Фермалы мәктәп

“Сезгә Арча районы Курса Почмак авылыннан хат язабыз. Сүз авылыбызга ямь биреп торучы мәктәбебез турында. Киләчәк буынга тәрбия бирүче бу мәгариф системасында мәктәп яныннан ераграк йөрергә тиешле кеше – Хәлил Хөрмәт улы Хәсәнов – укытучылар коллективы белән идарә итә. Бу уку елында аны директорлык вазифасыннан алырлар дигән өмет акланмады. Үткән ел районга шундый ук эчтәлекле хат язган идек, килеп, укытучыларны гына тикшереп киткәннәр. Роно мөдире: “Мин бу урында эшләгәндә курыкма”, – дип кенә әйткән, диделәр…Ферма мөдире вазифасыннан азат ителгәннән соң, мәктәпкә килде ул. Ул чакта ук колхоздан мотор урлап, ике елга шартлы срок алган иде. Башта хезмәт укытучысы булып эшләде, мастерскойдагы эш станокларын авыл кешеләренә сатып бетерде. Үзендә тәрбиянең әсәре булмаса да, укучыларга физик тәрбия дәресләре бирә башлады. Ул директор булгач, белем йортының дәрәҗәсе бетте дә инде. Мәктәптән ферма ясый икән бу дип, авыл халкы кул гына селти башлады. “УАЗ” машинасына төяп бәрәңге урлап сату дисеңме, мәктәп янына иске мунча куеп, дуңгыз асрау дисеңме… Исерек килеш ирле-хатынлы ике кешене бәрдереп, аларның яхшы күңелле булуы аркасында гына җиңел котылды ул.

2009-2010 уку елында Арчадагы спорт мәктәбендә кызы Җамалиева (Хәсәнова) Гүзәлне спорт түгәрәкләре алып бара дип документлар эшләтеп, кызы декрет ялына чыкканчы ай саен 7 мең сум хезмәт хакы алып барды. “Декрет ялына чыкканда кызыма 40 мең сум декрет акчасы эшләттем”, – дип, мәктәпкә килеп мактанган да әле. Чынлыкта исә кызының түгәрәк үткәрү түгел, ишек ачып кергәне дә юк бит.

Быел да Курса колхозы җиреннән салам урлаганда, рәис аның юлына аркылы төшә һәм истәлеккә салам төягән машинаның көпчәкләрен тишә. Шулай ук мәктәпкә гел ярдәм иткән “Ак Барс” агро”ширкәте җитәкчесенең дә сүзен аяк астына сала: күпме кисәтүләргә карамастан, әле генә эшкә кергән завхоз егеттән ашарга илтергә барган машинасына салып, колхоз басуыннан бәрәңге урлаткан. Басудан кайткан бәрәңгене техничкалардан аралатып озатып барган. Яз көне һәр бала, утыртырга дип, өйдән бәрәңге алып китте, ә көзен алгач, хуҗа кеше подвалга да төшертмичә эресен аралаткан да бәрәңгедән җилләр искән. Кул астында эшләгән кешеләргә дә “Мин хуҗа”, – дип кенә кычкыра ди ул, бер кеше бер сүз дә әйтмәячәген белә. Бу башбаштаклык кайчанга кадәр дәвам итәр?

Шушы мәктәптә белем алучы укучыларның әти-әниләре.

УРЛАМАГАН, СОРАМЫЙЧА АЛГАН…

Бәрәңге, салам урлау мәсьәләсенә ачыклык кертү өчен, иң беренче “Ак Барс” агро” ширкәте җитәкчесе янына керәсе иттем. Шәйдулла Сәлахов чын джентельменнарча, директорга каршы сүз әйтмәскә тырышып, саклык белән генә вакыйганы ачты:

– Булдыклы ул, шуңа күрә директорлыкка да аны үзем тәкъдим иттем. Укытучылардан да, халыктан да тәнкыйть сүзләре ишетелә үзе, ләкин язма рәвештә миңа кергәне юк. Ата-аналарның хат язу сәбәбе бәрәңге генә булмагандыр дип уйлыйм. Саламны мин тотмадым, шуңа төгәл әйтә алмыйм. Гөнаһы булмасын, әмма сүзе ишетелде. Ә менә бәрәңгегә килгәндә… Бар эш тә накладнойлар белән эшләнергә тиеш дип кисәтелгән иде, тик ул минем рөхсәттән башка гына “бәрәңге алып кайтырга”, – дигән күрсәтмә биргән.

– Бу урлау буламы соң инде?

– Сорамыйча алу була.

– “Сорамыйча алган” бәрәңге күләме күпме иде?

– Мин күргәне бер капчык, элеккеләрен белмим. Шушы вакыйгадан соң мәктәпне бәрәңге басуында эшләүдән туктаттым. Үзем дә элеккеге укытучы, төгәлсез кешеләр белән эшләмим. Юк, уйламагыз, ул болай яхшы оештыручы үзе…

– Әгәр сездән торса, директорны алыштырыр идегезме?

– Кемдер эшләргә тиеш инде. Әгәр аннан да яхшырак кешене куя алалар икән, мин каршы түгел. Мәктәп җитәкчесенең тәртипле булуы кирәк. Ул иң беренче үрнәк күрсәтүче.

Укучылар колхоз кырында эшләгән өчен, Шәйдулла Сәлахов мәктәпкә бер тонна бәрәңге вәгъдә иткән булган. “Директорның гына әлегәчә килеп күренгәне юк”, – дип белдерде. Бәлки, мәктәпнең үз бәрәңгесе күп булгандыр, мин әйтәм. “Ак Барс” ширкәте авылдагы теләгән кешегә хезмәт хакы исәбеннән килосы 17 сумнан бәрәңге дә өләшкән. Уңыш мактанырлык булмаса да, корылык елында ярдәм йөзеннән шулай эшләгәннәр.

Урамда очраган ата-аналар белән дә әңгәмә корып алдым. Куркып кына җавап бирүчеләрнең сүзе бер булды:

– Миңа зыяны тигәне юк…

Җитәкченең ниндилеген укытучылардан да яхшырак белүче юктыр дип, мәктәп бусагасын атлап керергә туры килде.

“ХУҖАЛЫК ЭШЛӘРЕН БЕЛӘ”

Мин килгәндә директор мәктәптә түгел иде. Укытучыларны берәм-берәм урамга алып чыгып сөйләшә башламакчы идем, үзләре үк мине бер бүлмәгә кертеп утыртты. Шул арада берәм-берәм яныма кереп эч бушаттылар. Мәктәптән чыгып киткәч тә әйтелми калганнарны әйтергә шалтыратучылар булды. Билгеле сәбәпләр аркасында аларны фамилияләп язмыйм, ләкин фикерләрен читләтеп үтәргә хакым юк.

– Кеше түгел ул, – диде бер укытучы. – Кайчакта нәрсә сөйләшкәнен дә, нәрсә кычкырганын да белми. Укытучы үз-үзен кулда тота белергә тиеш дип уйлыйм.

– Эмоциональ яктан тотнаксыз булуы аркасында аның белән эшләп булмый, – диде икенчесе. – Аңарчы эшләгән директор кеше хәленә керә белә иде. Монысы белән сөйләшеп тә булмый.

– …Кимсетүләр бар инде, юк дип әйтә алмыйм. Хәзер хезмәт хакы өчен кот чыгып тора. Яңа елдан соң аның 30% өстәмә түләнә торган өлешен директор хәл итәчәк диләр бит, ә аның монда “үз укытучылары” һәм ул “яратмый торганнары” бар. Мин шуның икенчесенә керәм.

– Мәктәпне фермага әйләндергән кеше белән эшлисе килми, билгеле. Дуңгыз мунчасын кереп карагыз әле бер генә, оят, валлаһи. Шул ук плитәдә укучыларга да, дуңгызларга да ашарга пешә. Шакшылык!

– Укучыларга “яхшы” үрнәк инде ул. Караклыклары турында сөйләделәрме соң инде?..

– Педагог булып тумаган кеше педагог була алмый. Фермадан мәктәпкә килеп эшләп булмый ул…

Сөйләшү менә шундый рухтарак барды, күп кешене күрергә җитештем. Завуч абзый – Минҗан Галимҗанов килеп абайлап алганчы. Ул мине директор бүлмәсенә кертеп утыртты да җитәкченең кайтуын көтәргә дигән әмер бирде. Укытучылар белән сөйләшү өчен шартлар тудырырга тырышты, үзе дә байтак сөйләде. Әмма ул чакырган укытучылар гына директор бүлмәсендә җитәкчене яманлап утырырга җөрьәт итмәде. Завуч үзе дә, дипломатларча, бер генә ялгыш сүз дә ычкындырмаска тырышып сүз тотты.

– Ике ел эшлибез аның җитәкчелегендә. Директорыбыз хуҗалык эшләрен белә, уку буенча кәгазьләрне мин тутырам. Шулай бүлеп эшлибез…

– Хәлил Хөрмәт улы мәктәп директоры булырга лаек дип уйлыйсызмы?

– Район мәгариф бүлеге куйган икән, димәк, лаек.

– Директор кеше караклыкта тотылса, бу урынга лаек булыр идеме, сезнеңчә?

– Укытучының урларга хакы юк. Бу һөнәрне сайлаган икән, гомер буе кысалар эчендә яшәргә тиеш. Кунакта да, Сабантуйда да, шәхси тормышта да…

Директорны мактаучы укытучылар арасында аның хатыны Ләйлә Хәсәнова да бар иде.

Укучылар да укытучылардан аз белмидер дип уйладым да 11 сыйныфтан директорга карата мөнәсәбәтләрен ачыкларга булдым. Аноним рәвештә генә: “Директорыгыз сезгә ошыймы, юкмы? Ни өчен?” сорауларына җавап бирүләрен үтендем. Ышандыра алдым күрәсең, ихластан җавап бирделәр. Барысында да уртак бер җөмлә бар: “Ул мәктәп өчен бик тырыша…” Кайберәүләре бу җөмләне болай дип тәмамлап куйган: “…ләкин булдыра алмый”. Анда директорның укытучыларны “бүлүе”, даими рәвештә кычкыруы, мәктәпкә кагылышы булмаган эшләр эшләтүе, кызу канлы кеше булуы һәм башкалар язылган.

ЮРИСТЛЫ ГАЕПСЕЗ!

Директор кайтып керүгә, миңа болай диде: “Хат кайда?”

Аңа хатны күрсәтмәячәгемне әйткәч, катгый җавап яңгырады: “Хатны күрсәтмисез икән, сөйләшеп тә тормыйбыз.”

Берәр юрист белән киңәшләшегез диюемә, ул ашыгыч рәвештә телефонын алып, коридорга чыкты. Ишек шыплап ябылса да, ни сөйләшкәнен ачык ишеттем.

– Ул бит миңа хатны күрсәтмим, ди… Ярый, аңладым. Яхшы. Шалтыратырмын әле.

Директор кереп каршыма утырды. Юрист: “Закон буенча ул сиңа хатны күрсәтергә тиеш, ләкин күрсәтми икән, үзең үк гаепле булып калачаксың”, – дигән икән. Димәк, директорның гаепле булып каласы килмәгән.

– Мәктәп бәрәңгесен (2 капчык) ярминкәгә алып бардык. Вак булгач, 15 сумнан сатылды. Булмаган уңышны нигә алып бардың дисәң, анысы мәҗбүри бит аның. Бәрәңге урлау дигәне ялган, балаларга ашарга пешерергә дип алынган бәрәңге булган ул, мин ул чакта районда идем. Мастерскойдагы иске станокларны “списать иттек”. Сатмадым мин аны. Алар урынына өр-яңаларны кайтардык. Бездәге кебек мастерской башка авыл мәктәбендә юк. Спорт ярышларында мәктәп хәзер гел алдынгы урыннарны яулый. Спорт инвентарьлары белән дә мактана алам. Мәктәпне киендердек мин килгәч. Тәрәзә пәрдәләрен генә күр! Дуңгызларны үз акчама алган идем, ашханәдәге калдык-постыкны шуларга ашатып үстердек. Шимбә көннәрендә кич белән дуңгызларга күп итеп ашарга пешердек, шул атна буена җитте. Суеп саткач, акчасына принтер алдык. “Ак Барс” ширкәте җитәкчесе бер үгез бүләк итте, аның акчасына заманча компьютер алып куйдык. Барысының да актлары бар.

Хәлил Хөрмәт улы миңа дуңгыз асралган бинаны (түбәсе ахыр чиктә калай белән ябылган, бер авылдан күчереп салынган иске мунчадан гыйбарәт ул – авт.), мәктәпнеке булган куяннар фермасын, бакчаларны күрсәтте. Директорның хатыны Ләйлә ханым ул бакчада 310 төп карлыган, 70-80 төп чия утыртылды дигән иде, баксаң, анда миләш утыртылган икән, чөнки “Карлыганны сатып алырга кирәк”, – диде директор. Исерек баштан кеше бәрдерүе хакында да хатыны: “Шабашкадан кайтканда булган, салган чагы. Ләкин ул аларны бәрдермәгән, ә ышкылып кына үткән”, – дисә, Хәлил Хөрмәт улы моны машинаның тормозы тотмавы белән аңлатты. Аннары бөтенләй бәрдермәдем дип тә кабатлады. Буталып беттеләр. Ике якта чагышмаучанлык килеп чыгу кәефемне дә, директорга булган ышанычымны да төшерде. Их, Ләйлә апа кереп, бар гаепне башкалар өстенә аударып, ирен аклап утырмаган булса икән.

“ЯБЫШМАУЧАНЛЫК”

Район мәгариф бүлегендәге мөдир ханым Рина Бәдриева исә әлеге директор белән үзара дуслык мөнәсәбәтләре булмавын белдерде һәм болай диде:

– Ул мәктәп алдынгылар рәтендә. Анда ике республика семинары узды. Шәймиев тә булды. Спорт буенча нинди зур уңышларга ирештеләр… Төнге 12гә кадәр укытучылар белән шул семинарларга әзерләнгәндә, нигә миңа боларның барысын да әйтмәгәннәр? Үземә дә бүген шундыйрак рухтагы хат тоттырдылар. Тиздән ул директорны тикшерәчәкбез, укытучылар белән аерым сөйләшәчәкбез дип вәгъдә итәм. Шулай ук кызының законсыз рәвештә акча алып ятулары да тикшереләчәк.

Кызының законсыз акча алуларына килгәндә, Ләйлә ханым кызы Гүзәлнең укудан соң ук беркайда да эшләмичә декрет ялына чыгуын әйтте.

…Директорга ышанган кыяфәт белән мәктәптән чыктым да укудан кайтып баручы бер укучыга сүз каттым. Әйт әле, мәктәп директорыгыз ошыймы сиңа?

– Юк.

– Нигә?

– Төксе ул. Сөйләшә дә белми. Сакау булгач, мин аны аңламыйм да. Аңламагач, ул тагын да ачулырак итеп кычкыра. Менә шул.

Кыскасы, мин нәтиҗә ясап тормыйм. Шунысы ачык: монда тикшерәсе урыннар бихисап һәм Арча районы мәгариф бүлеге өчен генә түгел.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Казан-Арча-Курса Почмак-Казан.

(Безнең гәҗит, №40)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар