УФ-Ф-Ф!!!

Футбол фанаты түгелмен. Кемнеңдер туп артыннан куып йөргәнен карап, борчылып утырыр өчен юләр булырга кирәктер. Соңгы ыштаныбызны сала-сала салым түлибезме? Түлибез! Аларга уйнаган өчен акча да бирәбез, әле шуны карап, нервыбызны да себереп түгәбез. Ярар, һәркемнең үз эше. Әлеге маҗараларны читтән күзәтүче буларак, шундый нәтиҗә ясадым: футбол – спорт түгел хәзер, ә сәяси вакыйга. Дәүләт Думасында кабул ителгән һәрбер ахмак закон саен халык шулай берләшә торган булса, чәчәк атар идек, билләһи.

Шул футбол җанатары булган бер кыз белән сөйләшеп алдым.

– Аңлат әле миңа, зинһар, нәрсәсе кызык соң аның? – дим.

– Шуны да аңламыйсың. Психология укып йөрисең түгелме соң үзең?! Ирләрнең барысы да нинди хатын турында хыяллана, беләсеңме? Үзе белән бергә футбол карап, флаг болгап, уен өчен җан атып утыра торган хатын кирәк аларга. Ирләр психологиясе бу, җаным. Күпме егет белән таныштым инде бу арада, санасам – ышанмассың. Кияүгә чыкмыйча утырып каласыңны беләсеңме син? Өйрәт үзеңне футбол карарга!

Эшләр шулай ук хөрти микәнни хәзер? Әкәмәт! Бу уеннарның һәрберсе минем өчен йокысыз төн булып кына күз алдына килеп баса.

18 ИЮНЬ

Эссегә чыдый алмыйча, тәрәзәне ачык калдырган идем. Нәкъ төнге икедә кемнеңдер чәрелдәп кычкырган тавышына куркып уяндым. Урамда сызгыралар, тамак ертып акыралар, җырлыйлар… “Россия! Россия!” дип кычкыручы тавышлар ерагайды. Берзаман кемдер “Катюша”ны сузып җибәрмәсенме? Ни булганын һаман төшенә алмыйм. Ярым йокылы халәттә баш та эшләми. И-и, минәйтәм, сугыш башланган көн түгелме соң бүген. Хәзер аны да билгеләп үтәләр микәнни? Алай дисәң, 18е генә бит әле бүген.

Шулчак, ярсып, телефон шалтырарга тотынды. Дөрес күрәмме дип торам, Костромадан ары бер иптәш егет икән.

– Әллә йоклап ятасың инде, юләр?! Бөтен Русия “гуляет” бүген төнлә. Шведларны “сыттык” бит! Исәп икегә ноль!”

– Кем юләрдер әле монда? – дидем дә трубканы куйдым. Төшендем хәзер. Футбол булды бит әле бүген. Тәрәзәгә капланып, каядыр аста акырып йөрүче кызларны эзлим. “Катюша”ны башкаручы “артистны” да күрәсе килә. Исеректер инде болар. Аек кеше шулай йөрмәс.

Күршедә генә чит ил студентлары яши. Аларның тулай торак балконы белән безнең тәрәзә шундый якын урнашкан, бер-беребезгә кунакка йөри алабыз. Менә шул тәрәзәбез белән чиктәш балконга өч егет чыгып басты. Берсе кулындагы сырасын чөмерә-чөмерә астагыларга кычкырып маташа: “Зато шведы умнее”. Шведлар булды, ахры, бу. Безнекеләргә шул гына кирәк тә. Тегеләргә таба таш кисәкләре ява башлады, аста шешәләр челпәрәмә килгән тавыш ишетелде. Сугышмасалар бәйрәм тулы була димени? Икенче көнне белдек. Тәпәләгәннәр теге озын телле шведны.

Әле бүлмәгә читтән торып укучы бер яңа кызны керткәннәр иде. Тавышка уянып, тәрәзә төбенә менеп утырды да тавыш ярыларын ерта-ерта астагылардан сорый бу:

– Исәп ничә?!

– Икегә ноль, минәйтәм, җиңгән безнекеләр.

– Ялганламыйсыңмы? Чынмы? – диде дә мине кысып кочаклады, ике битемнән суырып үпте бу. Китте шуннан бәйрәм. Бүлмә буенча кычкырып йөрергә тотынды. Шул гына җитми иде миңа! Көчкә тынычландырдым. Төне буе йоклап булмады.

21 ИЮНЬ

Бүген тагын футбол булачак икән. Көне буе флаг таккан машиналар чабыша. Кайсы радионы ачсаң да: “Карарга онытмагыз!”, “Матч башланырга фәлән сәгать калды!” дип тәкрарлый. Тагын төне буе йокларга бирмәсләр, авылга таярга кирәк дигән фикергә килдем.

Биредә тыныч, ичмасам. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң, кошлар сайравы да бер илаһи көй сыман.

Кыскасы, йорт мәшәкатьләреннән соң гына арынып, авылда булуыма куана-куана, йокларга яттым. Төнге икенче ярты. Телефон шалтыравы йокыны бүлде.

– Өченче мәртәбә шалтыратам бит инде. Бу матчны да карамадың мәллә, кызый? – дип акырды трубкадан бер иптәш кыз.

– Тагын җиңдегез мәллә, Ходаем? – дим, сузып кына.

– Сорап торасың тагын. Әлбәттә, җиңдек!!! Менә урамда акырып йөрибез. Күңелле. Хәзер Бауманга төшәбез. Анда бөтенләй «кипиш» икән. Бер абзыең машинасыннан төшеп, җирне үбә-үбә елады. Яратам сине, Россия! – ди үзе. Ә син йоклап ятасың. Китче, йөрәгең бөтенләй юк икән. Ну, ярар, Казанда күрешербез, яме. У ятканга ачуланма. «Просто» шундый зур шатлык, прәме эчкә сыймый! «Давай», хуш!

– Сак кына йөр инде, таптап сытмасыннар үзеңне, – дигән булам, тәмам уянып.

Гел «Мунча ташы»нда куярлык булды бу хәлләр! Тагын өч кеше шалтыратып, шатлык уртаклашкач кына, телефонны сүндереп куйдым. Иртәнге бишенче яртыда инде бу! Алты тулып киткәч, әни кереп уятты. Тагын йоклап булмады.

26 ИЮНЬ

Йокы күрмәячәгемне алдан ук белгәнгә, ул хакта хыялланмадым да. Алай гына да түгел, фанат төркемдәшләремә ияреп, мин дә футбол карарга булдым. Җиңә калсалар, төнлә, теге юләр яшьләр төркеме белән урамда йөрергә чыгарга да исәп бар. Бәлки, чыннан да, кызыктыр анда?! Башта берәр кафеда халык белән бергә карарбыз микән әллә дигән идек. Кызганыч, Казанның барлык кафе-рестораннарында инде берничә көн алдан урыннарны «сатканнар». Нәтиҗәдә, без «көтүебез» (футбол җанатарларына туры килүче бердәнбер исем) белән бер кызның фатирында утырдык. Җиңелделәр бит бу юлы. Каравымның файдасы тиде. Тегеләр гол керткән саен, әй борчылды инде кызлар. Гел шуларны жәлләп утырдым. Инде исәп өчкә ноль булгач та, соңгы ике минутка өмет баглап утырды бит, бичаралар. Ахырдан, башларыннан сыйпап, юатып йөрдем. Тәки шул уенның тәмен аңлый алмадым үзем. «Син ничек шулай тыныч була аласың, йөрәк чәнчи минем», – ди берсе уен беткәч. Барыбер тәрәзәгә менеп басып, сызгырып, флаг болгады үзләре. Көлә-көлә эчем катты.

Тулай торакта бер испан дустым Мануэль бар иде. Шуның өчен борчылдырды. Исән-имин котылса гына ярар иде безнекеләрдән. Сыра эчеп юләрләнгән кешеләр үтереп китәргә дә күп сорап тормас.

Тагын йоклап булмады. Иртәнге биштә, кызлар бераз тынычлангач кына, яттым, җидедә торырга кирәк иде.

Аллага шөкер, бар да артта калды. Инде тынычлап йокларбыз. Ярымфиналга чыгуыбыз да могҗиза бит инде. Һәрбер уеннан соң булган «ботка» да үзе бер әкият. Җиңел суларга да була хәзер. Уффф!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №26)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар