелем, Яр Чаллыга кадәр килеп йөргәнче, сорауларыңны интернет аша гына салсаң да була. Мәшәкатьләнеп йөрисең килмәсә, дип әйтәм. Үзеңә кара. Киләм дисең икән – рәхим ит.

Килмимме соң?! Килү түгел, очам мин сезнең янга, Фәүзия апа. Дөрес, интернет аша язып салсам да була иде, ләкин мин башка максат белән юлга чыктым. Фәүзия апаны халык (шул исәптән мин үзем дә – авт.) милләтче, журналист, 33 китап авторы – язучы буларак белә, ә минем аны хуҗабикә, иренең сөекле хатыны, балаларының газиз әнисе ролендә күрәсем килде.

***

Фәүзия апа фатирына аяк баскач, ишек артында калган кышкы суык та онытылды, җаныма да җылы керде. Китап дөньясына килеп эләктеммени… Бар бүлмәдә китап киштәсе, бар җирдә китап. Йорт җиһазлары да чамадан тыш купшы түгел, уртача гына. Тирә-якта чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә.

– Юлда арыгансыңдыр, әйдә, чәйләп алыйк, – диде Фәүзия ханым, якты йөз белән каршылап. – Элек өйгә журналистлар күп килә иде, хәзер бик кертмим инде. Бу эксклюзив интервью булыр, мөгаен, чөнки күп журналистлар үтенечен кире кактым.

– Нигә шулай эшләргә булдыгыз, Фәүзия апа?

– Тормышта япа-ялгыз калган чакларым булды. Менә шунда, судлар артыннан йөргәндә, миңа журналистлар, халык ярдәме кирәк иде. Хәзер мактап язуларга мохтаҗ түгелмен дип уйлыйм.

– Судлар, дигәннән… Без газетабызда сезнең тирәдә барган һәр ыгы-зыгыны, һәр вакыйганы яктыртып бардык. Югары судта да булдык. Белүемчә, ул хөкем карарын шул килеш калдырган иде. Күптән түгел генә әлеге карарның үз көчен югалтуы турында ишеттек. Ул ничек килеп чыкты?

– Миңа бер ел шартлы сынау вакыты бирелде. Ул бер елны йөреп бетерергә дә була иде, әмма ай саен милициядә билгеләнергә, кая гына барсам да, гариза язып китәргә, тиешле вакытка кайтып җитәргә кирәк. Шуның аркасында быел күп сәфәрем өзелде. Чөнки вакытына кайтып җитеп билгеләнмәсәң, чын төрмәгә күчерергә мөмкиннәр. Бик җаваплы карадым. Элек тә законнарга шулай карый идем, депутат булган кеше бит. Тик адвокатым: “Фәүзия ханым, 60 еллыгыгызны хөкем ителгән кеше буларак каршы алсагыз, тарих та, милләт тә кичермәс. Әгәр каршы килмәсәгез, вакытыннан алда азат итү үтенече белән судка мөрәҗәгать языйк”, – диде. Адвокат бик күп белешмәләр җыйды. Күршеләрдән дә, иҗтимагый оешмалардан да, милициядән, җәзаларны үтәтү идарәсеннән һәм башка урыннардан. Җәмгыятькә зыян китереп йөрде дигән бер генә шикаять тә булмаган. Бик күп урыннарда булдым, анда да зарланучы юк. Кыскасы, тәртип бозып йөрмәгәнмен. Шуннан соң суд булды һәм анда мине вакытыннан алда азат итәргә дигән карар чыгарганнар, суд хөкемен бөтенләй өстемнән төшергәннәр. Үзем бара алмадым, авырыбрак тора идем. Барысы 7 ай күзәтү астында йөрдем.

– Фәүзия апа, сез – гаиләле кеше. Ирегез, балаларыгыз милләтче булуыгызга, мәйдандагы ялкынлы нотыкларыгызга, суд юлын таптавыгызга ничек карый?

– Ирем дә – татар җанлы кеше. Ул мине аңлый, саклый һәм яклый, чөнки мин ирем янында Бәйрәмова түгел – Фәүзия генә. Суд кебек зур авырлыклар булганда, тез астына китереп суксалар, ул барысын үз өстенә ала. Язу-сызуын да, оештыру моментларын да… Ул чакта мин хатын-кыз ролендә генә. Китапларымны чыгарганда да, иремә дискны гына тоттырам, ул миңа аны китап итеп алып кайтып бирә. Ул яктан мин бик бәхетле, Аллаһыга шөкер. Гомумән, ирем кадеремне белә. Кибетләргә дә ул йөри. Әйбер бәясен, коммуналь түләүләрне кайда түлисен белмим. Кайдадыр ишек төпләрен таптау мине бик вагайтыр, түбәнәйтер иде. Моны тәкәбберлектән әйтмим. Элегрәк түләргә баргалаган чакларым да булды, әмма анда ниләр генә ишеттермәделәр. Шулардан да саклый мине ирем. Күңелемә тисәләр дә, уртаклаша торган кешем – ул. Җәмил миңа: “Беркем сүзенә дә игътибар итмә”, – ди. Бездә ир – баш! Аны тыңлыйм, аны санлыйм. Ирне түбәнсетүдән Аллам сакласын. Материаль як та 100% аның өстендә. 7 мең пенсия алам. Анысын үземә, сәфәр чыксам юлга, кием-салымга тотам. Ләкин аның белән генә ерак китеп булмый.

Балаларга килгәндә, алар күбесен белми дә калды. Ачлык игълан итеп Ирек мәйданына чыгып утыргач, кызыма дуслары барып әйткән. Ә хәзер ул миннән дә уздырып милләтче. Кызым чит илләрдә укып, яшәп кайтып, татарның беркемнән дә ким түгеллеген, дәүләткә лаек икәнлеген акыл аркылы аңлады, ә мин моңа хис, рух аша килдем. Улым исә шартлы хөкем алуымны да эш беткәч кенә белде.

– Судлардан соң Фәүзия Бәйрәмова сәяси яклау эзләп, чит илгә китә икән, дигән сүзләр дә булган иде.

– Дөресен генә әйткәндә, бу судлар вакытында бик каты рәнҗетелдем. Рәнҗедем дип әйтергә ярамый. Бик нык хәтерем калды. Ничек инде, мин әйтәм, халыкка шулкадәр хезмәт итеп… Бер кешене үтерергә чакырмадым, бер тиен урламадым, гадел сүз генә әйтергә тырыштым, ә мине 60 яшемдә җинаятьче дип хөкем иттеләр. Хөкүмәт тә якламады, милләт тә алай күтәрелеп чыкмады. Мишәр әбиемнең сүзләре искә төште. Ул: “Кайда кадерем бар, шунда яшим”, – дия иде. Урта Азиядән кайтып кермәде. Абыстай, хөрмәткә лаек кеше булды. Минем дә китәргә теләк бар иде. Чит ил паспорты да ясатып алдым. Ләкин мине әлегә Себердә, Салихардта көтәләр. Анда мин дә бармасам, кем бара? Салихардта биш мең еллык зәңгәр күзле, җирән чәчле мумия саклана. Аны “үтеп баручы европеец” диләр. Ләкин белештем: андагы татар авылларында зәңгәр күзле, җирән чәчле себер татарлары бар икән… Икенчесе Новосибирск өлкәсенә барасы бар. Бараба далаларындагы татарлар, чулым татарлары, чат татарлары көтеп тора. Алар белән Екатеринбургта танышып кайттым. Өч атна элек кенә конференциядә булган идем. Татар җирләре, татар далалары, ачылмаган тарих бар монда. Мине шул тотып тора.

– Сезне интернет челтәрендә дә еш күрәм. Шул ук “вконтакте” сайтында үз битегез булуын күреп гаҗәпләнгән идем. Башта кемдер шаярып, сезнең исемнән бит ачкандыр дип уйладым. Интернетны авызлыклау авыр бирелдеме?

– Мәҗбүрият булды инде ул. Журналист, язучы кеше үз материалларының тиешле урынга тизрәк барып җитүен тели. Мин интернетны өйрәнеп беткәндә, Казан редакцияләрендә әле интернет аша хат ала белмиләр иде. Башта интернет аша җибәрәм, алар хатны ачып ала алмауларын хәбәр иткәч, Казанга чыгып китәм. 260 чакрым бит ул! Анда конвертны алалар, хатын чыгарып, төкерекләп мөһер сугалар. Шундый чаклар да бар иде, сеңлем.

“Вконтакте” битенә килгәндә, улым аны бөтенләй бетереп китте. “Сиңа зыяны тияргә мөмкин”, – диде. Арада провокаторлар барлыгын белсәм дә, дусларга кушылган кешеләргә “юк” дип әйтергә тел бармый. Улым әйткәч, тыңладым инде. Без мөселманнарда ир-ат сүзе өстен бит. Үз улым булса да, яше кечкенә түгел, ул беләдер дидем.

– Сезнең биографияне, сез күргән газапларны укып кына фикер йөртсәң, каешланган, каты бәгырьле, үзсүзле хатын булып күз алдына килер идегез. Ә минем каршыда самими, якты җанлы, пакь күңелле, җылы карашлы хатын-кыз. Димәк, сезне тормыш баса да, тезләндерә дә алмаган. Шундый булып калыр өчен, нинди сыйфатка ия булырга кирәк?

– Аллаһы миңа шундый холык бүләк иткән – тиз онытам, тиз кайтам! Кешедән көнләшмим. Кирәк чакта кызу, каты да була беләм, әмма беркайчан да үчле түгелмен.

– Фәүзия апа, аш бүлмәсендә утырабыз икән, шушы бүлмәгә якынрак мәсьәләне дә кузгатасы килә. Сез аш бүлмәсендә дә милләтчеме, ягъни татар халык ашларын гына әзерлисезме? Бәлки, кайсыдыр халык ашларын өстенрәк күрәсездер?

– Ирем татар халык ашларын бик ярата. Кызганыч, бәлеш пешкән көнгә килмәдегез. Бәлеш, өчпочмак, кабак бөккәне, кызыл эремчектән бөккәннәр… Мин сәфәрдән әйләнеп кайтышка ирем үз исемлеген, андагыларны пешерү өчен, кирәкле барлык азык-төлекне әзерләп куйган була. Рәхәтләнеп пешерәм, чөнки каты-коты белән тукланып, үзем дә бик тилмереп кайтам. Ул үзенә күрә бер атнага сузылган бәйрәм була безнең. Чәй бәйрәме. Тагын токмач ашын бик яратам. Башка халыклар кухнясы дигәндә… Зөлфия кызым кечкенә чакта 3 ел Монголиядә яшәдем. Менә шунда баракта төрле милләт вәкилләре белән бергә яшәгәндә, уртак аш бүлмәсендә аларның нәрсә һәм ничек пешергәнен карап тора, ахырдан үзем дә кабатлап карый идем. Яшь чакта әрмән, украин хатыннарыннан күп нәрсәгә өйрәнеп калдым. Анда кафе-рестораннар юк, кибеттә чимал гына бар иде. Әйтик, ит, май, он бар. Сөт юк, чөнки анда кадәр килеп җитми. Ә балаларның ашыйсы килә. Конфет, туңдырмаларга кадәр үзебез ясадык. Төп кагыйдә: ризык тәмле булсын өчен, аның эченә тәмле әйберне күп салырга кирәк. Пешерү, юу, җыештыру кебек эшләрне эшкә дә санамыйм. Өйдә чакта пешерәм инде. Пешерергә әйберең бар икән, эшмени ул?! Җыештырырга өең бар икән, эшмени ул?!

– Фәүзия апа, 60 еллык юбилеегызны кайда үткәрергә җыенасыз?

– Беркайда да үтмәячәк. Казан инициатива белән чыкмады, ә Яр Чаллыда үзем риза булмадым. Ел башында хөкем итәләр, ел азагында зурлап юбилей үткәрәләр… Алай булмый бит инде. Ышанасыңмы, шушы яшемә җитеп, Казанда бер тапкыр да иҗат кичәмне зурлап, шау-шу куптарып үткәргәнем булмаган икән. Дөрес, Яр Чаллыда 50 еллыгымда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зурлап кичә ясадылар. Шунда: “Сез – безнең Гаяз Исхакый урынындагы кеше”, – дип әйткәннәре истә калган. Шул гына. Андый кичәләрне яратмыйм да. Анда ясалмалык, ялган, шапырыну, мактану күп була. Әби-патша кебек түрдә чәчәкләр алып утыруны аңламыйм…

Монда сыйган кадәр мәгълүмат – мин Яр Чаллыдан алып кайткан диңгезнең бер тамчысы. Фәүзия апаның журналистик эшчәнлеге, язучылык иҗаты, Татар иҗтимагый хәрәкәте, Милли бәйсезлек партиясе “Иттифак”ның башлап йөрүчесе булуы, Татарстан Югары Советы депутаты эшчәнлеге елларындагы алны-ялны белми эшләве, иң беренчеләрдән булып Татарстан бәйсезлеген даулап, барысыннан да күбрәк 14 көн ач утыруы, тагын әллә ниләр хакында язарга мөмкин булыр иде. Ахыр чиктә 60 еллык тормышны газетаның бер кечкенә генә битенә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Киләчәккә дә планнары зурдан. Шуңа күрә бу әңгәмәнең калган өлешенә әле киләчәктә дә бер тапкыр гына әйләнеп кайтмабыз.

Юбилеегыз белән сезне, Фәүзия апа! Саулык, ныклы рух, җан тынычлыгы, явыз телләргә каршы торырлык көч һәм сабырлык телибез!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-ЯР ЧАЛЛЫ-Казан.

Әңгәмәгә сыймаган – күңелгә сеңеп калган кайбер гыйбарәләр:

– Иң зур байлык – кешеләр һәм аралашу!

– 1995 елларда депутатлыктан төшеп калгач, халык танк кебек өстемнән чыгып китте. Югары Советка мине кертмәс өчен, 4 милиционер куялар иде. Радиога, ТВга кертмиләр. Бөтен җирдән куалар. “Бөтен ишек ябылды, берәү генә ачылды – Аллаһы ишеге”, – дидем һәм намазга тезләндем.

– Яңадан яшәсәм дисеңме? Дингә иртәрәк килер идем. Телләр өйрәнер идем. Дин Аллаһы белән аралашу өчен кирәк булса, тел дөнья белән аралашу өчен кирәк.

–            Үземне-үзем оештырып йөрмәсәм, әллә кайчан беткән булыр идем. Аш пешереп кенә утырыр идем. Алар бәрә тора, мин оештыра торам. Аллаһы Тәгаләдән кешегә күпме энергия, күпме гомер, күпме гамәл салынган, ул чыгып бетәргә тиеш. Менә миннән шул Аллаһыдан бирелгән көч-куәт чыга да, сеңелем.

–            Көне-төне язам. Бер мәкалә язар өчен, йөзәр китап укып чыгам. Миңа кадәр кем, ничек һәм нәрсә әйткән? Нәрсәне әйтеп бетермәгән? Ул китаптан күчереп язу өчен түгел, ул ялгышмас өчен.

–            Табигатьнең һәр фасылын күңелемдә саклыйм. Хәтта исләре белән. Карның исе юк диләр, ничек кенә бар әле. Без аны ипи белән ашый идек. Мичтән чыккан кара ипи белән. Көзге яфраклар исен бик яратам. Яфрак өзелеп төшә, әкрен генә чери башлый, аннан тәмле ис юк. Юкә исе тәмле. Бәрәңге алганнан соң, нинди ис кала?! Капчык өсләрендә тәгәрәп-тәгәрәп уйный идек. Җылы көз. Нинди матур. Җәй көне урманга җиләккә бара идек. Яланаяк барасың, баскан урын пыф-пыф итеп кала…

– Без шөкерана итә беләбез, мал, байлык артыннан кумыйбыз. Илеңдә яу булса да, өеңдә сау булсын, – ди төрекләр. Бездә шул принцип.

(“Безнең гәҗит”, №48)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар