УРТАК КАЙГЫ

Смоленскидан ерак түгел егылган “ТУ-154” очкычы турында күп сөйләнде, байтак язылды. Татарстан да бу вакыйгадан читтә калды дип уйласагыз, ялгышасыз: узган атнада “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Фикер” клубы яшьләре Бауман урамында кайгы җыены үткәрде.

“Польша халкы, без синең белән!”, “Польша халкының авыр кайгысын уртаклашабыз”, “Польша! Без синең белән бергә кайгырабыз!” һәм башка шигарьләр тоткан 10лап кеше беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кемдер аларны куштанлыкта гаепләсә, башкалар “Булдырасыз!” дип хуплады гына.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин әйтүенчә, Польша җитәкчелеге татарларга карата гел яхшы мөнәсәбәттә булган. “Бирегә чыгуыбызның төп максаты – үлгәннәрне искә алу, Польша халкының авыр кайгысын уртаклашу. Очкычта һәлак булган 20ләп кеше татарларны үстерүгә турыдан-туры ярдәм иткән. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә Польшада яшәүче татарларга зыян килмәсен дип борчылам. Бу ил үз элитасын югалтты”, – диде ул.

Айнур Солтанов исә бирегә чыгу максатын болай дип аңлатты:

–            Башка илләрдә халык үз фикерен белдерә ала. Анда пикетлар, митинглар уздыру – гадәти хәл. Монда чыгуым, иң беренче чиратта, Польша халкына рухи яктан ярдәм итү булса, икенчедән, үз фикерем барлыгын күрсәтү.

Динара Зиннәтова да Айнурны хуплап, үз фикерен белдерде:

–            Монда чыгып басуыбыздан мәгънә күрмәүчеләр дә булырга мөмкин, шулай да без рухи яктан ярдәм итәргә алындык. Ниятебез изге. Башкалар да аңласын һәм Польша халкы кайгысына битараф булмасын иде. Бу очракта рухи ярдәм матди ярдәмгә караганда да әһәмиятлерәк, минемчә.

Татар конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов та бар иде биредә. Әлеге фаҗига булган көнне үк татар конгрессы Польша татарларына кайгы уртаклашу хаты юллаган. “Аларны мәчетләрдә укып, халыкка җиткерделәр”, – диде ул.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №15)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар