УРАЗА ЧИСТАРТА, ТӘРБИЯЛИ, НЫГЫТА…

Рамазан ае башланыр алдыннан, күп мөселман хафага төшә. Хроник авырулар булганда, авырып торганда ничек ураза тотарга? Гомумән, ураза тотарга ярыймы? Тоткан очракта зыяны күбрәкме, файдасымы? Биш вакыт намазын укып бармаучылар да бу хакта уйланмый калмыйдыр. Сәламәтлеккә сылтап, уразадан “качарга” тырышучылар, үз-үзенә акланып йөрүчеләр дә бардыр… Шуларның барысын күздә тотып, «Йәсин» клиникасы махсус акция оештыра, дип хәбәр иткән идек. Бу хакта тулырак мәгълүмат эзләп, клиникага мөрәҗәгать иттем.

Иң арзан чара

“Йәсин” клиникасының баш табибы Камаль әл Зант булуын белгәч тә, бераз уңайсыз булып китте. Русия уртасындагы бердәнбер мөселман башкаласында шушы эшне башларлык үз кешебез булмасын әле?! Ливаннан килгән әлеге мөселман табибының лекцияләре тупланган аудиодисклар Казанда бик популяр. Шулай ук Камаль әл Зант башкалабызда ислам динен тарату буенча актив эшчәнлек алып баручы кеше буларак та билгеле. Бер кеше шулкадәр эшкә ничек өлгерәдер дип гаҗәпләнергә кала.

Аның инициативасы белән барлыкка килгән “Йәсин” клиникасы бүген республикабызда яшәүче һәркемне кабул итәргә әзер. Игътибар итегез: мөселманнарны гына түгел, мөрәҗәгать иткән һәр кешене. Изге ай – Рамазан алдыннан махсус акция игълан итүләре дә мөселманнарны бу җаваплы гамәлгә алдан әзерләү, тикшерү, ниятләрендә бераз гына булса да ярдәм кулы сузу дип аңладым. Чөнки күптән түгел генә ачылган клиника, киресенчә, иң кыйммәтле үзәк булырга тиеш. Өр-яңа җиһазлар, ышанычлы, югары категорияле табиблар… Барысының да бәясе бар.

Акция нигезендә “Йәсин” клиникасында сәламәтлекне комплекслы рәвештә тикшертергә мөмкин. Тикшерү кысаларында ашказаны-эчәк, эндокрин һәм йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын ачыклаячаклар. Комплекслы тикшеренүгә ниләр керә соң? УЗИ (бавыр, сидек куыгы, ашказаны асты бизе, талак); биохимик анализлар (кан б-амилазасы, кандагы глюкоза күләме); электрокардиограмма (ЭКГ); терапевт-гастроэнтеролог һәм терапевт-кардиолог тикшерүе. Рамазан аена кадәр гамәлдә булган 40% ташламаны да исәпкә алганнан соң, тикшеренү нибары 900 сум тора.

Шулай ук бу үзәктә башка төрле медицина күзәтүләре дә үтеп була. Мәсәлән, эшкә урнашканда, ЮХИДИ өчен, хаҗи булган очракта һәм башкалар. Үзәк белгечләре, медицина күзәтүе үткәрү өчен, республикадагы теләсә-кемгә яки теләсә-кайсы оешмага үзләре дә килергә мөмкин.

Хәзер клиникага килүчеләр өчен тагын бер уңай хәбәр: хроник авырулар булган очракта, табиб сезгә ураза вакытына бәйле төрле файдалы киңәшләр бирәчәк, сәламәтлеккә зыян салмыйча гына ураза тотарга өйрәтәчәк.

Ураза тотаргамы, юкмы дип икеләнеп калсагыз, ул нигә кирәк дигән сорауга җавап табарга тырышыйк.

Табын тулы агу

Кибеткә керсәң, киштәләр муллыгыннан баш әйләнә. Ни ашыйсың килсә – шул бар. Тик шунысы: булган әйбернең составына күз салдың икән – чәчләр үрә тора. Тирә-якта экологик чиста ризык калмады диярлек. Килешәсезме?! Ул химия белән шыплап тулган сок, киптерелгән бәрәңгеләр турында дәшмим дә инде. Алардан баш тарткан очракта да… Әйтик, җиләк-җимешне үз бакчабызда үстердек, ди. Аны корткычлардан саклап калу өчен – агу, уңышны мулрак итү өчен, ашлама сипми калмыйбыз. Кибет киштәсен бизәүче җиләк-җимештә ул тагын да күбрәк. Нәтиҗәдә, ел дәвамында кеше организмына ризык белән бергә бик күп агулы матдә һәм токсиннар кереп, аны агулый. Алар тәмләткеч кушылма, буяу, консервантларда да күп. Белмәгән кешеләрнең әлеге әйберләрне комсызланып куллануы организм күзәнәкләрендә яшәү процесслары бозылуга, “заманча цивилизация авырулары” килеп чыгуга сәбәп булып тора. Мисалга, симерү, атеросклероз, гипертония, йөрәк, баш мие һәм үпкә эмболиясе, рак, аллергия, иммун авырулар әнә шундыйлардан.

Хәтта кулланыла торган ризыкны мең кат күздән үткәреп, иң сәламәт азыктан авыз итүеңә 100 процент ышансаң да, 365 көн дәвамында нинди һаваны гына суларга туры килми. Сулыш юллары аша кергән токсиннар, даруларда булган һәм, ниһаять, күзәнәкләрдәге “эчке яну” процессы продуктлары – углекислый газ, мочевина, аммиак, сульвидлар, сидек кислотасы шулай ук зарарлы. Рак авыруларының беренче сәбәпчесе дә начар экология бит.

Бу язманы укучы табиблар, бәлки, миңа каршы төшеп: “Бавырның функциясе шул агудан арындыру, ул организмны чистарта”, – дияргә мөмкин. Әйе, медицина әдәбиятында бавырның шактый күләмдәге токсин матдәләрне эшкәртергә сәләтле булуы турында әйтелә. Алар күбесенчә майда була, ә бавыр аны суда эрерлек халәткә китереп, ашкайнату органнары, йә бөерләр аша тышка чыгарлык итә. Ләкин барысын да һәм шулкадәр күләмдә түгел. Еллар буе алар безнең организмда туплана килә. Аннан котылу өчен иң ышанычлы юл – ураза.

Ураза чистарта

Дәвалану максатыннан ач торучы кешеләр хакында ишеткәнегез бардыр. Дәвалау ачлыгы һәм аның нәтиҗәләре өлкәсендә дөньяга танылган белгеч, доктор Маквадон болай ди: “Авыру булмаган һәркем ураза тотарга тиеш, чөнки организмда тупланучы азык һәм дару токсиннары аны авыру халәткә китерә. Ураза тотучы кеше ул агулы матдәләр авырлыгыннан котылып, үзендә моңарчы булмаган энергия һәм көч пәйда булуын тоя”.

Ураза вакытында организмдагы майлар белән беррәттән, токсиннар да шактый күләмдә бавырга керә. Оксидлашу тәэсирендә алардан файдалы матдәләр алына һәм шунда эрегән токсиннар тышка чыгарыла. Ураза бөер күзәнәкләренә дә искиткеч файдалы йогынты ясый, чөнки ул чакта липидлар оксидлашып, күзәнәкләр үзләрендәге майдан котыла. Димәк, активрак эшли башлый.

Ураза тоткан вакытта актив тормыш рәвеше алып барсаң, бавыр һәм мускуллар эшчәнлеге яхшырып, артык майлар тагын да интенсиврак төстә “эри”. Димәк, агулы матдәләр дә тышка чыгарыла. Организм чистара дип сөйләүләре хак икән ләбаса.

Кызыклы тәҗрибә

Америка Кушма Штатларында рамазан аенда ирекле рәвештә ризалашкан кешеләр белән лаборатор тикшеренүләр үткәргәннәр. Ураза башланганчы, рамазан ае дәвамында һәм ай төгәлләнгәннән соң, алардан кан анализы алынган. Аның химик составы, шул исәптән, липопротеиннар микъдары, шулай ук иммун системаның эшкә яраклыгы (ул кандагы лимфоцитлар күләмен, аларның төрләре чагыштырмасын, һәркайсының эшкә яраклылыгын да үз эченә ала) тикшерелгән, кандагы антитәнчекләр микъдары да үлчәнелгән. Үткәрелгән тәҗрибәләр уразаның иммун системага уңай тәэсирен раслаган: лимфоцитларның функциональ күрсәткечләре ун тапкыр яхшырган; аларның гомуми күләме үзгәрмәсә дә, башка төрләр белән чагыштырганда, авыруларга каршы торучы төренең күләме сизелерлек арткан. Моннан тыш, канда антитәнчекләр булдыру өчен җаваплы протеиннар төркеменә караган (IGE) протеин микъдары арткан. Липопротеиннар төркемендә түбән консистенцияле төренең (LDL) микъдары артып, югары консистенцияле төренең (HDL) күләме үзгәрешсез калган. Бу иммун реакцияләренең активлашуы турында сөйли.

Мөселманның бер тәүлек буе ашамый-эчми тору вакыты 12-16 сәгатькә кадәр сузыла. Кемдер моны зур корбан дип кабул итсә, икенчеләр Аллаһыдан сабырлык сорап, иманын, ихтыярын ныгыта, уразаны да җиңел генә башкарып чыга. Ураза, организмны чистарту белән беррәттән, бездә характер тәрбияли. Рамазан аенда гайбәт, ялган сөйләү тыелган. Уразасын бозмас өчен, һәркем бу гамәлләрдән баш тартып, көннән-көн югарырак баскычка күтәрелә, алдамаска, гайбәт сөйләмәскә өйрәнә. Уйлап карасаң, чыннан да, уңай яклары артык күп икән. Физиологик яктан гына түгел, рухи яктан да. Тик син авырлы булсаң яки башка авырулар борчыса, ураза тотмау хәерлерәк тә булырга мөмкин. Кемгә хәерле, кемгә хәерсез икәнен “Йәсин” клиникасы төгәл әйтеп бирә ала. Рамазан аен тиешле югарылыкта каршы алып үткәреп җибәрергә насыйп булсын да Аллаһы Тәгалә һәр мөселманга сабырлык бирсен иде.

“Йәсин” клиникасының Казандагы телефоны: 511–26–26

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №30)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар